Татарстан мәгариф министрлыгында Русиянең Украинага каршы сугышы тасвирланган яңа тарих дәреслекләре әлегә килмәвен әйтәләр

Иллюстратив фото

Быел 1 сентябрьдән башлап Русиядә өлкән сыйныф укучылары тарих фәнен яңа китаплардан укый башлаячак.

11 сыйныф укучылары өчен тарих фәненнән әзерләнгән, "махсус хәрби операциягә" (Мәскәү Украинага каршы сугышын шулай атый – ред.) багышланган бүлеме дә булган дәреслекләр әлегә Татарстан мәктәпләренә килмәгән.

Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

Министрлыкта дәреслекләр булмагач, яңа китапка бәяләмә дә бирә алмыйбыз дигәннәр.

"Бу хакта берни әйтә алмыйбыз, дәреслек беркемнең дә кулында юк. Моңа фикерне дәреслекләр килгәч әйтербез", дип искәрткәннәр министрлыкта.

Быел 1 сентябрьдән башлап Русиядә өлкән сыйныф укучылары тарих фәнен яңа китаплардан укый башлаячак.

  • Русия Украинага башлаган сугыш аркасында укытучылар пропаганда солдатларына әверелде. Алар балаларга чит дәүләтне басып алуны коткару операциясе дип ялганлый, Украина җирләре Русия биләмәләре дип ышандырырга тырыша, укучылар белән беррәттән сафка басып, гимннар җырлап, патриот булырга өйрәтә.
  • Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсы әзерләнә, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
  • Хакимиятләр кушуы белән Русиянең барлык мәктәпләрендә һәр дүшәмбе иртәсендә байрак күтәрәләр һәм гимн җырлыйлар, "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес укыталар.
  • Шул ук вакытта быелгы уку елыннан ОБЖ дәресендә башлангыч хәрби әзерлек бирелә башлаячак. Аерым алганда бу дәресләрдә мәктәп укучыларын дроннарны сугышчан куллану нигезләренә өйрәтергә ниятлиләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!