Казанда түләүле парковкаларның бәясе 40-66 процентка арта

Машина кую тарифлары 100 сумга кадәр күтәрелә.

1 августтан Казан мэриясе муниципаль машина кую урыннарында тарифларны арттыра. Ул шәһәрнең 25 урамына кагылачак. Бу хакта бүген Казан башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров мэрия киңәшмәсендә белдерде.

Аерым алганда, Кави Нәҗми һәм Муса Җәлил урамнарындагы ике машина кую урыныда бәяләр сәгатенә 70 сумнан 100 сумга кадәр (42,8%) күтәрелә. 50 сумнан 70 сумга (40%) артачак парковка 20 урынга кагылачак. Сүз Батурин, Бутлеров, Дзержинский, Тукай, Островский һәм Казан үзәгенең башка урамнары турында бара. 30 сумнан 50 сумга кадәр (66,6%) бәяләр Яңа Савин районындагы урамнарда артачак.

Казан түрәләре моны парковка урыннары тулы булуы белән аңлатты.

"Дөрес бәяне билгеләү өчен, парковка урынында машиналарның килү-китү вакыты һәм ни дәрәҗәдә тулы булуы карала. Ул 80-85 проценттан да артмаска тиеш. Бүген иң тыгыз вакытта 25 урында машиналар 100 процентка тулы була. Бу вакытта машина йөртүчеләр буш урыннар эзләргә мәҗбүр", диде Шакиров.

Шулай ук мэриядә бәяләрнең соңгы алты елда арттырмауларын әйттеләр. Түрәләр Казанда түләүле машина кую урыннарын ел дәвамында 1500гә арттырачагын да игълан итте.

Муниципаль парковкалар өчен иртәнге 8дән 19 сәгатькә кадәр түләү алына. Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә машиналарны бушлай куярга мөмкин.

Казанда түләүле машина кую урыннары 2015 ел башында барлыкка килде. Бүгенгә шәһәрдә 165 парковка урынында 6 790 машина куярга мөмкин.

2016 елда татар юристлары Казандагы машина кую урыннары тәртибе хакында татар һәм урыс телендәге мәгълүматның бер-берсеннән аерыла дип белдергән иде. Транспорт комитеты ясаган хата казаннарны штраф түләргә һәм мәхкәмә юлын таптарга мәҗбүр итәргә мөмкин диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!