Төркия русияләр өчен иң кыйммәтле ял итү урыннарының беренче бишлегенә кергән

Анталия. Архив фотосы

Русия туроператорлары ассоциациясе августка ял итү өчен иң кыйммәтле юнәлешләр: Мальдивлар, Куба, Шри-Ланка, Төркия, Таиланд, ди. Төркиядә соңгы вакытта яшәү шактый кыйммәтләнде, бәяләр нык артты. Бу кунакханәләрнең чыгымнары артуга, моның белән беррәттән Төркиядәге ялның кыйбатлануына да китерде.

Быелгы җәйдә Төркия беренче тапкыр русияләр өчен иң кыйммәтле ял итү урыннарының бишлегенә кергән. Бу хакта Русия туроператорлары ассоциациясе мөдире (АТОР) Майя Ломидзе белдерде, дип җиткерә РБК.

“Төркиягә кышын һәм язын баглаган өметләр акланмады. Бәяләр кыйбат, шуңа бу илгә җәен туристлар агымы көтелгәннән күпкә азрак булды”, ди ул.

АТОР белешмәләренчә, августка ял итү өчен иң кыйммәтле юнәлешләр: Мальдивлар (бер кешегә уртача 394 мең сум), Куба (238 800 сум), Шри-Ланка (213 мең сум), Төркия (183 340 сум), Таиланд – (175 800 сум)

Русия туроператорлары ассоциациясендә әйтүләренчә, мәсәлән Мисырда яки Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ике кешегә ял итү уртача алганда 150 мең сум тирәсенә чыга.

Шулай да русияләр арасында Төркия барыбер популярлык ягыннан беренче урында кала диелә. Туроператорларның якынча фаразларына күрә, җәйнең өч ае эчендә 2,5 миллион русияле Төркиядә булып кайтачак, шуларның күпчелеге – 1,6 миллион кеше Анталиягә, 530 меңе – Истанбулга, 250 меңе Эгей диңгезе яр буена барачак.

Быелгы җәйге яллары өчен русияләр иң еш сайлый торган юнәлешләр арасында икенче урында Абхазия (1,2 миллион кеше барачак), өченчедә – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Мисыр (300әр мең кеше). Быел җәй чит илдә Русиянең барлыгы 5 миллион ватандашы ял итәчәк, дип фаразлый аналитиклар.

  • Төркиядә соңгы вакытта яшәү кыйммәтләнде, азык-төлеккә, ягулыкка һәм башкаларга бәяләр артты. Бу исә кунакханәләрнең чыгымнары артуга, моның белән беррәттән Төркиядәге ялның кыйбатлануына да китерде.
  • Соңгы елда лира курсы 30% чамасына арзанайды. Төркиядә президент сайлау узып, Рәҗәп Эрдоган җиңгәннән соң төрек лирасының аска тәгәрәве дәвам итте. Инфляцияне авызлыклау өчен Төркиянең Үзәк банкы төп ставканы 8,5%тан 15%ка кадәр күтәрде.
  • Шуңа карамастан лираны тотып тору өчен бу гына җитмәде, Төркия тарихында беренче мәртәбә бер доллар 26 лираларга кадәр күтәрелде. 3 августка 1 доллар 26,96 лираны тәшкил итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!