Казанда җәйге урам чаралары: татарчасы ничәү?

Җәй дәвамында Казан шәһәрендә даими узучы татарча урам чараларын барладык. Урыс телендәге дистәләгән чара янында алар бер кулдагы бармак белән генә санарлык булып чыкты. Булган кадәре дә шәһәрнең үзәгендә урнашкан. Шуларга кыскача күзәтү ясыйк.

"ХӘРӘКӘТТӘ — БӘРӘКӘТ"

Татарстан башкаласында урамда узучы иң зур татарча күңел ачу чарасы — "Хәрәкәттә — бәрәкәт" бию остаханәләре проекты. Ул 2021 елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башланып киткән иде, өченче елын үз эшен дәвам итә. 2021 елда — 14, 2022 елда — 11 остаханә булган, быел узган атнада дүртенчесе үтте.

Сездә өлкәннәр күбрәк булса, безгә күбрәк яшьләр килә. Кайчакта меңләп кеше дә җыелабыз

Казан мэриясе, шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе уздыручы бу проектның максаты — хәрәкәтләр аша татар телен популярлаштыру, фольклорны саклау, бию сәнгатенә кызыксыну уяту. Һәр пәнҗешәмбе 18 сәгатьтә Камал театры янындагы Кабан күле ярында тамашачы төрле бию хәрәкәтләрен өйрәнә, уеннар уйный. Әлеге остаханәләрне "Дәрман" татар биюестудиясе җитәкчесе, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова алып бара.

Быелгы "Хәрәкәттә — бәрәкәт" проектына 15 июньдә старт бирелде. Башка еллардагыдан аермалы буларак, бу чараларда музыка уен кораллары белән дә таныштыралар. Беренче көнне үк музыкантлар Фәнил Вилданов, Ильяс Фәрхуллин, Айдар Абдрахимов кубыз, саз, дәф, курай, думбрада уйнап күрсәтте.

22 июньдә тамашачылар Уралдагы татарларының бию үзенчәлекләре, "Җыен-уен" биюе белән танышты. 29 июньдә булган өченче дәрес себертатарларының биюенә багышланды — аерым алганда "Аяк-уен" биюен өйрәнделәр. Хореографлар себертатарлар кебек "төйдерергә" өйрәтте, катнашучылар махсус тактачыкларда тыпырдау күнегүләрен кабатлап карый алды. Тамашачылар шулай ук себертатарларның халык авыз иҗаты, бию көйләре, милли кием үзенчәлекләре һәм "5 пар", "Каптырмак", "Кирегә" бию уеннары белән дә танышты.

6 июльдә исә Кабан күле яры буенда ике проект: "Хәрәкәттә — бәрәкәт" һәм Уфадан "Самауырлы Ритайым" очрашты. "Дуслык күпере" дип аталган әлеге програм кысаларында татар һәм башкорт халыкларының җыр-биюләре тәкъдим ителде. Тамашачылар белән бергә башкортларның "8ле", "Паровоз" биюле уеннарын уйнадылар. Җиде кыз турында риваять сөйләделәр, татар-башкорт эстрадасында популяр булган җырлар башкарылды. Башкортлар үзләре белән самавырлар да алып килгән, килгән кунакларны башкорт чәе белән сыйладылар.

"Самауырлы Ритайым"ның тагын бер зур аермасы: аны энтузиастлар, милләтнең киләчәге өчен борчылучы яшьләр бергәләп оештырган

"Самауырлы Ритайым" проекты авторы Рөстәм Абдразаков үзләрендәге чараның күпкә масштаблырак булуы турында сөйләде.

— "Самауырлы Ритайым" ике атнага бер тапкыр Салават Юлаев һәйкәле урнашкан ярда уза. Безнең чарада биюләр генә булмый, җырлар да җырлыйбыз, уеннар да була. Килгән кешеләрне самавырдан чәй дә эчерәбез. Чәйләрне, суларны, тәм-томны иганәчеләр бирә. Сездә өлкәннәр күбрәк булса, безгә күбрәк яшьләр килә. Кайчакта меңләп кеше дә җыелабыз, — дип сөйләде Абдразаков.

"Самауырлы Ритайым"ның тагын бер зур аермасы: аны энтузиастлар, милләтнең киләчәге өчен борчылучы яшьләр бергәләп оештырган, ә "Хәрәкәттә — бәрәкәт" проектын татар яшьләре өчен Казан шәһәре хакимияте оештырды.

Башкортлар куйган мини-концерт, уеннардан соң, алып баручы Алсу Мәгъсүмҗанова кунакларны "Күпер" уены белән таныштырды. "Күпер" дип, татар халкының капкалы уенын уйнаттылар. Чара "Самауырлы Ритайым"ның гимны белән тәмамланды.

ТАТАРЧА СӨЙЛӘМ КЛУБЫ

Ике атнага бер тапкыр, Кабан яры буендагы тал төбендәге кызыл эскәмияләрдә "Татарча сөйләм клубы" җыела. Оештыручысы — Динара Зиннәтова. Клубка килүчеләр төрле темага фикер алыша, татарчасы начаррак булган иптәшләренә ярдәм итә. Мисал өчен, соңгы очрашуларда татар юморы, Казанда татарча күңел ачу чаралары турында сөйләшүләр булды.

Очрашулар тулырак булсын өчен, кунак буларак татар стендаперларын да чакыралар. Рамил Әгъдиев, Фаил Баязитов, Ләйлә Лерон һәм башкалар биредә кунак булып китте инде.

Telegramда "Татарча сөйләм клубы"ның аралашу чаты да эшли. Татарча өйрәнергә теләүче яшьләр шушындый аралашу мәйданнары, гомумән, татарча өйрәтүче махсус гаджет кушымталары булмауга уфтана.

"Google Playда татар телен өйрәнү буенча булган иң яхшы кушымталар да бары тик сүз өйрәнү күнекмәсе генә. Татар телен өйрәтү буенча Дуолинго кебек кушымталар юк. Грамматика буенча "Полиглот" кушымтасы бар, әмма ул миңа уңайсыз тоелды. "Әйдә! Online" сайтындагы аудио, видео һәм текст материалларын кулланырга мөмкин. Ләкин безнең ил аларны чит ил агенты буларак кабул итә һәм аларның сайтына керү җиңел түгел. Шуңа иң яхшысы шәхси укытучы табарга яки үз дәрәҗәңдәге төркемгә кушылырга", дип яза Юлия Галиәкъбәрова.

ШӘРЫК КЛУБЫ ЧАРАЛАРЫ

Урам чараларына ук кертеп булмаса да, Шәрык клубының җәйге кайбер тамашалары урамда узу сәбәпле, аны да бирегә кертергә булдык. Г.Камал театры сезонын япты, ә аның кысаларында эшләүче Шәрык клубында — Татарстан урамы 8нче йорт адресы буенча урнашкан бинада яки аның ишегалдында — атна саен татарча чаралар үтә. Сүз уңаеннан, бу урын Кабан күленнән ерак түгел — Камал театры каршыннан Татарстан урамы аша гына.

Оештырылучы чараларга мисал буларак, Балалар өчен Сабантуй, репертуардан төшеп калган спектакльләрнең видеоязмасын карау, ретро, классик концертлар, лекцияләрне кертергә мөмкин. Июль ае афишасында: 17 июльдә — И.Зәйниевнең "Мәхәббәт турында сөйләшик" спектаклен, 30 июльдә "Әрем исе" спектаклен видеоязмада карау, 29 июльдә "Бердәм дөнья телендә" дигән инструменталь музыка концерты куелган. Чаралар бушлай уза.

ҺӘР АТНА ТАТАРЧА ДИСКОТЕКА

Казан мэриясенә, Парк һәм скверлар дирекциясенә бернинди катнашы булмаган, даими рәвештә узучы тагын бер урам чарасы бар әле. Монысын "Татар радиосы" оештыра, бу проектны "TATAR NIGHT CLUB" дип атаганнар.

Ник ул татар чарасы булгач, аның исеме татарча язылмаган соң?

Һәр пәнҗешәмбе Kazan Mall сәүдә күңел ачу үзәгенең түбәсендә кичке 8дә ачык һавада бушлай дискотека уздыралар. Чарада ике-өч яшь җырчы чыгыш ясый, алып баручылар Илнар Хөсәенов белән Рамил Шәрәфиев, ди-джей Али тамашачының күңелен күрә. Мәсәлән, 6 июльдә Зәринә Асылкаева, Гөлназ Асаева белән Вилли чыгыш ясады, 11 июль кичендә Илвина белән Илшат Сафинны тыңларга мөмкин иде.

"Татар радиосы"ның "ВК" социаль челтәрендәге сәхифәсендә "TATAR NIGHT CLUB" проектының исемен ошатмаучылар да бар. "Ник ул татар чарасы булгач, аның исеме татарча язылмаган соң?" дип сорый Илназ Шәрипов. Җавап юк.

КАБАН КҮЛЕНДӘ ЭЛЕКТРОН МУЗЫКА

Тулаем милли тамашага кертеп булмаса да, Кабан күле буенда ара-тирә татарча техно-концерт та тыңларга мөмкин.

Ике атнага бер, җомга кичендә, тал төбендә яшьләр электрон музыка тыңларга җыела. Проектны 9 июньдә WRMR Кирилл Тепляков исемле музыкантның проекты белән ачып җибәргәннәр иде.

Шуннан соң, 30 июньдә, Milli Mon музыкаль проекты техно-концерты булды. Командада булган 4 кеше: Kamil Shof, Lekami, Amir Mushar һәм Габделхәмид Гәрәевләр татар фольклоры мотивларын заманчалаштырып, электрон музыка тыңлатты. Өлкәнрәкләр бу электрон музыкада Исхак-Хан җырларын да таныгандыр.

7 июльдә Артур Шәмшәдинов белән Фәнил Вилданов милли уен коралларында уйнап, аны электрон музыка белән катнаштырды. Борынгы көйләрне кубыз, кылкубыз яки шөлдерле барабанда уйнап, заман технологияләре белән кушып, милли көйләрнең заманча яңгырашы белән таныштырдылар. Бәлки, киләчәктә тагын шундый татарча проектлар килеп чыгар. Һичьюгы, татар музыкантларының да техно юнәлештә үсүе һәм үзен танытуы өчен бу мәйданчыкта мөмкинлекләр тудырылуы куандыра.

"ТАТАРКИНО"НЫҢ ТУЛАЕМ УРЫСЧА УРАМ ЧАРАЛАРЫ

Кабан күле буенда тагын бер проект эшли — Мәрҗани мәчете артындагы Зәйни Солтан скверында "Татаркино" 17 июньнән 26 августка кадәр фильмнар күрсәтә. Афиша эленгән, кайчан нинди фильм буласы билгеле. Арада "Лето 1941 года", "Пункт пропуска. Офицерская история" кебек хәрби фильмнар да бар. Тик, кызганыч, исемлектәге 11 фильм арасында бер генә татарча тамаша да юк.

Исемлектәге 11 фильм арасында бер генә татарча тамаша да юк

Хәер, аның урыны да фильм карарлык түгел. Янәшәдәге рестораннан яңгыраган җыр белән экранда барган фильмның тавышы ишетелми. Шуңамы, әлеге киносеансларда кеше дә юк диярлек.

Казанда Кабан күле ярыннан башка да, урам чаралары буларак, мультфильм, кинолар шактый күрсәтелә. Мисалга, "Крылья Советов", "Горький паркы"нда, "Казан" гаилә үзәге янында, Аксенов исемендәге скверда фильмнар карарга мөмкин. Ләкин анда да татарча фильмнар юк.

Черек күлдә, "Ак чәчәкләр" бульварында психолог белән лекцияләр, әңгәмәләр дә уздырыла. Боларның барысы да — фәкать урысча гына.

Казан паркларында — Горький-Әмәт тавы урманында, "Ак чәчәкләр" бульварында — балалар өчен курчак спектакльләре куела, рәсем остаханәләре эшли. Алары да урысча гына. Татарстан башкаласында балалар өчен даими узучы татарча бернинди урам чаралары да каралмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!