Казан хакимияте Яңа бистә зиратын төзекләндерүгә 5 млн сум бүлеп бирәчәк. Бу хакта "Реальное время" шәһәр түрәләре әзерләгән документка сылтанып хәбәр итә.
Әлеге акчалар зират идарәсе бинасын һәм зиратның территориясен төзекләндерү өчен тотылачак. Бу эшләр киләсе өч ай дәвамында барачак һәм сентябрь азагында тәмамланачак диелә.
Түрәләр зиратның керү капкасын яңартачак. Дүрт яңа корыч чүп савытлар куелачак. Аларның һәммәсе 14 мең сумга төшәчәк диелә. Моннан тыш, түшәлгән тротуарны яңадан җәергә уйлыйлар. Шулай ук бәдрәфләрне дә төзекләндерергә җыеналар. Әлеге эшләрне башкачарак оешма 5 еллык гарантия бирәчәк.
2016 елда Яңа бистә зиратында вандаллар йөзләп кабер ташын җимерде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабер ташларын җимерүне тикшерүне үз контроленә алуын әйтсә дә, хәзергә кадәр җинаятьчеләрнең эзенә төшә алмадылар.
Узган ел Казан хакимияте Яңа бистә зиратын дигитальләштереләчәк дип белдергән иде. Бу зиратның төгәл чикләре билгеләүне, һәр участокның һәм кабернең фотолары белән электрон база булдыруны, җирләнгән урыннарны эзләү системын үз эченә ала. Ул некрополь туризмын үстерергә ярдәм итәчәк диелде. Шулай ук зиратта өстәмә камералар да куела дип хисап тотылды.
2021 елда Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты Яңа бистә зираты турында китап чыгарды. Тикшерү барышында XIX гасырдан алып 1929 елга кадәрге кабер ташларын өйрәнеп чыкканнар. Барлыгы 1300 ташка юлыкканнар. Китапта төрле чорда җирләнгән 720 билгеле шәхеснең каберләре исемлеге тәкъдим ителә. 230 еллык тарихы булган зиратта якынча 130-150 меңләп кеше күмелгән дип санала.
Китапның авторы тарихчы Айдар Ногманов Яңа бистә зиратын саклауда дәүләт катнашырга тиеш дип сөйләгән иде. Ул зиратта мәгълүмати стенд һәм мөһим каберләрне күрсәткән карта, навигация кирәклеге, моңа акча булмау турында белдерде. Зиратта нибары 17 кабер генә мәдәни мирас объекты исемлегенә керүен әйткән иде.
Яңа бистә зираты — Казанның иң борынгы зиратларының берсе. Ул 250 ел элек барлыкка килгән. Анда Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче, Сара Садыйкова һәм башка билгеле татар кешеләре җирләнгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!