Көзен Казан Кирмәненең Спас манарасын экскурсияләр өчен ачачаклар

Спас манарасы

Спас манарасы туристларга ачылгач та, “Ягымлы Мехелен чыңы" ("Малиновый звон") проекты эшли башлаячак. Кичләрен кыңгырау чыңы яңгыратылганда манараның соңгы ярусы кура җиләге төсенә кереп яктыртылачак, диелә.

Казан Кирмәненең Спас манарасын экскурсияләр өчен көзгә ачу ниятләнә. "Ягымлы Мехелен чыңы" ("Малиновый звон") да шул вакытта яңгырый башлаячак. Бу хакта "Бизнес Online"га "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы матбугат хезмәтендә җиткергәннәр.

Спас манарасындагы музей Казан Кирмәненең. диварлары һәм манарасының саклану ныгытмаларына багышланган булачак. Анда килүчеләр ныгытма төрле чорларда – Идел Болгарында, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларында ничек үзгәрүен белә алачак.

Экспозициянең аерым бүлеген Спас манарасына багышлаячаклар – төрле чорларда ул нинди булган, яруслары ничек төзелгән, сәгате һәм йолдызы кайчан куелган.

Музей үзе ел әйләнәсе эшләячәк, ә менә манара кунакларга җәй көне генә ачык булачак диелә.

Спас манарасы туристларга ачылгач та, "Ягымлы Мехелен чыңы" проекты эшли башлаячак. Кичләрен кыңгырау чыңы яңгыратылганда манараның соңгы ярусы кура җиләге төсенә кереп яктыртылачак диелә.

  • Шул ук вакытта май башында Казанның Константиновка бистәсендә урнашкан "Ярулла" мәчете янында яшәүчеләр азан әйтүгә каршы чыкты. Шуннан соң имам ястү һәм иртәнге намаз азанын микрофонсыз гына мәчет эчендә әйтергә мәҗбүр булган иде.
  • "Ярулла" мәчетеннән юл аркылы урнашкан"Сәлах" мәчетендә дә шуңа охшаш хәл килеп туды. Җирле активистлар иртәнге азан тавышыннан зарланды, тикшерү органнарына хатлар юллады. Нәтиҗәдә, үзләрен Зур Клыки бистәсе вәкилләре дип атаучылар мәчет имамыннан азан тавышын киметтерергә ирештеләр. Бу очраклы хәлме, юкмы — билгеле түгел.
  • Казанда элегрәк тә азан әйтүгә каршы чыгучылар булды. 2012 елда "Әниләр" мәчете янында яшәүче Казан кешесе Дмитрий Фролов азан тавышының йокларга комачаулавыннан зарланды. Ул тынлык турындагы җирле канунны Конституциягә каршы килә дип тануны таләп итеп Конституцион мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Тынлык турындагы канун кичке унбердән иртәнге алтыга кадәр тавышлануны тыя, әмма бу дини оешмаларга кагылмый. Нәтиҗәдә мәхкәмә тынлык вакытында азан әйтүне тыймады.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!