Халык бәйрәме: Анталья Сабан туе меңгә якын татарны җыйды

9 июльдә Төркиянең Анталья шәһәрендә узган Сабантуйга якынча мең кеше җыелды. Чараны дәүләт ярдәменнән башка дистәдән артык активист оештырды, акчаны татарлар үзләре җыйды. Татарстаннан Төркиягә ялга килгән җырчылар да бәйрәмдә катнашты.

Якшәмбе көнне Антальянең Коньялты районында диңгез янындагы матур мәйданда татарлар Сабантуйга җыелды. Соңгы тапкыр Антальядә Сабантуй моннан биш ел элек – 2018 елны оештырылган. Быел бәйрәмгә меңгә якын милләттәшебез җыелган. Әлбәттә, монда Украинадагы сугыш та тәэсир иткәндер. Соңгы бер-ике елда Төркиягә күченүче татарлар саны артты. Кайберләре яшәү рөхсәте ала алмыйча кире ватаннарына кайтып китсә дә, араларында яшәп калучылар да шактый.

Оештыручылар үзләре дә бу кадәр кеше килер дип өмет итмәгән. Аларның сүзләренә караганда, бәйрәмне оештыру өчен, мәйданны алу өчен шәһәр мэриясе белән сөйләшүләр алып барган Төрек оҗаклары оешмасының Анталья бүлеге җитәкчесе дә татарларның шулай мәйдан тутырып җыелуына соклануын белдергән.

Мәйданны исә Татарстан, Төркия байраклары бизәде. Бәйрәмгә килгән халыкка кергәндә үк татар байракчыклары, татар тасмалары таратылды. Шуның белән килеп алар бушка пылау, чәкчәк, башка ризыклар белән сыйланды. Мәйдан милли төсмер алды.

"Бу халык бәйрәме булды. Үзебез акча җыйдык. Кем ничек булдыра алды — шулкадәр акча бирде. Антальядә татар эшкуарлары да бар, алар да бәйрәмне күтәреште. Кирәк-яракны алдык, пылау пешердек, кешеләрне сыйладык. Татар ризыклары әзерләнде. Чәкчәк белән чәй эчелде. Уеннарда катнашучыларга бүләкләр күп иде. Дәүләт, шәһәр хакимияте акчасы юк.

Оештыручылар 15ләп кеше булдык. Үзара эш бүлештек, кем акча, кем урын, кем бәйрәм програмы, кем кешеләрне, җырчыларны туплау өчен җавап бирде. Җырчылар үзләре килде, җырлады. Кырымтатар, саха, кыргыз, казакълар да бар. Барысы да күңел ачты. Ерып чыктык, Аллаһка шөкер!" дип сөйләде Сабантуйны оештыручыларның берсе адвокат Фәнис Зыялы.

Your browser doesn’t support HTML5

Антальядә Сабан туе узды

Сабантуйны оештыручыларның тагын берсе – "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин әйтүенчә, Сабантуй аларны яңа проектларга рухландырган.

"Арыдык, әмма нык рухландандык. Меңгә якын татарның җыелуына бәйрәмнең Антальянең нәкъ йөрәгендә узуы да тәэсир иткәндер. Алдан ук шәһәр буйлап игъланнар элдек. Аннары татарлар бер-берсен нык сагынышкан, татар телендә аралашуга, җыр-биюгә сусаган. Алар бәйрәмдә сөйләшеп туя алмады, җырлады-биеде, күңел ачты. Татарстаннан Төркиягә вакытлыча ялга килгән җырчы Азат һәм Алсу Фазлыевлар да җырлары белән бәйрәмне бизәде. Халыкны җырлатты-биетте. Күбесе Татарстанга кайтып килгән кебек булдык, диделәр. Ахырда килеп кочаклап рәхмәт әйтүчеләр күп булды", диде Нәбиуллин.

Аның әйтүенчә, бәйрәмгә Анталья гына түгел Истанбул, Искешәһәр, Трабзон һәм башка күп кенә шәһәрләрдән дә татарлар килгән. Аеруча балалар күп булган. Алар бар уеннарда яратып катнашкан. Мөгаен моңа бүләкләрнең дә үзенчәлекле булуы тәэсир иткәндер.

"Татар символлары ясалган бүләкләр иде. Аерым алганда кепкалар, футболкалар, стаканнар, чанталар эшләттек. Бик күп бүләк әзерләдек. Шуңа чыгымнарыбыз да шактый булды. Ике тапкыр өстәмә акча җыярга мәҗбүр булдык. Кемдер 100 лира, кемдер 500 лира җибәрде. Башта җыелган 13 мең лира гына җитмәде. Төркиядә яшәүче татарлар да булышты, Татарстандагы татарлар да ярдәм итте. Хакимият ресурсларыннан башка да татарларның шундый зур чара уздыра алуы милләтнең көчле булуының бер күрсәткече. Алай гына түгел, бу алдагы елларга зуррак проектларга, зуррак адымнарга юл ача.

Соңгы елларда Татарстанда милли мәсьәләләрдә, шулай ук президент статусы мәсьәләсендә шактый чигенүләр булды. Шуңа татарлар моны аңлап, дәүләткә ышанып ятмаска өйрәнә башлады. Үз көчләренә күбрәк таянучылар арта. Бу бик мөһим. Сабантуйга акча бирүчеләр дә моны аңлаучы кешеләр. XX гасыр башында татарларның үз типографияләре, үз уку йортлары булган, шулай итеп милләтне саклаганнар. Безгә дә үзебез оешып, мисал өчен татар мәктәпләрен ачуны уйларга була.

Гаяз Исхакый бит кайда гына яшәсәгез дә милләттәшләребезне берләштерү өчен хезмәт куегыз дигән. Шуңа бу Сабантуйны Гаяз Исхакый һәм Садри Максудиның 145 еллыгына да багышладык. Сабантуй ул татарларны берләштерүне дә аңлата. Аеруча ватаныбыздан читтә яшәгән татарлар өчен бу мөһим. Меңләгән чакрымнар безне аерса да, Сабантуй бәйрәме безне берләштерә", ди Нәбиуллин.

Антальяда узган Сабантуй мизгелләре

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!