Казанда яңа мәчет ачылды, ул Утыз Имәни исемен йөртәчәк

"Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң" мәчете Казандагы иң зур мәчетләрнең берсе санала: дин йорты 1100 кешене сыйдыра ала, ике катлы. Төзелеш 2018 елда башланган. Бүген мәчеттә Корбан бәйрәме уңаеннан беренче тапкыр намаз укылган.

Бүген, 28 июнь - Корбан бәйрәме көнендә, Казанда "Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң" мәчете ачылды. Ул Идел буе районында Имәнлек урамында төзелгән һәм башкалада иң зур мәчетләрнең берсе санала: дин йорты 1100 кешене сыйдыра ала, ә мәйданы – 2480 дүрткел метр. Бу хакта Татарстан мөселманнары диния нәзарәте җиткерә.

Мәчетне төзү тәкъдиме белән республика мөфтие Камил Сәмигуллинга 2016 елда бер төркем кешеләр һәм Казан эшмәкәрләре мөрәҗәгать иткән булган. Төзелеш 2018 елда башланган.

"Мәчет ике катлы, идән асты бар. Беренче катта керә торган урын, 500 кешегә исәпләнгән төп намаз залы, ир-атлар һәм хатын-кызларның чишенү бүлмәсе, имам бүлмәсе, кирәк-яраклар кую өчен бүлмә урнашкан. Икенче катта 250 кешегә исәпләнгән хатын-кызлар намаз залы, мәчет каршында курслар өчен уку сыйныфлары, китапханә, мәҗлесләр үткәрү өчен тантаналы зал, имамнар өчен бүлмә бар. Мәчетнең идән астында намаз уку өчен өстәмә зал, ашханә, мәҗлесләр уздыру өчен кечерәк зал, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен бәдрәфләр урнашкан", диелә хәбәрдә.

Бүген мәчеттә Корбан бәйрәме уңаеннан беренче тапкыр намаз укылган. Гаетне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәргән. Мәчеткә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин килгән.

  • Мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итә. Бүген мөселманнар гает намазына җыела, корбан чала.
  • Татарстан мөфтияте элегрәк белдерүенчә, быел сарыклар бәясе узган елга караганда якынча 13 процентка кыйбатланган һәм 13 мең сумнан башлана. Узган ел 11 500 сумга чалып, эшкәртеп бирәләр иде.
  • Быел корбан чалу Татарстанда 55 урында, шул исәптән Казанда 17 урында оештырылачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!