Башкортстанда өйләнешеп 50 ел бергә яшәгән парларга 10 мең сум бирергә тәкъдим итәләр

Иллюстратив фото

Шул ук вакытта алар Башкортстанда даими рәвештә кимендә ун ел яшәгән булырга тиеш, һәм мәхкәмә никахларын гамәлгә яраксыз дип тапмаган булуы зарур. Канунны кабул итсәләр, ул 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

Башкортстан Корылтаенда ЛДПР фракциясе озак вакытлар бергә яшәгән парларга бер тапкыр бирелә торган социаль түләүләр кертү турында республика канун өлгесе әзерләгән. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Канун өлгесендә әйтелгәнчә, никахларын теркәгәннән соң 50, 60 һәм 70 ел бергә яшәгән парларга 10 мең сум акча биреләчәк.

Шул ук вакытта алар Башкортстанда даими рәвештә кимендә ун ел яшәгән булырга тиеш, һәм мәхкәмә никахларын гамәлгә яраксыз дип тапмаган булуы зарур.

Канунны кабул итсәләр, ул 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

Шул ук вакытта канун өлгесенә аңлатмада хәзерге вакытта республикада шундый ничә пар яшәве әйтелми.

  • Башкортстанда узган ел өйләнешүчеләр саны 9 процентка артып, 25 201гә җиткән. Иң күп гаилә коручылар шулай ук октябрь (34 процент) һәм ноябрь (72 процент) айларына туры килә.
  • Аерылышучыларга килгәндә, Башкортстанда андыйлар саны 3,8 процентка арткан (17 336 очрак).

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!