Уфа татарлары "төбәк теле" статусына гына риза түгел

Башкортстандагы татар активистлары татар телен яклау чарасында. 1990нчы еллар, архив фотосы

Нәкъ 100 ел элек, узган гасырның 20нче еллары башында большевиклар мәкере белән тудырылган башкорт-татар каршылыгы бүген дә үзен белдереп тора. Быел читтәге татар һәм башкорт активистларының ике төркеме моңа чик кую максатында белдерү игълан иткән иде, тик бу да каршылыклар уятты.
Бүгенге татарлар Рәфис Кашаповның ("Сөргендәге татар хөкүмәте" төркеме җитәкчесе) канунсыз гамәлләре белән беркайчан да килешмәячәк

2023 елның 14 апрелендә үзен "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип атаучы бер төркем татар активисты һәм "Башкорт милли хәрәкәте комитеты" дигән икенче бер башкорт оешмасы арасында Үзара хезмәттәшлек декларациясе имзаланды. Килешү текстында алар бер-берсен үзара танып, киләчәккә караган уртак гамәлләр хакында килешүен белдерде. Шулар арасында ике республиканың да хәзерге административ чикләрен тану һәм "төбәк телен гарантияләү" турында пунктлар да бар. Анда "төбәк телендә урта белем алу хокукы тәэмин ителергә тиеш", диелә, берүк вакытта "бу дәүләт телен мәҗбүри белү таләбен гамәлдән чыгармый" дип тә искәртелә.

"Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип аталучы төркем һәм Башкорт милли хәрәкәте комитеты оешмасы арасында Үзара хезмәттәшлек декларациясе 2023 елның апрелендә имзаланды. Ул алты бүлектән тора. Аерым алганда, анда ике оешманың бер-берсен тануы, бәйсезлек юлында бер-берсенә ярдәм итүе, башкортларны — башкорт, татарларны — татар дип тану хокукларын хөрмәт итүе турында язылган. Башкортстанда татар теле мәсьәләсе аерым күрсәтелмәгән. 4нче бүлектә "төбәк телендә урта белемнең тулы циклын алу хокукы (бу дәүләт телен мотлак белүне юкка чыгармый)" дигән җөмлә генә бар. Шулай ук "төбәк телен җирле үзидарәдә куллану хокукы" барлыгы әйтелә. "Төбәк теленең" нинди статуста булуына аңлатма бирелми. Документның 5нче бүлегендә "Без республикаларыбыз арасында булган чикләрнең кагылгысыз булуын таныйбыз" дип язылган.

Алдан ук татар теленең Башкортстанда дәүләт теле статусына ия булмаячагы әйтеп куела

Документның үзендә дә, аны имзалаган кешеләрнең соңрак уртаклашкан комментарларында да "төбәк теле" дигәннең нәрсә икәне аңлатылмый. Андый төшенчә Русия имзалаган, әмма әле дә ратификацияләмәгән Европаның Төбәк телләре һәм милли азчылыклары хартиясендә генә бар. Декларациядәге әлеге пункт беренче чиратта Башкортстандагы татар теле киләчәген күз алдында тота дигән хис кала. Димәк, алдан ук татар теленең Башкортстанда дәүләт теле статусына ия булмаячагы әйтеп куела. Ягъни бу Декларацияне татарлар ягыннан имзалаган кешеләр киләчәктә Башкортстанда татар теленең дәүләт,яки рәсми тел статусына дәгъва итә алуыннан ачыктан-ачык баш тарта булып чыга.

Тарихка карасак, 1937 елда Башкортстан Конституциясендә өч тел — башкорт, урыс һәм татар телләре тигез хокуклы рәсми статус ала. Бу 1978 елга кадәр дәвам итә, аннары татар теле мондый статусын югалта. Һәм шуннан соң татар теле дәрәҗәсе төшә башлый, татарларны башкортлаштыру кампаниясе көчәя.

1937 елда Башкортстан Конституциясендә өч тел — башкорт, урыс һәм татар телләре тигез хокуклы рәсми статус ала

1989 елда Башкортстан татар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) оеша. Үзәк шул вакыттан бирле татар теленә дәүләт статусын кайтару мөһимлеген күтәреп килә. Шулай ук бу тема республика хакимиятләре тарафыннан легитим дип танылган Башкортстан татарлары корылтайларында да (1997 һәм 2002 елларда), Башкортстан татарлары конгрессы һәм Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтариятенең програм документларында күтәрелеп килде.

Әлеге мәсьәлә 2003 елда узган республика президентын сайлауда үзәк урынны алып торды: намзәтләр татар халкының тавышларын үзләренә җәлеп итәргә тырышты, татар теленең статусы турындагы мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде.

БУ ТЕМАГА: Башкортстан башлыгын сайлау: татар теленә дәүләт статусы кирәкме?
Аннары татар теле мондый статусын югалта

Татар оешмалары гына түгел, җирле үзидарә оешмалары арасында да мондый таләп белән чыгучылар булды. Тарихчылар язуынча, 1992 елның 13 мартында Балтач районының Түбән Карыш авылы шурасы (бу авылда Батырша Галиев туган) депутатлары татар теленә дәүләт теле статусы бирү таләбе белән чыга. Моңа охшаш документларны татарлар күпләп яшәгән Яңавыл, Дүртөйле, Кушнарен, Чакмагыш районы шуралары да кабул итә.

Декларациядә "төбәк телендә урта белемнең тулы циклын алу хокукы" барлыгы язылган. Ләкин телнең рәсми яки дәүләт статусы мәгариф системына гына кагылышлы мәсьәлә түгел. Мәгариф системы мондый статуссыз да яши ала. Дәүләт статусы бу телнең әлеге дәүләтнең барлык өлкәләрендә дә кулланылуына, кабул итүеленә гарантия булып тора. Өстәвенә дәүләт бу телгә ярдәм итүне дә гарантияли.

Димәк, әлеге Декларациядә мондый пунктның булмавы — моңа кадәр татар милли хәрәкәте алга сөргән төп принциплардан һәм таләпләрдән баш тарту.

БУ ТЕМАГА: "Башкортстанда татар теленә дәүләт статусы бирү татарның оешуыннан тора"
Бу — Башкортстанның татар районнарын референдум юлы белән Татарстанга кушу мөмкинлеге калмый дигән сүз

Декларациянең 5нче бүлегенә карата да фикер белдерәсе килә. Анда "безнең республикалар арасында булган чикләрнең кагылгысызлыгын таныйбыз" дип язылган. Бу — Башкортстанның татар районнарын референдум юлы белән Татарстанга кушу мөмкинлеге калмый дигән сүз.

Дөресен әйтергә кирәк, татар теле дәүләт теле дип танылса, татарларның Башкортстанда җанисәп вакытларында хокуклары кысылмаса, референдум турында сөйләүче булмас иде. Бу тема 1991, 2017 елларда Башкортстан татарлары иҗтимагый үзәге корылтайларында күтәрелеп алды. БТИҮ тәкъдиме 1920 елда РСФСРның Үзәк башкарма комитеты һәм Халык комиссарлар шурасы Уфа губернасының татар халкы яшәгән өлешләрен Татарстанга кушу турында 425нче декретына нигезләнә. Бу декрет нигезендә, ТАССР (ягъни Татарстан) оешканнан соң, Уфа губернасының татар халкы яшәгән Бөре һәм Бәләбәй өязләрен кушу мәсьәләсе референдумда гражданнарның ирекле ихтыярын белдерү юлы белән хәл ителергә тиеш булган. Ул чакта Мәскәүдәге большевиклар Уфа губернасы татарларының кайда яшәячәген алар үзләре хәл итәр дип ышандырган. Әмма референдум үткәрелмәгән, бу җирләрне 1922 елда шыпырт кына Башкортстанга кушып куйганнар.

Бу җирләрне 1922 елда шыпырт кына Башкортстанга кушып куйганнар

Яңа тарихта исә ирекле референдум идеясе, Көнбатыш Башкортстанның татар районнарын Татарстанга кушу мәсьәләсе Уфа татарлары арасында аларның милли мәнфәгатьләрен кысуга җавап буларак кына барлыкка килә. Республиканың көнбатыш татар телле өлешен аеруга омтылу беркайчан да үзмаксат түгел, ә җавап реакциясе генә булды.

"Сөргендәге татар хөкүмәте" интернетта Уфа татарларыннан таралган ризасызлыкларга җавап итеп бу уңайдан белдерү чыгарды. Анда җир мәсьәләләрен бары тик тыныч юл белән чишәчәкбез диелгән. "Бу җир проблемын Мәскәү оккупация режимы безнең халыкларны буйсындырып, дошманлашып яшәтү өчен махсус уйлап чыгарды. Әгәр җир мәсьәләсе сугышка китерә икән, мондый дәгъвалардан баш тартырга кирәк, чөнки кеше гомерен саклап калу мөһимрәк. Бүген анда татарлар һәм башкортлар түгел, ә Мәскәү оккупация хакимияте һәм аның иярченнәре идарә итә. Татарстан белән Башкортстан арасында чикләрне саклап калу һәм тану — бу ике яктан да ихтыяри һәм тынычлык саклау ниятләрен күрсәтүче адым. Әлеге Декларация оккупантка каршы бергә көрәшү, проблемнарны тыныч юл, туганнарча килешү һәм бер-беребезгә юл кую юлы белән чишү турында", диелгән белдерүдә.

Республиканың көнбатыш татар телле өлешен аеруга омтылу беркайчан да үзмаксат түгел, ә җавап реакциясе генә булды

Уфа татарлары арасында читтәге бу ике төркемнең Декларациясен хуплаучы булмады. Башкортстан татар иҗтимагый үзәге андагы пунктларны тәнкыйтьләп мөрәҗәгать тә чыгарды. "Бүгенге татарлар Рәфис Кашаповның ("Сөргендәге татар хөкүмәте" төркеме җитәкчесе) канунсыз гамәлләре белән беркайчан да килешмәячәк... Әмма үзен "сөргендәге хөкүмәт" дигән төркем Уфа татарларына ярдәм итмәсә, без киләчәк язмышыбызны билгеләүнең башка юлларын эзләргә мәҗбүр булачакбыз", диелә анда.

Кадерле Имаметдинов
Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге

  • 1988 елда Башкортстан татарлары милли хәрәкәте башында торучы Йосыф Гәрәй, Айдар Хәлим, Фәрит Габдрәхим, Марат Фәтхлисламов, Нил Бәдретдинов һәм башкалар тарафыннан Уфада "Галимҗан Ибраһимов исемендәге Татар мәдәниятен сөючеләр клубы" оештырыла.
  • Башкортстан Татар иҗтимагый үзәген оештыру корылтае 1989 елның 14 гыйнварында Уфаның Резин техник эшләнмәләр мәдәният сараенда уза. Башкортстан Министрлар советында аның низамнамәсе теркәлә. Кыска гына вакыт эчендә аның ике дистәгә якын бүлекчәсе ачыла.
  • Кәрим Яушев җитәкләген елларда идарәгә академик Хәмит Гыйззәтуллин, фән докторы Радик Сибәгатов, фән кандидаты Риф Мөхәммәтҗанов, шагыйрь Фәрит Габдрәхим һәм башка күренекле кешеләр керә.
  • Оешма уздырган тәүге иң зур чара – 1990 елның 15 октябрендә үткән Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда Башкортстан татарлары проблемнарына һәм Явыз Иван гаскәрләренең Казан ханлыгын басып алу көненә багышланган митинг. Анда җыелган меңнәрчә кеше Казанны саклаганда шәһит киткән татарларның рухын аягүрә басып искә алды.
  • Соңрак төрле елларда ТИҮ белән Марат Рамазанов, Айрат Гыйниятуллин, Заһир Хәкимов һәм башкалар җитәкчелек итә. Бүгенге көндә аның рәисе Кадерле Имаметдинов.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!