Кичә, 20 июльдә Мәскәүнең Украинага һөҗүме белән бәйле, АКШ Русиянең дистәләгән ватандашына һәм оешмаларына каршы чикләүләр кертте. Алар арасында Казан дары заводы, Русия фәннәр академиясенең Казандагы фәнни үзәге һәм Башкортстанның алты ширкәте дә бар.
Бу: Ишембай катализаторлар химия заводы, Стәрлетамакның "КНТ-КАТ", "РН-кат" оешмалары, Стәрлетамак катализаторлар заводы, Ишембайның "Витязь" машина төзү ширкәте һәм Октябрьскидагы "ВНИИГИС" фәнни җитештерү оешмасы.
Шулай ук АКШ чикләүләренә Русия икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Илья Торосов, Русия энергетика министры урынбасары Павел Сниккарс, Русия Хисап пулатының элекке рәисе Алексей Кудрин да эләккән.
- Быел гыйнвар аенда АКШ Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка карата санкцияләр керткән иде. Санкцияләргә хатыны Гөлсинә һәм аның LUCHANO ширкәте дә эләкте.
- Былтыр мартта исә АКШ санкцияләре Казан боралак заводы, Күмертау боралак заводына да кертелде.
- Татарстан президенты Украинага һөҗүме өчен Русиягә кертелгән чикләүләрне укол белән чагыштыра. Аның әйтүенчә, "авырттырса да", республика аларга җайлашкан. "Безнең технологик җиһазларга чикләүләр бар. Дус булмаган илләрдән аеруча машина, авиация сәнәгатендә тәэмин итүчеләрне күпләп югалттык, әмма башка юллар таптык", диде ул.
- Узган ел 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Русиягә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу түрәләрнең генә түгел, гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!