Казанның Мәүлетов урамындагы фастфуд сатыла торган ноктада пычак кадашканнар: бер кеше үлгән, икесе яраланган

Иллюстратив фото

Казан полициясе тикшерү уздыра. Сатучы белән мөштәриләр арасында чыккан ызгышка сатучының танышы тыкшынган һәм кибет мөштәриләренә берничә тапкыр пычак белән кадап, качып киткән, диелә.

Казанның Хөсәен Мәүлетов урамындагы фастфуд сату ноктасында мөштәриләр һәм хезмәткәрләр эләгешкән. Ахырдан пычак белән кадашуга кадәр барып җиткәннәр: бер кеше үлгән, икесе хастаханәгә җибәрелгән.

Ызгыш өч ир-ат һәм сатучы арасында чыккан диелә.

Казан полициясе тикшерү уздыра, дип хәбәр итә Казан эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәтенә сылтанып "Бизнес Online".

"Низагка сатучының якын чит илдә туган танышы тыкшынган һәм кибет мөштәриләренә берничә тапкыр пычак белән кадап, качып киткән", дип белдергәннәр матбугат хезмәтендә.

  • 28 майда Казанда 27 яшьлек остеопат Рәсүл Бурановны пычак белән кадап үтергәннәр иде. Бурановны үтерүдә шикләнеп хатынының бертуганы - 33 яшьлек ир кулга алынды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!