Аннексияләнгән Кырымга дроннар һөҗүм итте

Иллюстратив фото

Бу – соңгы ике көн эчендә аннексияләнгән Кырымда хәрби келәткә дрон төшкән икенче очрак. 22 июльдә Курман (Красногвардейский) районына дроннар һөҗүме булган иде. Шулай ук бүген Мәскәүгә ике дрон һөҗүме булды. Аның берсе бизнес-үзәккә, икенчесе саклану министрлыгы бинасыннан ерак түгел урынга төште.

Кырым күге өстендә һава һөҗүменнән саклану системы 11 пилотсыз очкычны бәреп төшергән, шул ук вакытта Җанкөй районындагы кораллар саклана торган келәткә "эләккән". Бу хакта аннексияләнгән ярымутрауның Русия билгеләгән башлыгы Сергей Аксенов җиткерде.

"Иминлек максатында" Җанкөй районындагы тимер юлда һәм Җанкөй – Акмәчет (Симферополь) машина юлында хәрәкәт туктатылды, дип язды ул үзенең Telegram-каналында.

Аксенов әйтүенчә, Җанкөй районындагы "гадәттән тыш хәл чыккан урыннан" биш километр радиустагы якындагы авылларда яшәүчеләрне эвакуацияләячәкләр. Аларны вакытлыча яшәү пунктларына урнаштырачаклар. "Беренчел мәгълүматка күрә, җәрәхәтләнүчеләр юк", дип язды Аксенов.

Бу – соңгы ике көн эчендә аннексияләнгән Кырымда хәрби келәткә дрон төшкән икенче очрак. Шимбә, 22 июльдә Курман (Красногвардейский) районына дроннар һөҗүме булган иде. Хәрби аэродромда шартлаулар, сугыш кораллары келәтендә детонация, нефтебазада янгын хакында хәбәр ителде.

Шулай ук бүген, 24 июль иртәсендә Мәскәүгә ике дрон һөҗүме булды. Аның берсе бизнес-үзәккә, икенчесе Русия саклану министрлыгы бинасыннан ерак түгел урынга төште.

Мәскәү мэры Сергей Собянин белдерүенчә, дроннар һөҗүме иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә булган.

"24 июль иртәсендә, Киев режимы Мәскәү шәһәре җирлегендәге корылмаларга дроннар белән террор һөҗүме ясарга омтылды. Радиоэлектрон җиһазлар белән алар юк ителде, диде Русия саклану министрлыгы.

  • Кырымның Киров районында урнашкан хәрби полигонда 19 июльгә каршы төндә янгын чыккан иде. Иске Кырым шәһәре янында корал келәте янды. Русия хакимияте янгын сәбәпләрен атамады.
  • 17 июль көнне Кырым күперендә шартлау булды. Күпергә су өсте дроннары һөҗүм иткән дип фаразлана. Һөҗүмдә Белгород өлкәсеннән ирле-хатынлы пар һәлак булды, аларның 14 яшьлек кызы яраланды. Дәүләт террорчылыкка каршы комитеты Кырым күперен шартлатуны террор акты дип атады. Җинаять эше ачылды.
  • Русия ашлык килешүеннән чыгуын белдерде һәм Одесса белән Николаев шәһәрләренә һөҗүм итте, шул исәптән сивил объектларны да зарарлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!