Быел Башкортстан эшчеләре Русия басып алган Луһанскида 27 километр юлны төзекләндерәчәк

Иллюстратив фото

Юлны "Башкиравтодор" эшчеләре сала, алар былтыр да Петровское шәһәре белән Ивановка авылы арасындагы юлга асфальт түшәгән булган. Юл төзекләндергәндә Башкортстан асфальт бетон заводы продукцияләрен генә кулланлар дип искәртелә.

2023 елда Башкортстан эшчеләре Русия аннексияләгән Луһански "халык республикасы"нда 27 километр юлны төзекләндерәчәк. Хәзерге вакытта алар Хрустальный (Красный Луч) һәм Вахрушево шәһәрләре арасындагы өлештә эшли. Бу хакта "Башинформ" җиткерә.

Фетнәчел Луһански "халык республикасы"нда "Башкиравтодор" эшчеләре юл сала, алар былтыр да Петровское шәһәре белән Ивановка авылы арасындагы юлга асфальт түшәгән булган.

Эшчеләрне һава торышы яхшы булганда шимбә якшәмбе дә ял иттермичә эшләтәләр диелә.

Юл төзекләндергәндә Башкортстан асфальт бетон заводы продукцияләрен генә кулланлар дип искәртелә.

Башкортстан эшчеләре генерал Миңлегали Шәйморатов күмелгән урындагы юлларны да тәртипкә китерергә тиеш булачак. Бу күрсәтмәне май аенда Луһанскига килгән чакта республика башлыгы Радий Хәбиров биргән. Моннан тыш аларга Хрустальныйда тугыз юл кишәрлеген яңартасы булачак.

Башкортстан җитәкчеләре Русия Украинадан басып алган шәһәрләр өчен акча гел таба. Әйтик, ел ахырына кадәр Башкортстан Хрустальный (Красный Луч) шәһәрендәге 57 объектны төзекләндерәчәк. Болар өчен быел күпме акча тотылачагы әйтелми. Әмма узган ел, мәсәлән, республика Хрустальный һәм Петровское шәһәрләрендә 50 объектны торгызган, моның өчен 650 миллион сум тоткан.

Шул ук вакытта республиканың үзендәге шәһәрләргә килгәндә вазгыять бүтән. Аерым алганда Стәрлетамак шәһәре хакимияте бюджет кытлыгын каплау өчен кредит алачак дип хәбәр ителгән иде.

  • "Важные истории" 2022 елның июнь уртасына Русиянең кимендә 27 төбәге Украинадагы оккупацияләнгән районнарны "шефлыкка алачагын" игълан иткән дип язды. Төбәкләр Русия башлаган сугышта җимерелгән юлларны, мәктәпләрне, хастаханәләрне төзекләндерергә сүз биргән иде.
  • Башкортстан Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алды. Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев искәртүенчә, Башкортстан белән Красный Лучны аерым мөнәсәбәтләр бәйләп тора. Икенче дөнья сугышында бу шәһәр янында фашистлар һәм Башкортстанның кавалерия дивизиясе совет гаскәрләре арасында көчле сугышлар барган, аны генерал-майор Миңлегали Шәйморатов җитәкләгән. Шәйморатов Луһански өлкәсендә җирләнгән.
  • Русиянең Украинага каршы сугышын хуплаучы төбәк җитәкчеләре арасында Башкортстан алдынгы рәттә. Моңа кадәр республикадан Миңлегали Шәйморатов, Александр Доставалов, Салават Юлаев исемендәге һәм "Ватан" батальоннары сугышка җибәрелгән иде. Март башында Башкортстанда "Төньяк амурлар" һәм Даян Мурзин исемендәге батальон җыю турында хәбәр ителде. Күптән түгел республика башлыгы Радий Хәбиров "Башкортстан" мотоукчы полкын төзеп бетерүе турында әйтте.
  • Башкортстан Украинаның фетнәчел төбәкләренә һуманитар ярдәм генә түгел, табибларын , төзүчеләрен, хәтта тулы бер асфальт заводы сүтеп алып җибәрде.
  • Республика үзендәге 14 мәктәптә төзекләндерүне 1 сентябрьдән соң гына төгәлләгәндә, "ЛНР"да мәктәпне вакытында куллануга тапшырды.
  • Былтыр декабрьдә Башкортстан фетнәчел Луһански "халык республикасы"ның Хрустальный (Красный луч) шәһәрендә, Украинага каршы сугышта катнашучы башкортстаннар өчен, 125 кешелек һоспиталь эшләтеп җибәргән иде.
  • Украинадан басып алынган шәһәрләрне, бюджетын дефицит белән кабул итсә дә, Татарстан да төзекләндерергә мәҗбүр. Русиянең Украинага һөҗүмендә җимерелгән Лисичанскидан соң, Татарстан Рубежное дигән шәһәрне дә үз карамагына алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!