Мәхкәмә Дзержински мәчете эшен туктатты

Иллюстратив фото

Моңа кадәр әлеге мәчеттә ОМОН җомга намазын өзеп рейд үткәргән иде.

Бүген, 3 августта Мәскәү өлкәсенең Люберецки районы мәхкәмәсе Дзержински шәһәре мәчете эшен карады. Бу хакта Русия юристлары милли берләшмәсе хәбәр итә. Прокуратура мәхәлләне миссионерлык эшен алып баруда гаепләде.

Дзержински мәчетен Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте һәм Русия юристлары милли берләшмәсе яклады. Алар прокуратура гаепләвен нигезсез дип бәяләде. Мәхкәмә прокуратура шикаятен канәгатьләндермәде.

"Мәскәү өлкәсе шәһәрләрендә прокуратура административ эш ача. Русия административ кодексының 5.26 маддәсе 4нче бүлеге нигезендә миссионерлык эшен бозган өчен җаваплылыкка тарта. Бүгенге утырышта дини оешма миссионерлык эшен алып бармавын раслады. Прокуратураның дәлилләре нигезсез иде. Әлһәмдүлиллә, бүген мәхкәмә эше туктатылды", диде Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте юристы Лариса Алиева.

31 июльдә мәхкәмә Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәре мәхәлләсен 30 мең сум штрафка тарткан иде. Мөселман үзәге "миссионерлык эшен алып баруда" гаепле дип табылды. Мәхкәмә моны мөһер сугылмаган "Ислам нигезләре" китабы табылуы белән аңлатты. Юристлар мәхкәмә карарын шикаять итәчәген әйтте. Прокуратура Котельники мәчетендә бүлмәне канунсыз куллануда һәм миссионерлыкта гаепләп 1 млн сумга штрафка тартырга теләгән иде. Мәхкәмә бу гаепләүне кире какты.

Июль аенда Мәскәү өлкәсе мәчетләрендә ОМОН рейдлар үткәрде. 7 июль, җомга көнне, Котельники шәһәрендә урнашкан мөселман үзәгендә тикшерү узды. Җирле мөфтият куәт оешмасы вәкилләренең мөселманнарга намаз укып бетерергә рөхсәт итмәве, аларны йөзләре белән идәнгә яткыруы, балаларны куркытуы, намаз келәменнән аяк киемендә йөрүе, ОМОН вәкиленең берсе мәхәллә халкы тарафына янгын сүндерү җиһазы белән сыекча атуы турында хәбәр итте. Урта Азия вәкилләренең бер өлешен тоткарлаулары да әйтелде. Мөфтияттә бу "мәсхәрәләүче тикшерү"не дәүләт-динара мөнәсәбәтләрне какшату дип бәяләделәр.

14 июльдә — Мәскәү өлкәсе Дзержински шәһәре мәчетенә ОМОН бәреп керде һәм җомга намазын өзде. Шаһитлар төшергән видеода имам һәм намаз укучыларның комачауламау үтенеченә куәт оешмасы вәкилләре колак салмавы күренә. Хәтта ОМОН белән мөселманнар арасында кыска гына гауга да килеп чыкты. Аяк киемен салу үтенечен куәт оешмасы вәкиле автоматка кагылырга теләү дип кабул итте. Намаз вакытында тавыш чыкты.

Адвокат Марат Ашимов моны канунсыз гамәлләр дип Азатлыкка белдергән иде.

Cәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов Мәскәү өлкәсендәге вакыйгалар артында Русия хакимиятенең мөселманнарны бастырып тоту сәясәте ята диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!