Владимир Путин Йоһаннесбургта узасы БРИКС җыенына бармаячак

Йоһаннесбургтагы БРИКС җыены, 26 июль 2018 ел

Аның урынына Русия делегациясен Сергей Лавров җитәкләячәк диелә. БРИКСта катнашачак башка илләрне – Кытай, Бразилия, Һиндстан һәм Көньяк Африка Республикасын исә үз дәүләт башлыклары тәкъдим итәчәк.

Русия президенты Владимир Путин Йоһаннесбургта узасы БРИКС җыенына бармаячак. Аның урынына Русия делегациясен тышкы эшләр министры Сергей Лавров җитәкләячәк. Бу хакта Көньяк Африка Республикасы президенты Сирил Рамапоса хәбәр итте.

Көньяк Африка лидеры сайтындагы хәбәрдә әйтелгәнчә, Ике якның да ризалыгы белән, Путин бу җыенда катнашмаячак. БРИКСта катнашачак башка илләрне – Кытай, Бразилия, Һиндстан һәм Көньяк Африка Республикасын исә үз дәүләт башлыклары тәкъдим итәчәк.

Быел 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Халыкара җинаять мәхкәмәсе аны сугыш җинаятьләре кылуда – Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә. Көньяк Африка республикасы – Рим статутын имзалаган илләр исемлегенә керә, димәк ул Халыкара җинаять мәхкәмәсенең карарларын үтәргә, Путинны кулга алырга тиеш булачак.

Кичә 18 июльдә Көньяк Африка Республикасы президенты Халыкара җинаять мәхкәмәсеннән Русия президентын кулга алмаска рөхсәт соравын әйтте. Сирил Рамапоса Путинны кулга алуны сугыш игълан итүгә тиңләде.

Көньяк Африка вице-президенты Пол Машатиле да матбгат белән сөйләшкәндә Путинны Йоһаннесбургтагы җыенга килмәскә үгетләүләрен сөйләде. Машатиле әйтүенчә, Мәскәү Русия делегациясен Сергей Лавров җитәкләсен дигән тәкъдимгә каршы булган.

Чараны оештыручылар җыенны Кытайга күчерү мәсьәләсен дә карады, әмма моңа Һиндстан һәм Бразилия каршы булды. Кремль исә Русия президентының Йоһаннесбургтагы очрашуда нинди форматта катнашачагы әлегә билгеле түгел дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!