Кытай ширкәте Чаллыда электрон компонентлар җитештермәкче була

Иллюстратив фото

Нинди ширкәт турында сүз баруы әйтелми, аның Кытайда 20 филиалы бар гына диелә.

Кытай ширкәте Татарстанның Чаллы шәһәрендә көнкүреш техника һәм машина сәнәгате өчен электрон компонентлар җитештерү эшен башларга ниятли. Бу хакта шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа җитештерү ачу турында шәһәр башкарма комитетындагы эшлекле очрашуда сөйләшкәннәр. Анда ширкәтнең баш мөдире Сяо Чуньхуа һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашкан диелә.

Нинди ширкәт турында сүз баруы әйтелми, аның Кытайда 20 филиалы бар гына диелә.

Кытай акрынлап Татарстанда тамыр җәя бара. 14 июньдә Татарстанның Тукай районында Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс төзелеше өчен беренче субайны какканнар иде. Объектны киләсе елның беренче чирегендә тапшырырга ниятлиләр. Биредә озын һәм кыска вакытка йөк саклау, йөк бушату-төяү һәм башка хезмәтләр күрсәтеләчәк. Төзелешнең беренче өлешенә инвестицияләр 20 млрд сумны тәшкил итә.

  • Татарстан белән Кытай арасында үзара сәүдә дә активлаша бара. 2017 елда Кытай Татарстанның чит ил сәүдә партнерлары унлыгына да кермәгән булса, 2020 елда беренче бишлектә урын алды.
  • 2017 алдан башлап Кытайдан Татарстанга тауар кертү кискен артты. Республика Кытайга автомобиль җиһазлары, пластмасса һәм аннан эшләнмәләр, синтетик каучук сата. Кытайдан кара металлар һәм йөк машиналары сатып ала.
  • Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң Көнбатыш илләр Русиягә карата чикләүләр кертте. Бу сурәттә Русиянең Кытай белән хезмәттәшлеге артты. Кытай Русиянең Украинага каршы сугышын ачыктан тәнкыйтьләми, Берләшкән Милләтләр Оешмасынның Иминлек шурасында еш кына Русияне яклап тавыш бирә.
  • Элегрәк "Idel.Реалии" Кытайның Идел буе төбәкләренә экспансиясе турында махсус проект чыгарган иде. Анда Кытайның "Бер билбау – бер юл" дип аталган глобаль инициативасы сурәтләнә. Кытай Идел буена экспансиясен башлаганнан соң бу инициатива өчен төп әһәмияткә ия булган төбәк – Синҗанда репрессияләрнең актив фазасы башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!