Антарктидада кышкы боз мәйданы моңарчы булмаганча кимегән. Былтыр күзәтүләр тарихында иң начар күрсәткечләр теркәлгән иде, быелгы күрсәткечләр тагын да ныграк – 11,2 процентка начарайган. Бу – АКШның кар һәм боз дәүләт үзәге белешмәләреннән күренә.
Хәзерге вакытта Антарктидада диңгез бозларының мәйданы 12,7 миллион дүрткел километр гына. 2022 ел белән чагыштырганда, ул 1,6 миллион дүрткел километрга кимегән.
Элегрәк БМО күзәтүләр тарихында "иң кызу июнь" ае булды дип хисап биргән иде. Диңгез өслеге температурасы да моңа кадәр күрелмәгәнчә югары булган.
БМОда аңлатуларынча, температураның моңарчы булмаган югары дәрәҗәләргә күтәрелүе климат үзгәрүе һәм Эль-Ниньо дигән һава торышы күренеше белән бәйле. Бу Тын океанның экваториаль сулары температурасы күтәрелүен аңлата.
Диңгез бозлары кечерәйгәнгә, океан дулкыннары Антарктида ярларына кага һәм аның ярга якын бозлыкларын кечерәйтә.
Антарктикада бозлыкларның эрүе тизәюе дөнья океаны биеклегенең күтәрелүенә китерә. Бу исә үз чиратында утрауларда урнашкан дәүләтләрнең иминлегенә куркыныч тудыра, су басуларга китерә, кешеләрнең һәм хайваннарның тормышын куркыныч астына куя.
Антарктида – Җир шарының иң тиз җылынып килә торган урыннарыннан берсе. Палеоэкологлар тикшеренүеннән күренгәнчә, андагы бозлыклар 5,5 мең ел эчендә күрелмәгәнчә тиз эри.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!