Татарстан хөкүмәт йорты такси эше турында яңа канун өлгесе чыгарды

Иллюстратив фото

Яңа кагыйдәләргә күрә, такси машинасының төсе ак яки сары булырга тиеш. Аңлатма язуында әйтүенчә, бу таксины тану җиңелрәк булсынга эшләнә. Кара төстәге таксилар тыелачак.

Татарстан хөкүмәт йорты республикада такси эшен көйләүче яңа кагыйдәләр әзерләгән. "Татарстанда такси белән юлчылар һәм багаж ташуны оештыру турындагы" канун өлгесе бүген, 11 июльдә Дәүләт шурасы сайтында чыкты.

Документ такси эшчәнлегенә рөхсәт бирү, рөхсәтне гамәлдән чыгару, туктатып тору, кабат гамәлгә кертү тәртибен билгеләячәк. Бу рөхсәтне таксичыларга вәкаләтле оешма бирәчәк. Эшләүгә рөхсәт физик затларга да, такси чакыру хезмәтләренә дә биш елга биреләчәк.

Яңа кагыйдәләргә күрә, такси машинасының төсе ак яки сары булырга тиеш. Аңлатма язуында әйтүенчә, бу таксины тану җиңелрәк булсынга эшләнә. Кара төстәге таксилар тыелачак.

Шулай ук юлчы ташучыларның, таксиларның һәм такси чакыру хезмәтләренең төбәк реестрын төзүләре бар.

Документны Дәүләт шурасының якындагы сессиясендә, 13 июль көнне расларга мөмкиннәр, дип яза "Бизнес Online".

  • 5 июльдә яңа канунны Дәүләт шурасының торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш комитеты хуплады. Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов фикер алышулар вакытында, яңа кагыйдәләр кертелсә, таксида йөрү бәясе артырга мөмкин, чөнки канунсыз эшләүче таксичыларны "аралап аласы булачак" дип әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!