БМО иминлек шурасында Русияне ашлык килешүен озайтырга чакырдылар

Иллюстратив фото

Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба "Русия дөньяны шантажлый", дип белдерде. Аның әйтүенчә, Русия хакимиятләренең гамәле "миллионлаган украинның һәм бөтен дөньяда дистәләгән миллион кешенең тормышына кагыла"

Дүшәмбе, 17 июльдә БМО иминлек шурасының Украина белән бәйле утырышында күпчелек илләр Русияне ашлык килешүен торгызырга чакырды. Килешүнең вакыты 17 июльдә чыкты, Мәскәү әлегә анда катнашырга ниятләмәвен әйтте.

БМОның Нью-Йорктагы штаб-фатирында үткән утырышта Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба "Русия дөньяны шантажлый", дип белдерде.

Аның әйтүенчә, Русия хакимиятләренең гамәле "миллионлаган украинның һәм бөтен дөньяда дистәләгән миллион кешенең тормышына кагыла". Беренче чиратта, бу Африкада һәм Азиядә яшәүчеләргә кагыла, чөнки анда азык-төлеккә бәяләр артырга мөмкин, ачлык куркынычы бар" дип искәрткән ул. Кулебаның сүзләрен Reuters китерә.

Үз чиратында Русия даими вәкиле урынбасары Дмитрий Полянский Мәскәү әйткәннәрне кабатлап, килешү гамәлдә вакытта Русия экспортын яхшыртуда бернинди алга китеш булмады, дип әйткән. Ул Украинаны "ачык диңгез һуманитар коридорын Русиянең сивил һәм хәрби объектларына провокацияләр һәм һөҗүмнәр ясау өчен куллануда" гаепләгән.

Украина һәм Русия ашлык һәм башка азык-төлек экспорты ягыннан дөньядагы иң алдынгы илләрнең берсе. Шуңа күрә ашлык чыгаруны туктату бөтен дөньяда азык-төлеккә бәяләр артуга китерергә мөмкин. Узган елның июленнән гамәлдә булган килешүгә ярашлы, Украина чит илләргә 33 миллион метрик тоннага якын кукуруз, бодай һәм башка ярмалар чыгара ала иде.

Якшәмбе көн иртән Одесса портыннан Төркиянең "Самсан" йөк көймәсе чыкты һәм Истанбулга юл тотты. Бу – ашлык чыгаруга рөхсәт алган соңгы көймә иде.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлагач Русиягә кертелгән Көнбатыш чикләүләре Русиянең азык-төлек һәм ашламаларны чит илгә чыгаруын тыймый. Шулай да Русия үз продукциясен дөнья базарына чыгарганда, түләүләргә, логистикага һәм иминиятләштерүгә кертелгән чикләүләрнең киртә булып торуын берничә тапкыр искәртте.

Русия үзендә җитештерелгән аммиакны Одессадагы порт аша чыгара башларга рөхсәт итүләрен, Россельхозбанкны SWIFT түләү системына ялгауны таләп итте.

17 июльдә Украина президенты Владимир Зеленский БМО баш сәркатибе Антониу Гутерриш белән телефоннан сөйләшкәндә Кара диңгездәге портлар аша ашлыкны алга таба да чыгару мөмкинлекләрен бергәләшеп эзләүләре турында җиткерде.

Зеленский әйтүенчә, бу эшкә кызыксынган башка илләр дә кушыла ала.

  • Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия Украина портларын томалады, бу портлардан чит илләргә ашлык чыгару шартлары турындагы килешү быел май аенда ике айга – 17 июльгә кадәр озайтылган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!