Актаныш районының Чишмәбаш авылы янында безнең эрага кадәр II гасырга караган каберлек табылган. Аны 2021 елда М-7 машина юлының бер өлешен төзекләндергәнче үткәрелгән тарихи-мәдәни экспертиза нәтиҗәсендә тапканнар. Бу хакта Татарстанның мәдәни мирасны саклау комитеты хәбәр итә.
Галимнәр 15ләп кабергә юлыккан. Аларның кайберләрендәге скелетлар башсыз булган. Күмәк каберлек тә табылган – баш сөякләре булмаган биш кешенең сөякләре бер каберлектә табылган.
Комитет хәбәренчә, бу каберлекләр иртә тимер гасырга һәм Пьянобор мәдәниятенә карый.
Каберлекләрдә костюм элементлары, бронза прәшкәләр, чигәгә асыла торган бизәкләр, бронзадан ясалган ук очлыклары да табылган.
- Актаныш районындагы Чишмәбаш авылы – Татарстанның көнчыгышында иң соңгы авылы. Авыл Башкортстанның Илеш районы белән чиктә урнашкан.
- 2016 елда Башкортстанның Татарстанга чиктәш Илеш районында археологлар ике мең ел элек яшәгән кешеләр сөякләренә юлыккан иде. Тарихчылар фикеренчә, алар аучылык һәм көтүчелек белән көн күргән. Әлеге каберлектә җиз бизәнү әйберләре, савыт-саба датабылды. Тикшерү эшләренә Самар белән Уфа археологлары җәлеп ителде.
- 2019 елда Татарстанның Аксубай районында нефть торбаларын үткәргәндә эшчеләр борынгы мөселман каберләрен тапкан иде. Каберләрнең барлыкка килү вакыты – якынча X-XIV гасырлар аралыгы диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!