Аннексияләнгән Кырымның югары уку йортларын тәмамлаучыларны повесткалар алырга мәҗбүр итәләр

Иллюстратив фото

Студентларны диплом алыр алдыннан белем бирү оешмасы җитәкчелеге янына чакыртып алалар һәм военкоматка чакыру кәгазе тапшыралар. Бу хәрби комиссариатлар тәкъдиме белән эшләнә, шул рәвешле алар уку йортын тәмамлаучыларны повесткалар алырга мәҗбүр итә диелә.

Аннексияләнгән Кырымның югары уку йортларын бетерүчеләрне диплом алыр алдыннан белем бирү оешмасы җитәкчелеге янына чакыртып алалар һәм военкоматка чакыру кәгазе тапшыралар.

Бу хакта Крым.Реалиига "Азат Кырым" иҗтимагый оешмасына нигез салучы Алексей Ефремов җиткергән.

Аның әйтүенчә, бу хәрби комиссариатлар тәкъдиме белән эшләнә, шул рәвешле алар уку йортын тәмамлаучыларны повесткалар алырга мәҗбүр итә.

"Кырым югары уку йортлары Русия хәрби комиссариатлары кушканны үти булып чыга. Чынлап та чакыртып алалар, чынлап та хәрби комиссариатларга җибәрәләр һәм анда еш кына алтын таулары вәгъдә итеп, Русия саклану министрлыгы белән контракт төзү фикерен тагалар. Әмма бездә булган мәгълүматка күрә, бу бөтен хәрби бурычлы студентларга да кагылмаган, чөнки әлегә бу тозакны бөтен хәрби комиссариатлар да кулланмый", дигән активист.

Ефремов әйтүенчә, мәсәлән уку йортында повестка алганнан соң, Кремль контролендәге Судак хәрби комиссариатына килүчеләрне медицина комиссиясе үтәргә җибәрәләр, әмма гаскәргә көзге чакырылышта гына алырга вәгъдә итәләр.

  • Элегрәк "Кырым хокук яклау төркеме" башлыгы Ольга Скрипник Кырымны басып алганнан бирле Русия үз гаскәренә ярымутрауда яшәгән кимендә 40 мең кешене чакырган дип белдергән иде.
  • "Крым SOS" хокук яклау оешмасы идарәсе башлыгы Алексей Тильненко исә, 2022 ел ахырына Русиянең Кырымдагы мәхкәмәләре хәрби чакырылыштан качу турында 130 җинаять эше ачкан дип белдерде.
  • Былтыр сентябрьдә Украина президенты Владимир Зеленский "Русия оккупантлары кырымтатарларны юк итәргә омтыла" дип белдерде.
  • "Русия Украинага каршы сугышка мөмкин кадәр күбрәк кырымтатарларны мобилизацияләргә тырыша. Бу Русиянең аңлы рәвәштә кырымтатар халкын юкка чыгару омтылышы, бу агрессор дәүләтенең оккупацияләгән территориядә яшәүчеләрнең күпчелеген юк итү тырышлыгы. Русия мобилизациясеннән теләсә нинди юл белән качарга, Украинаның ирекле җирләренә чыгарга тырышыгыз", диде президент.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!