Русияләр узган шимбә буена киеренке хәлдә "Вагнер" башлыгы Евгений Пригожинның хәрби фетнә оештыруын күзәткәндә, Ростов, Воронеж, Мәскәүдә гаскәрләрне аякка бастырганда, Казан бәйрәм итте. Төрле җирләрдә урам тамашалары, зур чаралардан баш тартылды, ә Казанда ул көнне Сабантуй үтте. Бер ел буена сөйләнелгән, апрель башыннан ук әзерлек башланган милли бәйрәмгә зур акча тотылды. Аның җанлы эфиры да булырга тиеш иде, әмма Русиядәге хәлләр аркасында бу фикердән кире кайтылган. Килешмәс дигән фикер булгандыр. Азатлык күзәтүләренә караганда, Казандагы Сабантуй турында репортажлар рәсми медиада күренмәде, республика хакимияте, Казан шәһәре каналларында фото, видеолар чыкмады.
Быелгы Сабантуйга игътибар күп булды. Аны оештыруга күп көч куелган, акча тотылган. Моны Тынычлык бистәсендәге тамашаның зур масштабта узуын карап та әйтеп була. Шәһәр хакимияте сабантуй мәйданын яңартуга да акча тоткан. Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Саха республикасына барып, якутларның Ысыах милли бәйрәмен күреп кайтып, андагы миллилеккә хисләнеп, Сабантуйны көчәйтергә, миллиликне өстәргә кирәк дигән теләк белдерде. Бер калыпка салынып, еллар буена бер үк сценарий белән барган Сабантуйга җан өрергә тырышлык куелды. Үзгәрешләр узган елны ук башланды, быел исә татарның милли бәйрәмен оештыру өчен яңа такым булдырылды, эшкә яшьләр җәлеп ителде. Сценарий авторы - шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, күмәк биюләрне куючы - хореограф Чулпан Закирова, режиссер - Айдар Җаббаров. Алар Сабантуй мәйданындагы тамаша, "пролог" өчен җаваплы булды.
Бәйрәм иртәнге тугызда ук башланды, кунакларны татар утарларында каршыладылар. Бәйрәмдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, вице-премьер Ләйлә Фазлыева, Якутия хөкүмәте рәисе Андрей Тарасенко, Күмәк иминлек килешүе оешмасының (ОДКБ) баш сәркәтибе Имангали Тасмагамбетов бар иде. Сабантуйга түрәләр кем түбәтәй, кем калфак киеп килгән, милли итеп киенергә тырышкан. Түрә ханымнар арасында яулык бәйләгән яки изү такканнары да бар иде. Казан Сабантуен оештыручылар халыкны милли киенеп килергә чакырды, әмма бу әлегә халыкта киң таралмады. Мисал өчен, якутлар Ысыахны барысы да милли киемнән бәйрәм итә. Сабантуйны татарча, милли киемнән бәйрәм итү гадәте кереп китәрме - әйтүе авыр.
Казан Сабантуеның ачылышы мәйдандагы тамашадан башлана. Тамашаның исеме "Беренче буразна" дип аталды һәм анда татарның борынгы чоры, Болгар җиренә килеп урнашуы, мәҗүсилектән исламга күчкән чоры тасвирланды.
Сюжеты мондыйрак: Кубрат ханның бер улының ыруы килеп төпләнер өчен җир эзли һәм ул җирне Ак Ана (Дания Нурулинна уйнады - ред.) күрсәтә. Комлы җир, ул алтын ком дип бирелә. Халык борчыла, уңдырышсыз җир дип шикләнә, әмма Ак Ана Идел белән Чулман елгалары кушылган җирдә урнашырга өнди. Һәм шунда яз килү белән җир эшкәртү, беренче буразна яру эшләре башлана.
Тамашада һәр хәрәкәт аерым символга ия һәм алар Сабантуй бәйгелеренең ничек килеп чыгу тарихын тасвирлый. Һәрхәлдә тамашаның иҗат төркеме шуны күрсәтергә омтылды. Мәсәлән, җирне өшкерү, җеннәр, албастылардан арындыру атлар ярдәмендә башкарыла. Һәм бу Сабантуенда атлар чабышы килеп чыгуына бер ишарә дип аңлатыла. Сабантуй мәйданына җайдаклы сигез ат чыкты һәм алар атлар биюен күрсәтте. Бу тамашага җанлылык өстәде. Татарның атларга ныклы бәйле булуы да, атларга карата аерым мәхәббәте дә шул биюдә күрсәтелде.
Җир эшкәртү алдыннан ирләрнең таш казып чыгаруы Сабантуйда гер күтәрү бәйгесенең килеп чыгуына бәйле дип аңлатылды. Биек баганага менеп кояш чыгуын карау Сабантуенда колгага менү бәйгесенә бәйле дип күрсәтелде. Тамашада Ак Ана иң көчле ирнең чыгып беренче буразна яруын сорады һәм шуның аша көрәш мәйданында җиңгән батырлар барлыгына ишарә ясалды. Һәм мондый күренешләр күп булды.
Тамаша башка еллардагы тамашалардан аерылып торды. Төркилек, мәҗүсилек чорындагы йолалалар, тарих, риваятьләр, күпсанлы кешеләр катнашындагы күренешләр - болар барысы да тамашага җитди әзерләнү һәм көч салынганын күрсәтте.
Тамашаның сценарий авторы Рүзәл Мөхәммәтшин моңа кадәр булган Сабантуй бәйрәмнәрендә совет вакытында булган йолалар, күренешләр өстенлек итә иде, мин Сабантуйның борынгы бәйрәм булганын, аның төркичелек заманына ук барып тоташуын күрсәтергә теләдем, ди.
— Элекке елларда Сабантуйларга йөрдем, анда күбрәк совет вакытындагы бәйрәм күренешләре өстенлек итә дигән хис кала иде. Без тирәнрәк казырга кирәк, дигән фикергә килдек. Якутларны үрнәк итеп куйганнар иде. Аларның милли Ысыах бәйрәмендә булдым, якутларның ничек бәйрәм итүләрен күрдем. Әмма якутлар борынгыдан килгән шаман йолалары белән бүген дә яши, бу алар өчен табигый, тормышларына үрелеп бара. Ә татарлар башачарак, бездә шәһәрләшү зур тизлек белән бара, без күптән исламда. Шуңа Сабантуйдагы тамаша аша булса да риваятьләр, мифлар, борынгы тарих, үзебезнең йолаларны күрсәтергә мөмкинлек бар дигән идея килде, — дип аңлата автор. — Төркичелек, исламны кабул итү чорлары, әле мәҗүсилек китеп бетмәгән вакытта Идел буе Болгар җирләрендә татарларның яшәеш чорын күрсәтү, Сабантуй йолаларының ничек тууы күпләргә кызык булыр дип тоелды. Ул идеягә каршы килүче булмады һәм аны мәйданда күрсәтергә тырыштык.
Рүзәл Мөхәммәтшин материалны Нурихан Фәттахның "Итил суы ака торур" романы, Дамир Шәрәфетдинов һәм башка галимнәрнең хезмәтләреннән алуын әйтте.
— Сабантуйда күрсәтелгән барлык йолаларның генезисы төрле хезмәтләрдә язылган, аңлатылган, без аны матур итеп тамаша формасында күрсәтергә тырыштык. Әле бит тамаша тамашачыга да кызык булырга тиеш, — диде ул. — Борчыган бер фикер булды - бүген диндә булган татарлар мәҗүсилек чорында булган йолаларны ничек кабул итәр? Төрле ияләргә, агачларга ышанулар, ырымнар исламда юк. Ә ислам татар тормышында зур урын алып тора. Шуңа да каршылык булмасын өчен бу тамашада карт кеше тавышы элеккеге, борынгы вакытларны искә алып аңлата. Искәндәр Хәйруллин тавышы бу хәлләр исламны кабул итү чоры дип сөйли, үзенең балачагын искә ала, борынгы заманда шулайрак иде, әмма хәзер без исламда, дип булган хәлләрне җиткерә.
Массакүләм сәхнәләр өчен аерым рәхмәт әйтәсе килә. Гомумән, безнең такымга тулы иреклек бирелде, каршылыклар тумады, нәрсә кирәк, барысы да башкарылды.
Режиссер Айдар Җаббаров моңа кадәр театрларда гына спектакльләр куйды. Күбесе уңышлы, ул өметле, көчле яшь режиссер булып санала. Аның һәр куелышын тамашачылар да, тәнкыйтьчеләр дә вакыйга буларак кабул итә. Ачык һавада тамаша кую - аның беренче тәҗрибәсе. Аңа берьюлы 900ләп кеше белән эшләргә туры килде.
Җаббаров Азатлыкка аның өчен татарның Болгар җиренә килеп урнашу чоры материалы белән дә эшләү яңалык булды дип сөйләде.
— "Хуш, авылым" спектаклен куйганда тамашачылар үз авылына, туганнары, дуслары, классташлары, таныш-белешләре янына кайткан кебек хис тусын дип теләдем. Кешеләрнең берләшүе, бу - минем гаиләм, бу - минем нәсел, авылым кешеләре дигән хис тусын дидем. Бу очракта Сабантуйга килүчеләр, бу - татарлар, бу - минем халыкның йолалары, мин - бу милләтнең өлеше дип горурланып хисләнсен, шөкер, мин - татар дип уйласыннар дип теләдем, — дип аңлатты ул үз алдына куйган максатларын. — Бу чорны күрсәтү үземә кызык, бу заманнар минем өчен яңа материал. Мәктәптә укыганны гына хәтерлим, ә ул тирән белем түгел. Ул зур, катлаулы чор һәм аны бер тамашада ачып бетерә алмадык, бер өлешен кыскартырга туры килде. Өйрәнәсе килә ул чорны. Тамаша буларак ул кешеләргә кызык булгандыр дип өметләнәм.
Атларны сәхнәгә чыгара алдык, атларга ияләр ияреп йөргәнен күрсәттек. Бу тамашага аерым бер энергетика өстәде. Башта атларны мәйданга чыгарырга ярамый, кешеләр булган җирдә төрле хәлләр була ала дип куркыттылар, әмма Казан мэры Илсур Метшин җаваплылыкны үз өстенә алды, мәйданга чын атларны чыгарырга рөхсәт алдык һәм шөкер, барысы да без теләгәнчә булды.
Сабантуйга әзерләнү апрельдә үк башланды, ди Җаббаров. Башта сценарий язылды, материал эзләү булды, ди ул. Режиссер татар мифологиясе бай, аны белү өчен тирән белемле булу кирәк ди, һәм эшкә тотынганчы фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова белән киңәшләшкәнен, китапларда эзләнүләр турында әйтте.
"Татар ядькәрләре" фольклор үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова Азатлыкка әйтүенчә, ул тамашаны куючыларга Сабантуй нәрсә ул, аны ничек уздыралар - шулырны аңлаткан. Белгеч фикеренчә, Сабантуй мәйданында күрсәтелгән тамаша матур, масштаблы булган, темасы да яхшы, әмма аны сәхнәләштерүдә күп хаталар ясалган. Татар мифологиясе яхшы өйрәнелгән фән, бу турыда фәнни хезмәтләр күп, галимнәр дә җитәрлек, әмма аларның фикере искә алынмаган, шуңа тамашада татарга хас булмаган күренешләр күп булган дип саный ул.
— Каты бәреләсем килми, әмма күргән тамашадан йөрәгем әрни. Күп нәрсә буталган, татарга хас булмаган йолалар, ышанулар татарныкы дип тәкъдим ителде. Күпме кешенең башы буталгандыр, гәрчә татар мифлары, йолалары җентекле өйрәнелгән, китаплар бар, яңа гына ике телдә ике томлы "Татар мифологиясе" китабы чыкты, нишләп шул хезмәтләр нигез итеп алынмаган, нишләп өйрәнелмичә, тегеннән-моннан алынып сценарий язылган, — дип сораулар бирә ул. — Нурихан Фәттах, Дамир Шәрәфетдин, Адлер Тимергалин, Рабит Батулла татар мифлары белгечләре түгел, аларның үз карашлары, үз гипотезалары, үз аңлатмасы, шуңа аларның фикере нигез була алмый.
Сүзем буш булып яңгырамасын өчен берничә мисал китерәм. Бу тамашада Ак Ана образы бар. Ак Ана бар икән, Кара Ана булырга тиеш. Әмма бездә андый төшенчәләр юк. Бер Ак әби бар, ул да "Әйтелмәгән васыять" повестендә генә тасвиралана, Әмирхан Еники аның актан киенеп йөрүен яза. Татарда ана образы гына бар. Аның карасы да, агы да юк.
Тамашада татарлар алтын комлы урынга килеп туктый. Бу кайсы халыкның мифы? Инҗилдән алынганмы? Индианнарданмы? Идел белән Чулман арасында алтын ком юк, андый җирдә иген дә игеп булмый. Ни өчен ком, ни өчен алтын ул, ни өчен аны актаралар? Татарлар уңдырышлы кара туфракта яшәгән.
Алып буга каһарманы бар бу тамашада. Алып татарда - зур гәүдәле кеше. Ул шулкадәр зур ки, алып кесәсеннән бер уч кешене чыгара дип тасвирлана. Буга, үгез бар татарда, әмма аның төсе күк. Күк буга төрки-татарда җирдә басып күкне тотып тора. Тамашадагы сценарий нигезендә алып буга - үгезме, әллә җирне сөрүче кешеме? Аңлашылмады миңа.
Тамашада җирне сөрер алдыннан яман ияләрдән чистарту йоласы күрсәтелә. Нинди ияләр? Ияләр татарда кара да, яман да, начар да була алмый. Татарның ышануына күрә, аның тирә-ягында, өендә, каралтыда, абзарда, урманда, суда - бар җирдә ияләр яши. Татар шуңа ышанган һәм аларны хуҗа итеп кабул иткән. Алар бары тик ияләр. Татар мифологиясендә рухлар бар, алар югары һәм түбәнгә бүленә. Ияләр югарылар рәтендә һәм татар күзаллавынча, аларны куарга ярамый. Алар китсә, бәрәкәт китә дип ышанган татар. Аларны саклап, карап торганнар, ә тамашада кешеләр аларны кылыч белән куа. Татарда яман рухларны артыш ботакларын, йон яндырып, дары атып, аның исен чыгарып җен-пәриләрне куалау йоласы гына бар.
Тамашада Сабантуйдагы атлар чабышын ияләрне, җеннәрне куу белән бәйле булган, баганага менү бәйгесе кайчандыр кояшны күрү өчен менү белән бәйле булган дип аңлаттылар. Һәрхәлдә мин шулай аңладым. Әмма бу алай түгел. Ырулардагы сабантуйлар, җыеннар хәрбиләрне, яклаучыларны әзерләү институты булган. Никадәр тиз атта чабып килә егет, шулкадәр ул тиз итеп кирәкле хәбәрне җиткерә алган. Ыруның иң җитез җайдагы, мәсәлән, хатны, тамга яшен тизлегендә җиткерергә тиеш. Иң елгыры сайлап алынган шул бәйгедә.
Зур ташны куптарып, аны күтәреп ыргыту бар. Таш ыргыту ул дошманнарга каршы сугыш коралы булган, кирмән диварларын да татарлар ташлар белән җимергән. Аларны күтәреп ыргыту өчен көч кирәк. Шуңа да мәйданда ташны куптарып күтәрүче көчле кешеләр сайланган. Көрәш тә шулай. Мәйданда иң көчле батырны халык сайлый. Тамашадагы кебек Ак ана билгеләми.
Өшкерелгән уклар, аерым ритуаллар, татарга хас булмаган киемнәр, текстагы сүзләр, әйтемнәр - бәйләнерлек әйберләр бик күп.
Белүемчә, иҗат такымы Тел, әдәбият, сәнгать институты белгечләре белән дә киңәшләшмәгән, әмма бу тамашада чисталык, яшеллек, киңлек бар, ул үзенчәлекле, матур тамаша. Тик хаталарга игътибар итмичә булмый. Материалны өйрәнергә кирәк.
Җәүһәрова Сабантуй бәйрәмендә кешеләрне шаккатыру өчен тамашалар куюга гомумән каршы. Совет вакытында идеология рупоры буларак "пролог"лар, сәхнәләр куеп, нотыклар сөйләүләр махсус кертелгән, моннан арынырга вакыт дип саный ул. Аның фикеренчә, Сабантуйларны зурлап, 100 мең кеше итеп җыю да уңышсыз, Казанда бер көнне өч мәйданда милли бәйрәм уза, ә төп игътибар Тынычлык бистәсендәге Каенлыкка бирелә, чөнки ел саен түрәләр шушы мәйданга килә һәм халыкта төп мәйдан дигән төшенчә барлыкка килүе зур хата, бу кешеләрне бүлү дип саный ул. Белгеч Казанда зур булмаган Сабантуйлар уздыру яклы.
Белгечләр хаталар бар дип әйтсә дә, Сабантуйда катнашучылар моннан зур зыян күрми. Шоу, тамаша документаль әсәр түгел, уйлап чыгарылганы да була ала. Оештыручылар халыкта татарлык өчен горурлык хисе тусын иде дигән максат куйган булса, бәйрәмдә катнашучылар максатка ирешелде дип белдерә.
Казанда яшәүче эшмәкәр, өч бала әнисе Зөлфирә Җаппарова 20 ел Казанның Сабантуенда булмадым һәм андагы күргән миллилеккә гаҗәпләндем, дип хисләре белән уртаклашты.
— Тынычлык бистәсендәге Сабантуй миллилекне югалтты дип уйлап йөри идем, быел үз күзләрем белән күрдем һәм сөендем, — ди ул. — "Пролог" куелу ягыннан бик масштаблы булды. Күп кешеләр катнашуында күренешләр тәэсир итә. Бөтен мәйданны тутырып шоу күрсәттеләр. Аеруча яшь буынның игътибарын җәлеп итәрлек элементлар күп иде, шуларны кулланулары ошады. Көчле булды.
Татарларның нинди булуын - җирне, табигатьне яратулары, һәр нәрсәгә сак караулары, һәр эшнең мәгънәсе барлыгын күрсәтә алдылар. Татарларны атларга атланган килеш, калканлы, кылычлы, сөңгеле итеп күрү дә горурлык хисе уятты.
Сабантуе бәйрәм генә түгел, ә татар халкының берләшү көче буларак күрсәтелде, җир эшкәртү, чәчү, орлыкларның шытып чыгуына куану, уңыш алу күренешен мин буыннан буынга тапшырылучы милли көч дип кабул иттем. Кызларның чәчү куренешен биегәннән соң мәйдан тутырып балаларның уңышның үсүен күрсәтүләренә куандым. Шушы күренеш мине ничектер эләктереп алды.
Оештырылу ягыннан зур көч кергәне күренә, энергетика көчле иде.
Тамашаны тәнкыйтьләүчеләр дә бардыр, ләкин бу документаль әсәр түгел, бу - тамаша, аның тәэсире, максаты башка. Миңа, өч әни баласына, балаларыма бу бәйрәмнең шәһәрчә вариантын күрсәтү бер дә оят булмады. Алар да тәэсирләнеп кайтты.
Зөлфирә Җаппарова әйтүенчә, Сабантуйдан соң концерт өлеше дә уйланып оештырылган.
Ә "Беренче буразна" тамашасы үзе Фирдүс Тямаев чыгышы белән тәмамланды. Ул "Без - татарлар" җырын башкарды, аннары "Башында - кәләрүш, аягында - чабата" дип җырлап, халыкны мәйданга биергә чыкырды. Төрки-татарның борынгы тарихын, атлы җайдаклар, укчылар, кылыч тоткан сугышчылар, җир яратучы халык яшәешен тасвирлаганнан соң, чабата турында җыр кайбер кешеләрдә сорау тудырды. Айдар Җаббаров режиссер буларак "Сайра, сандугач" җыры бар иде, әмма ул туйдырган иде, тамаша бетте, хәзер уеннар, бәйгеләр башлана дигәнне аңлаткан күңелле бер җыр кирәк иде, шул сайланды", дип аңлатты.
Әйтергә кирәк, Казан Сабантуе тулысынча татар телендә барды. Һәм анда сугыш темасы кыстырылмады. Бары тик Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кына чыгыш ясаганда "Без милли лидерыбыз - Владимир Владимирович Путин янында берләшергә тиеш", дип чыгыш ясады.
Сабантуйда 100 меңнән артык кеше кунак булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!