"Үз телем" бәйгесе татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә багышланган проектлар арасында уздырыла. Ул Татарстанда яшәүче яшьләргә татар телен саклауга үз өлешләрен кертергә мөмкинлек бирә. Бәйге Казан мэриясе ярдәме белән өченче тапкыр үткәрелә. Бүләкләү фонды — 2 млн сум.
Бәйгегә гаризалар 9 июльгә кадәр кабул ителде. Бу вакытта 80 гариза килгән, шуларның 24е финалга узды. Финалга чыгучылар үз проектларын Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова җитәкчелегендәге жюри алдында яклады.
Жюрида "ШАЯН ТВ" каналының башкарма мөдире Рамилә Сәхәбетдинова, татар телле IT-проектлар авторы Илдар Әюпов, Матбугат.ру сайты хуҗасы Данил Сәфәров, "Бала Сити" мәктәбе мөдире Альбина Насыйрова һәм дөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова бар иде.
Бәйгедә барлыгы сигез җиңүче билгеләнде:
- "Зәкәрия" фолк-төркеме,
- "САФ" радиосы,
- рәссам Гүзәл Гарипова,
- әлеге бәйгедә икенче мәртәбә татарча комикслар проекты белән грант отучы Регина Гаязова (быел — "Татар кызы" комиксы),
- Казан урамнарына багышланган открыткалар сериясе авторы, журналист Илгизәр Вахитов,
- татар телен өйрәтүче кушымта авторы, IT-белгеч Булат Усманов,
- язучы Алинә Бикмуллина
- Казан үзәге буйлап экскурсияләр авторы Ләйсән Гыйрфанова.
үзебезгә кирәкле җырларны табып, сайлап алып, аларга заманча аранжировкалар ясап, альбом чыгарырга планлаштырабыз
"Зәкәрия" фольклор төркеме Идел буенда яшәүче татар, башкорт, керәшен татарлары, удмурт, чуаш, мари, мордва, урыс һәм шулай ук кырымтатар һәм казакъ телләрендә заманча халык көйләрен башкара. Җырларның күбесен этнографик экспедицияләр вакытында алынган. Коллектив аларны республика районнарында да, Русия күләмендә дә халыкка танытырга тырыша.
Коллектив 2017 елдан бирле эшләп килә, төркем әгъзаларының барысы да Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасын тәмамлаган.
Грант хисабына чыгарылачак яңа альбом татар этник төркемнәренә багышланган — альбомга сигез җыр керәчәк. Аерым алганда Казан татарлары, мишәрләр, керәшен татарлары, Әстерхан татарлары, Себер татарлары, Урал татарлары һәм башка җырлар булачак.
Төркем җитәкчесе Лилия Җиһаншина сөйләвенчә, җыентык фондлардан, экспедиция язмаларыннан алып эшләнәчәк.
— Безнең моңа кадәр эшләнгән күп кенә җыентыкларыбыз бар. Мин үзем, мәсәлән, Казан дәүләт консерваториясендә мишәр җыентыгын чыгардым. Шулай ук Әстерхан, Себер татарларына багышланган музыкаль җыентыкларыбыз, әбиләрдән яздырып алынган элекке көйләр яздырылган дисклар бар. Экспедицияләргә без үзебез дә студент чакларда еш йөрдек. Консерваториянең фольклор-этнография кабинетында да бик күп кенә язмалар бар — без аларны да кулланабыз. Шуннан үзебезгә кирәкле җырларны табып, сайлап алып, аларга заманча аранжировкалар ясап, альбом чыгарырга планлаштырабыз.
Сабантуйларда артистларыбыз да, коллективлар да бер үк җырларны башкара. Ягъни тапталган репертуар.
Бу альбомны чыгаргач, әлбәттә, аны төрле музыкаль мәйданчыкларга урнаштырачакбыз: Яндекс.Музыка, ВК, Apple Music һәм башка теләсә кайсы музыкаль платформада тыңлап булачак. Хәзерге көндә безне, этномузыка белгечләре буларак, репертуар проблемы бик борчый. Бу хакта проектны яклаганда да әйттек. Күп кенә чараларда, мисал өчен, шул ук сабантуйларда артистларыбыз да, коллективлар да бер үк җырларны башкара. Ягъни тапталган репертуар. Безнең яңа җырларны чыгарып, аларга яңа сулыш бирәсебез килә, яшь буынга танытасыбыз, заманча аранжировкалар ясап, яшь буынны да шушы җырларны тыңларга өйрәтәсебез килә.
Без — беркемгә дә карамаган бәйсез проект һәм бары грант бәйгеләреннән финанс ярдәм алабыз. Һәрберебез кайдадыр эшли. Арабызда музыкаль мәктәптә балалар белән фольклор дәресләре уздыручы кеше дә бар, бер кызыбыз Казан консерваториясендә укый. Мисал өчен, мин милли проектлар белән шөгыльләнәм. "Зәкәрия" — безнең яраткан шөгылебез, мондый грант проектлары безгә иҗади идеяларебезне тормышка ашырырга ярдәм итә, — ди Җиһаншина.
БУ ТЕМАГА: Хәбиров грантларын быел кем алды?Язучы Алинә Бикмуллина жюрига финанс белеменә багышланган "Акча иленә сәяхәт" китабы проектын тәкъдим итте.
— Бу безнең Дания Нәгыйм белән эшләгән уртак проект. Мин һөнәрем буенча тәрҗемәче. Без икебез дә яшь язучылар, икебезнең дә басылып чыккан китапларыбыз бар, шигырьләребез, хикәяләребез, әкиятләребез вакытлы матбугатта чыгып килә, ягъни әдәбият өлкәсендә тәҗрибәбез бар. Соңгы арада икебез дә балалар өчен еш язабыз.
"Үз телем" бәйгесен күрдек тә, балалар өчен әдәби әсәр белән катнашырга булдык. Уйлаштык-уйлаштык та, берничә тема арасыннан акча темасын сайлап алдык. Татар әдәбиятында акча турында әдәби әсәр юк: нәрсә ул акча, ул каян барлыкка килгән, элек акча булмаганда нәрсә кулланылган, нәрсә ул кредит, нәрсә ул банк, акчаны нинди хезмәт белән алалар, җиңел биреләме ул, авыр биреләме?.. Казанның меңьеллыгын билгеләргә дә акча ярдәм иткән. Баланы борчый ала торган акчага кагылышлы нинди сораулар бар — барысына да җавап бирергә тырышачакбыз, әдәби формага төреп бирәчәкбез. Бу китап татар телендә генә булачак. Китапка гамәли һәм дидактик материаллар кертергә уйлыйбыз.
Һәрбер әсәр азагында сүзлек биреләчәк. Моны биш яшьтән алып башлангыч сыйныф яшендәге балаларга адресланган маҗаралы, матур иллюстрацияләнгән хикәяләр дип күз алдына китерәбез.
Төп каһарман — акча темасы белән кызыксынучы Камил. Аның әти-әнисе бик күп вакытын эшкә сарыф итә, "акча эшлисе бар", ди — теләгән бөтен әйберен дә алмыйлар, чөнки "акча җитми".
Төп каһарман — акча темасы белән кызыксынучы Камил. Аның әти-әнисе бик күп вакытын эшкә сарыф итә, "акча эшлисе бар", ди.
Камил әти-әнисе бүләк иткән, хәзер популяр булган Алиса колонкасындагы бөтен сорауларга җавап белә торган Алисә исемле кыз белән таныша. Камил аңа сораулар бирә башлый, Алисә аны акча иленә сәяхәткә чакыра — алар бу сәфәр барышында яңа белемнәр алачак, төрле маҗараларга юлыгачак. Камил бөтен сорауларына җавап табачак, әлеге җаваплар гаиләсендәге шәхси проблемнарны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Китапка бирелгән грант күләме — 220 мең сум, — дип сөйләде Бикмуллина.
БУ ТЕМАГА: Азат Якупов: "Бүгенге хәлебезгә ата-бабалар мирасы аша карау кирәк"Казан үзәге буйлап экскурсияләр авторы Ләйсән Гыйрфанова моңа кадәр бу форматтагы проектны үзе эшләгән "Туган авылым" комплексында тормышка ашырган.
—Күптән түгел генә "Казан сөйли" дигән зур проект турында уйлана башладым. Бу — аудиоспектакль калыбында. Казан буйлап кешеләрне йөрткәндә аның тарихы, мәдәнияте, күренекле кешеләре белән таныштырасың, ягъни ул променад (кечкенә экскурсия) форматында уза. Бәлки, "Фонарьче Фаролера" променадын беләсездер — ул колакчыннар белән алып барыла торган променад-аудиоспектакльләр. Мин мәдәниятебез белән таныштыручы шундый променадны (прогулка) ана телебездә Казанда уздыру нияте белән яндым.
Беренче музыкаль аудиоспектакль "Габдулла Тукай мәйданы" метро станциясеннән алып Зур концертлар залына кадәр Пушкин урамы буйлап узачак. Бу — беренче чиратта, мәктәп яшендәге балалар өчен.
Беренче музыкаль аудиоспектакль "Габдулла Тукай мәйданы" метро станциясеннән алып Зур концертлар залына кадәр Пушкин урамы буйлап узачак. Бу — беренче чиратта, мәктәп яшендәге балалар өчен. Спектакль — тавышлар турында. Ягъни аудиоспектакль кошлар сайравы, уен кораллары, композиторлар көйләреннән торачак. Спектакль барышында күренекле композиторлар, җырчылар, танылган кешеләр турында сөйләнәчәк. Үзенчәлеге дә бар — бу аудиоспектакль генә түгел, интерактив спектакль, ягъни һәрбер бала бу спектакль барышында ниндидер биремнәр узарга тиеш. Алар кайсыдыр урында биеп, кайдадыр уен коралларында уйнап ала, нәрсәдер тыңлый, кемгәдер кул болгый... Режиссеры һәм сценаристы — мин үзем.
Бу бер генә спектакль белән тәмамланмый. Беренчесе музыкаль спектакль булачак. Алга таба театр, Тукай турында аерым аудиоспектакльне тормышка ашырасым килә. Кечкенә шәһәрчекләр турында да шундый аудиоспектакльләр булдыру ниятебез бар. Минем такымдагы берничә алып баручы татар телендә дә, урыс телендә дә эшли.
Ана кеше буларак бу бик кызыклы проект булырга тиеш дип әйтә алам. Ата-аналар комитетында да мондый проектларны еш сорыйлар. Укучылар өчен чаралар аз түгел, ләкин аларның күбесе күңел ачуга багышланган. Белем бирү, белем арттыру функциясен үз эченә ала торганнары сирәк. Ә минем проект төрле даирәләрне үз эченә алачак, — ди Гыйрфанова.
БУ ТЕМАГА: Татарстан хакимияте татар һәм урыс телле проектларга каралган грант күләмен 10 процентка киметәРәссам, иллюстратор Гүзәл Гарипова комикс форматында "Нәҗип" график новелла иҗат итәргә тели. Проект такымы Фатих Әмирхан әсәре мотивлары буенча китап бастырачак.
— Проектның идеясен элек бу бәйгедә җиңгән Эльза Нәбиуллина белән күптән уйлап чыгарган идек инде. График-новелла ясыйсым килде. Эльза миңа Фатих Әмирханны тәкъдим итте. Укыдык та, "Нәҗип" хикәясенә тукталырга булдык. Башта уйлып кына йөрдек, инде грант барлыкка килгәч, бәйгегә җибәрергә булдык. Җибәрер алдыннан проект формалашып бетте — режиссер Булат Минкин сценариен язарга ризалашты, чөнки график новелла өчен иң беренче чиратта сценарий кирәк.
Хикәяне хәтерләсәгез, Нәҗип — Фатих Әмирханның чордашы кебек, ниндидер авыл малае түгел, бай шәһәр малае: яшәү рәвеше дә, киемнәре дә башка. Шуңа күрә без Динә Гатина-Шәфикованы да чакырдык, ул консультант буларак катнашырга ризалашты, — дип сөйләде Гарипова.
Програмчы һәм мигъмар Булат Усманов бәйгедә татар телен өйрәнүчеләр өчен Anki форматындагы яңа кушымта проекты тәкъдим итте. Максаты — татар телендә яңа сүзләр өйрәнү һәм аларны кабатлау өчен уңайлы һәм нәтиҗәле әсбап булдыру.
— Бу кушымта исә татар телен өйрәнүчеләргә уңайлы ярдәмче әсбап булачак. Казан федераль университетында татар телендәге дәресләр, онлайн репетиторлар өчен уңайлы. "Ана теле" проекты бар иде, кызганыч аны яптылар, — ди Усманов.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!