Стокһольм полициясе шәһәр мәчете каршында Коръән яндыру белән бәйле яңа чара уздырырга рөхсәт иткән. Анда полиция ярдәме чакыртылган, дип җиткерә Швеция медиалары.
Чараны мөселманнарның иң мөһим бәйрәмнәреннән берсе – Корбан гаете көнне үткәрергә рөхсәт ителгән.
Үзенең карарында полиция Швециянең административ мәхкәмәсе чыгарган карарга сылтана.
Швеция тышкы эшләр министрлыгы Коръән яндыру белән бәйле демонстрацияләр уздыруны тыйгач, апрель башында мәхкәмә бу тыюны гамәлдән чыгарган иде. Мәхкәмә Швециядә җыеннар һәм демонстрацияләр иреге Конституция белән якланган, дип искәртте.
Быел 21 гыйнварда Line уң тарафлы фирка вәкиле Расмус Палудан Төркиянең Стокһольмдагы илчелеге каршында Коръән яндырды. Шуннан соң Әнкара Швециянең НАТОга керүгә гаризасын хупламаячагын әйтте. Берникадәр вакыттан соң ике ил арасында сөйләшүләр дәвам итте, әмма хәрби берлеккә керер өчен Төркиянең хуплавын Швеция әлегә барыбер ала алмады.
- 22 гыйнварда исламга каршы булган "Пегида" хәрәкәте лидеры Эдвин Вагенсвельд Нидерланд парламенты бинасы янында чара уздырды һәм мөселманнарның изге китабы Коръәнне яндырды. Ул гамәлләрен үз-үзеңне күрсәтү дип атады һәм илдә бу рөхсәт ителгән булырга тиеш диде.
- Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан Нидерландның Русиядәге илчесе Һиллес Арно Бесхоор Плухага протест җибәргән иде.
- Миңнеханов Төркиянең Стокһольмдагы илчелеге каршында Коръән яндыруларына да фикер белдерде. Аның сүзләренчә, мондый очраклар "теләсә нинди җәмгыятьне таркатырга сәләтле".
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!