Азатлык Татарстанда иң күп татар яшәгән Азнакай, Арча, Кукмара, Биектау һәм Питрәч районнарына күзәтү ясады. Әлеге җирлекләр бер-берсенә охшаш һәм нигездә авыл хуҗалыгы тормышы белән көн күрсә дә, халыкның кереме, татар телендә белем алуы ягыннан шактый аерыла. Шул ук вакытта әлеге районнарда (Азнакай районыннан кала) урыслар саны арта башлавы күзәтелә.
Татарлар күпләп яшәгән 5 район
Күзәтүгә нигездә авыл тормышы белән көн күргән җирлекләр алынды (район үзәкләре рәсми рәвештә шәһәр статусында да була ала, тик аларда халыкның саны зур түгел).
Районнарда татар һәм башка халыкларның саны ничек үзгәрүе 2021 елгы һәм 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре белән чагыштырып бирелде.
2023 елга районнарның икътисади күрсәткече, уртача хезмәт хакы саннары, торак бәяләре ачык чыганакларда юк. Шуңа күрә төп нәтиҗәләр узган елгы саннардан алынды. Республикалардагы рәсми эшсезлек быелның июнь аена булган белешмәләрдән китерелде.
Милли мәгариф күрсәткечләре Татарстан мәгариф министрлыгының 2021-2022 уку елына булган рәсми саннарыннан алынды.
Беренче нәтиҗә: Татар районнарында урыслар саны тизрәк арта
Әлеге биш районда татарлар күпчелекне тәшкил итсә дә, процентлар белән исәпләгәндә аларның өлеше кимүгә таба бара. Гәрчә, Кукмара, Биектау, Питәрәчтә татарлар сан ягыннан артса да. Зур шәһәрләр янындагы җирлекләрдә татарлар күбәя, шәһәрдән читләшкән саен аларның саны да кими. Бу урбанизация йогынтысы турында сөйли.
Шул ук вакытта әлеге биш районда урыслар, татарларга караганда, күпкә тизрәк ишәя. Бары Азнакай районында гына урыслары саны кимегән. Арчада исә 10,7 процентка, Кукмара — 5,2, Биектау — 33,2 һәм Питрәчтә 122,9 процентка урыслар саны арткан. Татарлар бу күрсәткечләре түбәнрәк.
Икенче нәтиҗә: Табигый кимү дәвам итә
2019 елдан бирле Татарстанда халыкның табигый кимүе күзәтелә. 2022 елда туучылар, үлүчеләргә караганда, 8 142 кешегә азрак булган. Республикада туучылар саны да кими. Бер ел эчендә аларның саны 18 процентка төшкән. Узган ел Татарстанда 36 673 бала дөньяга килгән. Бу күренешләр татарлар күпләп яшәгән районнарда күзәтелә. Питрәч районыннан кала, дүрт районда халык санының табигый кимүе дәвам итә.
Өченче нәтиҗә: Татар телендә белем алу аксый
Татарлар күпләп яшәгән районнарда татар телендә белем бирүнең түбән дәрәҗәдә булуын күрергә була. Азнакай районында укучыларның 32 проценты гына туган телдә белем ала. Арчада — 54,7, Кукмара — 46,2, Биектау — 34, Питрәч — 15 процент укучы татарча укый.
Дүртенче нәтиҗә: Татар районнарында хезмәт хаклары түбәнрәк
Биш районда да икътисадның нигезен авыл хуҗалыгы тармагы алып тора. 2022 елда республикада рекордлы уңыш җыеп алынды, терлек саны һәм сөт җитештерү яхшы нәтиҗәләр бирде дип бәяләнде. Шуңа да әлеге районнар икътисадында кискен үзгәрешләр күзәтелмәде.
Шул ук вакытта биш районда да уртача хезмәт хакы республиканың уртача күрсәткече — 52 089 сумнан (2022 елга нәтиҗә) шактый ерак тора. Арча, Кукмара, Питрәч районнарында ул 40 мең сумга да җитми. Азнакай һәм Биектау җирлекләрендә 50 мең сумга якынлаша.
Азатлык биш районга тулырак күзәтү тәкъдим итә.
АЗНАКАЙ
Халык саны һәм милләтләр
Ике җанисәп арасында Азнакай районында халык саны 8,6 процентка кимегән. 2021 елда Азнакай җирлегендә 58,9 мең кеше яшәгән. 11 ел эчендә татарлар саны 9 процентка, урыслар – 15 процентка кимегән. Хәзер Азнакай районында 50,4 мең татар (шул исәптән үзен керәшен дип 14 кеше күрсәткән) көн күрә. Бу халык санының 85,5 процентын тәшкил итә. Икенче урында урыслар бара – 6,1 мең кеше.
Районда башка халыкларның да саны кими. Бүген җирлектә 171 чуаш (-49,5%), 116 башкорт (-53,4%) көн күрә. Шулай ук 130 әрмән, 124 үзбәк, 113 азербайҗан, 108 таҗик яшәве әйтелә. 2010 елгы җанисәптә Азнакайда милләтен күрсәтмәүчеләр булмаган. Хәзер андыйларның саны 1 259 кешегә җитә.
Демография
2022 елда Азнакай районында табигый кимү 292 кешене тәшкил иткән. Узган ел җирлектә туучылар саны 66 кешегә, яки 12 процентка кимегән.
Икътисад
Азнакай районы икътисадының нигезендә нефть тармагы ята. Ромашкино нефть чыганагының бер өлеше биредә урын ала. Районда “Татнефть” ширкәтенә караучы “Азнакаевскнефть” оешмасы эшли. Моннан тыш, нефть табуга корылган дистәгә якын оешма хезмәт итә.
Шулай ук Азнакай районында машина төзелеше, җиңел сәнәгать ширкәтләре бара. Икътисадның чирек өлешен авыл хуҗалыгы тармагы алып тора.
Татарстан икътисад министрлыгы мәгълүатынча, 2022 елда Азнакай Татарстан район һәм шәһәр округлары (Казан һәм Чаллы) социаль-икътисади рейтингында 12нче урынны биләгән. Районда 20,2 млн сумлык тауар җитештерелгән диелә.
Уртача хезмәт хакы
Уртача хезмәт хакы — 49,6 мең сум (2022 ел нәтиҗәләре)
Азнакай районы Әлмәт шәһәренә якын урнашу сәбәпле, халыкның бер өлеше, аеруча яшьләр районнан китә. Бу кадрлар кытлыгына китерә. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген Азнакай районында 70 эшсез бар. Аларга 427 буш вакансия тәкъдим ителә.
Торак бәясе
Avito сайтынан алынган мәгълүматларга караганда, бүген Азнакай районында уртача торак бәясе 3,3 млн сумны тәшкил итә. Күрше Әлмәт районы белән чагыштырганда, йортларны 2,6 млн сумга арзангарак сатып алып була.
Татар мәктәбе/бакчасы
Татарстан мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2021-2022 уку елында (узган уку елына мәгълүмат ачык чыганакларда юк) Азнакай районында татар телендә белем бирү 32,5 процентны тәшкил иткән. Бу республика күрсәткеченнән югары саннар булып санала. Шул ук вакытта Азнакай районында яшәүчеләрнең 85,5 процентын татарлар тәшкил итүен исәпкә алганда, күпчелек татар баласының урыс телендә белем алуы аңлашыла. Шул ук вакытта районда рәсми рәвештә татар мәктәбе статусын йөрткән бер белем бирү йорты да юк. Азнакай хакимияте хисапларына караганда, татар телендә белем бирүче 11 мәктәп бар дип санала.
Узган уку елы алдыннан Азнакай районында 5 812 татар баласы белем алуы әйтелде. Шуларның 70,66 проценты татар телен туган тел, 29,34 проценты дәүләт теле буларак укыган. Дәүләт теле програмын асылда татар телен начар яки бөтенләй белмәгән укучылар өчен кулланыла. Димәк, Азнакайда андыйлар аз түгел.
Узган ел Азнакай җирлегендә 1 сыйныфка 737 укучы кабул ителде. Шуларның яртысыннан күбрәге – 376сы татар телендә белем алачак диелде.
Балалар бакчаларына килгәндә, 2022 ел башында Азнакай районында татар телендә белем һәм тәрбия алу дәрәҗәсе 69,9 процентка җиткән. Рәсми саннарда бу күрсәткечнең яхшыруы күренә. Мәсәлән, 2020 елда ул 44 процентны тәшкил иткән. Бүген Азнакай районында 55 балалар бакчасының 34е татар бакчасы дип санала. Шулай ук 17 бакчада татар төркемнәре оештырылган.
Район символлары (байрак/тугра)
Азнакай районы туграсында лачын гәүдәләндерелгән. Ул энергия, очыш, максатчанлык һәм ирекне чагылдыра. Лачын район һәм аның халкын, аның югары күтәрелгән канатлары — районның икътисади нигезе булган нефтьне, районның үсешен, киләчәккә омтылышын, иртәгәсе көнгә ышанычны тасвирлый. Герб идеясе һәм авторы – Рафыйк Тимкин. Туграда көмеш төс — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы. Төбәк икътисадының аграр өлеше алтын сызык белән күрсәтелгән. Яшел төс табигатьне, сәламәтлекне, экологияне, тормыш үсешен символлаштыра. Кызыл төс хезмәт, көч, батырлык, матурлык һәм бәйрәмне чагылдыра, Азнакай районын Татарстанның алдынгы сәнәгать төбәкләренең берсе буларак күрсәтә.
Шәхесләр
- Татарстанның халык артистлары: Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров
- Күренекле җырчылар: Миргаяз Шәрәфиев, Зәйнәп Фәрхетдинова, Равил Галиев
- Габдулла Тукай бүләге ияләре: Мәхмүт Хәсәнов, Марсель Галиев, Рөстәм Зәкуан
- Татар сәясәтчесе Фәндәс Сафиуллин тумышы белән Азнакай районының Мәлбагыш авылыннан
АРЧА
Халык саны һәм милләтләр
Ике җанисәп арасында Арчада халык саны 1,2 процентка кимегән. Бүген районда 51 меңнән күбрәк кеше яши. Җирлектә көн күрүче халыкның 91 процентын татарлар тәшкил итсә дә, татарлар саны кими башлавы, урысларның артуы күзәтелә. 11 ел эчендә татарлар 3,2 процентка азаеп, 46,4 мең кешегә (шул исәптән 16 керәшен татары) калган. Урыслар исә, 10,7 процентка арткан һәм 3 394 кешегә җиткән.
Башка милләтләргә килгәндә, Арчада 259 таҗик, 255 мари һәм 164 үзбәк яши. 2021 елгы җанисәптә районда 148 кеше милләтен күрсәтмәгән. Бу халыкның 0,3 процентын тәшкил иткән.
Демография
2022 елда Арча районында үлүчеләр, туучыларга караганда, 144 кешегә күбрәк булган. Туучылар саны 6,7 процентка кимегән. Узган ел районда 550 сабый дөньяга килгән.
Икътисад
Арча районының икътисадының 3тән 1 өлешен авыл хуҗалыгы алып тора. Сәүдәгә — 32 процент, җитештерүгә — 20 процент туры килә. Бүген районда Арча сөт комбинаты, балык хуҗалыгы, кирпеч җитештерүе заводы эшли.
Районда терлек башын киметмәгәннәр. Хәзер мөгезле эре терлекнең саны 31,3 меңнән артып китә. Соңгы ярты елда сөт җитештерү дә 15 процентка арткан. Шул ук вакытта ит җитештерү 2 процентка төшкән.
Уртача хезмәт хакы
Уртача хезмәт хакы — 36,5 мең сум (2022).
Арча районында 66 эшсез, 225 буш вакансия бар.
Торак бәясе
Бүген Арча районында торакның уртача бәясе 3,9 млн сумны тәшкил итә.
Татар мәктәбе/бакчасы
2021-2022 уку елында Арча районы мәктәпләрендә укучыларның 54,7 проценты татар телендә белем алган. Бу республика районнары арасында яхшы күрсәткеч санала. Шул ук вакытта җирлектә яшәүчеләрнең 91 проценты татар булуын исәпкә алганда, балаларның шактый өлеше туган телендә белем алмый дигән сүз.
Рәсми мәгълүматларга караганда, узган ел Арча мәктәпләре 662 укучыны 1нче сыйныфка кабул иткән, шуларның 417се татар телендә белем алачак диелде.
Балалар бакчаларына йөрүчеләрнең 68,3 проценты татар телендә белем һәм тәрбия ала дип әйтелә. Бүген районда эшләүче 51 балалар бакчасының 39ы татар телендә тәрбия бирә, калган 12сендә татар төркемнәре бар дип санала.
Район символлары (байрак/тугра)
Арча районы туграсы җирлектә үсеш алган авыл хуҗалыгын чагылдыручы алтын ныгытма, кашкарый һәм башак рәсемнәре төшерелгән яшел калкан рәвешендә эшләнгән.
Арча районы аләме турыпочмаклы формага ия, туградагы кебек рәсем белән ясалган.
Шәхесләр
- Арча төбәге татар шагыйре Габдулла Тукай белән дан тота. Район татар дөньясы өчен бик күп язучылар, сәнгать әһелләре биргән.
- Әдәби классиклар: Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов.
- Сәнгать әһелләре: Айдар Фәйзрахманов, Гөлзадә Сафиуллина, Габделфәт Сафин, Рөстәм Закиров.
- Татар журналистлары: Рәмис Латыйпов, Илфат Фәйзрахманов, Рөстәм Галиуллин һәм башкалар.
- Сәясәтче: Русия Дәүләт думасының элекке депутаты Фатих Сибагатуллин.
КУКМАРА
Халык саны һәм милләтләр
Ике җанисәп арасында халык саны бары 328 кешегә генә кимегән. Хәзер Кукмара районында 51,6 мең кеше яши. Татарлар саны 0,7 процентка артып, 42,2 мең кешегә (шул исәптән 1 951 керәшен татары) җиткән. Урыслар саны исә, 5,2 процентка арткан. Хәзер районда аларның саны 2 924 кешене тәшкил итә.
Шул ук вакытта Кукмарада күпләп яшәүче удмурт һәм мари халкы саны шактый кимегән. Ике җанисәп арасында удмуртлар 764 кешегә, яки 10,5 процентка азайган. Хәзер районда 6,5 удмурт көн күрә. Мариларның саны 25,2 процентка кимеп, 564 кешегә калган.
2021 елгы җанисәптә 159 кеше милләтен күрсәтмәгән. 2010 елда андыйларның саны 1 кеше генә булган.
Демография
Узган ел Кукмарада табигый кимү 181 кешегә җиткән. 2022 елда районда барлыгы 484 бала дөньяга килгән. Бу, 2021 елга караганда, 15,6 процентка азрак.
Икътисад
Кукмара районы бүген дә һөнәрчеләргә, сәүдәгәрләргә бай төбәк. Аның икътисадының 44 проценты сәнәгать тармагына туры килә. Кукмара чуен савыт-саба, аяк киеме, төзелеш материаллары, эчемлекләр һәм азык-төлек, җиңел сәнәгать белән дан тота.
Кукмара итек комбинатында ясалган итекләр Русиянең төрле почмакларында сатыла. Татарстанда ясалган итекләрнең 70 проценты Кукмарага туры килә. Халыкның бер өлеше үз хуҗалыгында да итекләр баса.
Моннан тыш, районда чуен савыт-саба җитештерү алга киткән. Санкцияләргә кадәр (хәзерге вакытта чит илләрдә күпме сатылуы билгеле түгел) KUKMARA бренды табалары БДБ илләрендә, Германия, Канада, АКШ, Израиль һәм башка илләрдә сатылган.
Шул ук вакытта Кукмара авыл хуҗалыгы районы санала. Икътисадның өчтән берен агросәнәгать тармагы алып тора. Рәсми саннарга караганда, җирлектә 43,1 баш мөгезле эре терлек бар. 2023 елның ярты елында сөт җитештерү — 114 процентка, ит — 115 процентка арткан.
Шулай да 2022 елда Кукмара Татарстан районнарының социаль-икътисади рейтингында 6 баскычка аска төшкән. Хәзер ул республикада 34 урынны били. Моңа нәрсә йогынты ясавы әйтелми. Узган ел районда 5,5 млрд сумлык тауар җитештерелгән.
Уртача хезмәт хакы
Уртача хезмәт хакы — 39,1 мең сум.
Кукмара районында 64 эшсез һәм 193 вакансия бар.
Торак бәясе
Бүген Кукмара районында уртача торак бәясе 3,8 млн сумны тәшкил итә.
Татар мәктәбе/бакчасы
Рәсми саннардан күренгәнчә, 2021-2022 елда Кукмара районында укучыларның 46,2 проценты татар телендә белем алган. Узган ел 1нче сыйныфка укырга кергән 671 баланың 245е татар сыйныфларына кабул ителгән. Балалар бакчасына йөрүчеләрнең 59,3 проценты татар телендә тәрбия ала диелә.
Район символлары (байрак/тугра)
Кукмара туграсы алтын белән әйләндереп алынган яшел өчтүбәле тау итеп ясалган. Ул районның табигатен һәм авыл хуҗалыгын һәм металлургия җитештерүен символлаштыра. Тугра үзәгендә итек сурәтләнә. Тугра өстендәге зәңгәр төс — намусны, асыл затны, рухилыкны, күк — киңлекләрен һәм су агымнарын күрсәтә. Кукмара районы байрагы тугра образын кабатлый.
Шәхесләр
- Кукмара районы татар дөньясына Заһит Мәхмүди, Газинур Морат, Рифа Рәхман, Тәлгать Нәҗмиев, Рәшит Башар, Рүзәл Мөхәммәтшин кебек язучыларны биргән.
- Галимнәр: әдәбият галиме, профессор Фоат Галимуллин, Русия фәннәр академиясе академигы Рамил Хәбриев, профессор Дамирә Ягъфәрова. Сәнгать әһелләре: рәссам Шамил Якупов, театр актеры Николай Юкачев, җырчы Вадим Захаров.
БИЕКТАУ
Халык саны һәм милләтләр
Ике җанисәп арасында Биектау районында халык саны 29,7 процентка арткан. Бу районның Казанга якын булуы белән бәйле. Хәзер биредә 56 меңнән артык кеше яши. Татарлар саны 27 процентка үсеп, 37 мең кешегә (87 керәшен татары) якынлашкан. Алар халык санының 65,8 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта урыслар саны тагын да күбрәккә – 33,2 процентка арткан. Районда урыс милләтенең 17,4 мең вәкиле гомер итә.
Татар һәм урыстан кала, Биектауда 167 үзбәк, 156 әрмән, 132 чуаш яши.
2021 елгы җанисәптә районда 496 кеше үзенең милләтен күрсәтмәгән. 2010 елда “милләтсезләр” нибары 11 кеше генә булган.
Демография
2022 елда Биектау районында үлүчеләр туучылардан 14 кешегә генә күбрәк булган. Демографик упкынның түбән дәрәҗәдә булуы җирлеккә күчеп утыручыларның күп булуы белән аңлатыла. Районда 616 бала туган. Бер ел эчендә аларның саны 17 кешегә кимегән.
Икътисад
Биектау районында азык-төлек сәнәгате үсеш алган. Җирлектә “Татспиртпром” заводының ике филиалы — “Усад спирт заводы” һәм “Ликер-аракы заводы” эшли. “Касымов” сөт комбинаты, «Биектау» конфет фабрикасы, “Протек-10” фармацевтика оешмасы бар. Шулай ук Казан лифт төзү заводы, «СафПласт», «Казансельмаш» һәм башка төзелеш ширкәтләренең җитештерүе бар.
2008 елда Коркачык авылында Wienerberger керамик кирпечләр җитештерүче Австрия ширкәтенең үз заводын ачты. Бу Татарстанда кирпеч ясаучы иң зур оешма иде. 2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Wienerberger Русиядә, шул исәптән Биектау районында үз бизнесын сатуын белдерде.
2022 елда Биектау районы Татарстанның социаль-икътисади рейтингында 16нчы урынны биләде. Бер ел эчендә аның күрсәткечләр 3 баскычка төшкән. Узган ел районда 19,4 млн сумлык тауар җитештерелгән.
Соңгы ярты елда Биектау районында терлек саны 7 процентка, сөт җитештерү — 5, ит — 20 процентка үскән. Шул ук вакытта Кукмара районы белән чагыштырганда, Биектауда терлек саны өч тапкырга азрак.
Уртача хезмәт хакы
Уртача хезмәт хакы — 47,9 мең сум.
Биектау районында рәсми 74 эшсез теркәлгән. Аларга 644 эш урыны тәкъдим ителә.
Торак бәясе
Бүген Биектау районында уртача торак бәясе 7 млн сумны тәшкил итә.
Татар мәктәбе/бакчасы
2021-2022 уку елында Биектау районы укучыларының 34 проценты татар телендә белем алган. Узган ел 1 сыйныфка укырган кергән 864 баланы 196-сы татар сыйныфына кабул ителгән. Районда татар телен сайлаучы укучыларның 62,8 проценты туган тел буларак, 37,2 проценты — дәүләт теле, ягъни татар телен белмәгән укучылар өчен ясалган програм нигезендә укыган.
Узган ел Биектау районында 40 балалар бакчасының 16сы татар бакчасы саналган. Шулай ук 17 бакчада татар төркемнәре оештырылган. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның 62,1 проценты татар телендә белем һәм тәрбия ала диелә рәсми саннарда.
Район символлары (байрак/тугра)
Биектау районы туграсының төп өлешен зәңгәр төс алып тора, ул чиста күк һәм табигый сулыклар символы. Аның фонында алтын казан урнашкан. Бу җирлектә урнашкан тарихи һәйкәл — Казан ханлыгының борынгы шәһәрләренең берсе Иске Казанны тасвирлый. Алтын казан яшел калкулыкка урнаштырылган. Бу район исеменә аңлатма бирә. Калкулыкның кирпеч линиясе Иске Казан ныгытмасының калдыкларын тасвирлый.
Биектау районы байрагы турыпочмаклы зәңгәр тукымадан гыйбарәт. Аның аскы өлешендә яшел, сары һәм кабат яшел төстә ясалган. Байракның өске өлешендә туградагы кебек алтын казан тасвирланган.
Шәхесләр
- Сәясәтче Садри Максуди һәм татар мөгаллиме, нәшир Һади Максуди тумышы белән Ташсу авылыннан. Композитор Солтан Габәши тумышы белән Биектау районыннан.
- Язучылар: Хәй Вахит, Зиннур Хөснияр, Рәфис Корбан, Алмаз Гыймадиев.
- Сәнгать әһелләре: Эмиль Талипов, Әбри Хәбриев, Ләйсән Закирова, Ландыш Ибәтуллина һәм башкалар.
ПИТРӘЧ
Халык саны һәм милләтләр
11 ел эчендә Питрәчтә халык саны ике тапкырга арткан. Хәзер районда 62 меңнән артык кеше яши. Соңгы елларда Питрәч җирлегендә “Царево” торак комплексы, коттедж бистәләре үсеп чыкты. Шунлыктан районда яшәүчеләрнең зур өлешен Казанда эшләп, шәһәр читендә көн күрүчеләр тәшкил итә.
Бу вакыт эчендә татарлар саны 99,6 процентка артып, 33 меңгә (1 771 керәшен татары) җиткән. Урыслар саны исә, 122,9 процентка кадәр үскән. Хәзер районда 26 меңнән артык урыс яши.
Башка халыкларга килгәндә, районда Үзбәк Азия һәм Көньяк Кавказ вәкилләре дә шактый. 2021 елда Питрәчтә 483 таҗик, 422 үзбәк, 189 әрмән, 113 азербайҗан көн күргән. 659 кеше милләтен күрсәтмәгән. Элек андыйлар бөтенләй булмаган.
Демография
Без өйрәнгән биш район арасында бары Питрәч районында гына демографик үсеш күзәтелә. Биредә туучылар, үлүчеләргә караганда, 236 кешегә күбрәк булган. Шулай да районда туучылар саны кими. Узган ел 772 бала дөньяга килгән. 2021 ел белән чагыштырганда бу 18 балага азрак.
Икътисад
Питрәч районы икътисадының чирек өлешен авыл хуҗалыгы тармагы алып тора. Cәүдә өлкәсе — 18,6 процент, төзелеш — 14,2 процент, сәнәгать — 12 процент тәшкил итә.
Узган ел Татарстанның социаль-икътисади рейтингында Питрәч районы 10нчы урынны биләгән. Бу 2021 ел белән чагыштырганда ике баскычка түбәнрәк.
Бүген район икътисадында эшмәкәрлек 36,9 процентны тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы тармагында узган ел 5,4 млрд сумга азык-төлек җитештерелгән. Бер ел эчендә ул 13 процент үсеш күрсәткән. Районда инвестор буларак “Ак Барс Холдинг” ширкәте авыл хуҗалыгы тармагының зур өлешен үз контролендә тота.
Уртача хезмәт хакы
Уртача хезмәт хакы — 39,7 мең сум.
Питрәч районында 70 эшсез һәм 306 вакансия бар.
Торак бәясе
Бүген Питрәч районында уртача торак бәясе 5,8 млн сумны тәшкил итә.
Татар мәктәбе/бакчасы
Питрәч районында яшәүчеләрнең яртысыннан күбрәк татарлар булуына карамастан, мәктәпләрдә укучыларның бары 15 проценты гына татар телендә белем ала. Бу республикада иң түбән күрсәткечләрнең берсе. Узган ел 1нче сыйныфка укырга кергән 1 мең укучының бары 96сы гына татарча белем алган. Питрәч районында татар балаларының татар телен белүе дә түбән булып кала бирә. Татар телен сайлаган укучыларның төп өлеше — 61,7 проценты аны дәүләт теле буларак, ягъни урыс балалары өчен исәпләнгән програм нигезендә укыган.
Балалар бакчаларында татар телендә белем һәм тәрбия бирү күрсәткече күпкә яхшырак. Узган ел ул 60,6 процентка җиткән. Бүген райондагы 18 балалар бакчасының 4се татар телендә эш алып бара. Шулай 9 бакчада татар төркемнәре бар дип ышандыра рәсмиләр.
Район символлары (байрак/тугра)
Питрәч районы туграсы үзәгендә чүлмәк ясалган. Бу төбәктә яшәүчеләр зәркән, күн, агач һәм тимер эшкәртү җитештерү белән шөгыльләнгәннәр. Чүлмәк ашлык белән тулыландырылган. Бу исә, игенчелек һәм авыл хуҗалыгы тармагын күрсәтә. Ике чәшке икътисадның алга киткән башка тармагын — җәнлек тиресен җитештерүне символлаштыра. Туграда кызыл төс хезмәт сөючәнлек, көч, батырлык, матурлык сыйфатларыннан гыйбарәт. Яшел төс — табигать, сәламәтлек, яшьлек, тормыш үсеше символы. Район байрагы тугра нигезендә эшләнгән.
Шәхесләр
- Дин әһеле: Русия Диния нәзарәте рәисе, Русия мөфтиләре шурасы рәисе, мөфти Равил Гайнетдин
- Язучылар: Мәгъсүм Гәрәев, Камил Кәримов
- Сәнгать әһелләре: Айдар Хафизов, Раушания Юкачева, Ренат Әюпов, Зөфәр Хәйретдинов.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!