Медиа: Кремль Пригожинның "глобаль империясен" үз контроленә алмакчы

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожин

Фетнә омтылышыннан соң, Мәскәү Африкадагы һәм Якын Көнчыгыштагы партнерлары белән дипломатик активлыкны арттырган. Мәскәү аларны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте операцияләре өзлексез барачак, әмма яңа җитәкчелек контролендә булачак, дип ышандыра.

24 июньдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте кораллы фетнә оештырганнан соң, Русия хакимиятләре эшмәкәр Евгений Пригожин төзегән "глобаль империя"не тулы контрольгә алырга ниятли, дип яза The Wall Street Journal.

Русиядәге вакыйгалардан соң, Мәскәү Африкадагы һәм Якын Көнчыгыштагы партнерлары белән дипломатик активлыкны арттырган. Мәскәү аларны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте операцияләре өзлексез барачак, әмма яңа җитәкчелек контролендә булачак, дип ышандыра, дип яза газет дипломатларга, күзләү офицерларына һәм бу мәсьәлә белән таныш башка чыганакларына сылтанып.

Басма ышандыруынча, Русия тышкы эшләр министры урынбасары (язмада төгәл исем аталмый) "Вагнер" төркемнәре башка мөстәкыйль эш итмәячәк" дигән юлламаны Сүрия президенты Башар Әсадка тапшыру өчен, Димәшккә киткән.

Русия тышкы эшләре министрлыгы министр урынбасары Сергей Вершининның 26-27 июньдә Сүриядә булуын, анда шул исәптән Әсад белән дә күрешүен хәбәр иткән иде. Шулай да министрлык хәбәрендә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте эшчәнлеге мәсьәлә күтәрелүе телгә алынмый.

Газет язуынча, Русия тышкы эшләр министрлыгының югары дәрәҗәле түрәләре Үзәк Африка республикасы президенты Фостен-Арканж Туадерага (аның тән сакчылары арасында вагнерчылар бар) шалтраткан. Туадераны соңгы вакытта булган вакыйгалар Русиянең Африкага экспансиясен туктатмаячак, дип ышандырганнар.

WSJ мәгълүматынча, "Вагнер"ның алты меңләп әгъзасы Русиядән читтә төрле эшләр башкара: мәсәлән, шахталарны, нефть скважиналарын, Үзәк Африка республикасы сәясәтчеләрен, Сүрия хөкүмәте контролендәге җирләрне саклый.

  • 24 июнь иртәсендә "Вагнер" көчләре Дондагы Ростов шәһәрендә хәрби объектларны контрольгә алып, Мәскәүгә юл тотты. Русия президенты Владимир Путин махсус мөрәҗәгать белән чыкты һәм фетнә чыгаручыларны хыянәтче дип атады.
  • Беларус җитәкчесе Александр Лукашенка "Вагнер" җитәкчесе Евгений Пригожин белән сөйләшүләр алып барды.
  • Сөйләшүләр нәтиҗәсендә Пригожин Мәскәүгә оештырылган "гаделлек маршын" кире борды.
  • 26 июньдә ясаган белдерүендә Путин хосусый хәрби ширкәт сугышчыларын начар ниятләрдә кулланырга теләделәр дип белдерде. Шул ук вакытта ул "бердәнбер дөрес карар кабул иткән" һәм "соңгы сызык янында туктаган" вагнерчыларга рәхмәт әйтте. Ул аларга Русия саклану министрлыгы белән контракт төзергә, туганнары янына кайтырга яки Беларуска китәргә тәкъдим итте.
  • Шул ук вакытта Беларуста "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең яллы сугышчыларын урнаштыру өчен чатыр лагерьлары төзелә башлаган. "Вёрстка" язуынча, аларның берсе – Могилёв өлкәсендәге Осиповичи шәһәре янындагысы сигез мең сугышчыга исәпләнгән. Барлыгы берничә лагерь төзеләчәк, төгәл саны әйтелми. Осиповичи Украина белән чиктән 200 километрда урнашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!