"Якын араларда саклану министрлыгы яңа ихтыярилар җыюга ихтыяҗ күрми", дип белдерде Русиянең саклану министры Сергей Шойгу Иминлек шурасы утырышында. Контракт хезмәтенә 114 мең кеше килгән, тагын 52 меңе - ихтыярилар диде ул. Шойгу сүзләренчә, тәүлегенә уртача 1336 кеше килешү төзи. "Ягъни без тәүлек саен бер полк җыябыз", диде министр. Шуңа күрә әлегә "яңа ихтыярилар җыюда ихтыяҗ күрмиләр".
Моннан тыш, июнь ахырына Русия резерв армиясе булдырачак, ә якын араларда - армия корпусы диде Шойгу.
Бер атна элек Русия президенты Владимир Путин быел контрактны 150 мең кеше төзеде, тагын алты мең ихтыяри бар - "бу куелган хәрби максатларны үтәргә җитәрлек" дигән иде. Шойгу белән Путин кемнәрне "ихтыяри" дип атый - анысы аңлашылмый.
БУ ТЕМАГА: Хәбиров сугышка ничә батальон җибәрде?- 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Бер ай узганнан соң Путин мобилизация тәмамланды диде, ләкин фәрман кире алынмады, ул гамәлдә кала.
- Хакимиятләр "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте сугышчыларын да "ихтыяри" дип атый. Моннан тыш, республикаларда ихтыяри батальоннар төзелде. Татарстан "Алга" һәм "Тимер" дип аталган ике батальон булса, Башкортстанда аларның саны дистәдән артты. Анда аерым бер полк та оештырыла. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышу һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!