Кемеровның үзәк мәхкәмәсе Кузбасстагы гадәттән тыш хәлләр идарәсенең элекке җитәкчесе Александр Мамонтовны һәм Кемеров шәһәренең элекке баш янгын инспекторы Григорий Терентьевны 2018 елда "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә чыккан янгын эше нигезендә хөкем итте. Ул чакта 60 кеше үлгән иде. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.
Мамонтовка 10,5 ел колония бирелгән. Аны "ике һәм аннан артык кешенең үлеменә китергән гамьсезлек" (Җинаять кодексының 293нче маддәсе, 3нче өлеше), "вазифадан файдаланып, затлар төркеме белән акча үзләштерү яки тоту" (Җинаять кодексының 160нчы маддәсе, 4нче өлеше) маддәләрендә гаепле дип тапканнар. Мамонтовка 900 мең сум штраф салганнар.
Мәхкәмә Терентьевны 8,5 ел колониягә хөкем иткән. Аны ике һәм аннан артыграк кешенең үлеменә китергән хәрәмләшү һәм гамьсезлек турындагы маддәләрдә гаепле дип тапканнар. Шулай ук 120 мең сум штраф салганнар.
Элегрәк дәүләт гаепләве Мамонтовны – 14, Терентьевны 10 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.
Тикшерү ышандыруынча, Мамонтов һәм Терентьев сәүдә үзәгендә янгын куркынычсызлыгы бозылуын белгән, әмма бинаны тикшерүне оештырмаган. Аларның гамьсезлеге аркасында бинада янгын чыккан.
Мамонтов та Терентьев та гаепләрен танымаган.
- 2018 елның 25 мартында "Зимняя вишня"да янгын чыгып 60 кеше, шул исәптән 37 бала һәлак булды. 147 кеше җәрәхәтләнде. Янгын турында кисәтү системы эшләмәү нәтиҗәсендә бинадагы кайбер кешеләр эвакуацияләнми калды. Ишекләр бикле булу сәбәпле күпләр кино залларыннан чыга алмады. Аларның күпчелеге — балалар. Янгын нәтиҗәсендә бинаның түбәсе җимерелеп төште.
- Тикшерү барышында тикшерү комитеты дүрт җинаять эше ачты. Гаепләнүчеләрнең бер өлеше инде хөкем ителде. Әйтик, сәүдә үзәге җитәкчелеген 11 елдан 14 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм иттеләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!