Төмән өлкәсенең Червишевски районы Мичурино авылы янында XIV – XVI гасырга караган археологик ядкәрләре табылган. Бу хакта Русия фәннәр академиясенең Төбәк фәнни үзәге археологы Светлана Берлина "Тюменьское время" телеканалына сөйләгән.
Төмән белгече сүзләренә караганда, бу урында татарларның бабалары яшәгән. Арехологлар тапкан ташка әйләнгән балчык, күмер һәм керамика кисәкләре бакалда мәдәниятенә (бакальская культура) — себер татарларының бабалары чорына карый.
“Борыңгы вакытта кешеләр үз торакларын балчык ярдәмендә җылыткан. Йортлар янып беткән, балчыклар ташка әйләнгән. Мөгаен, бу урта гасырның соңгы чорына караган борыңгы шәһәрчеккә юлыгуыбыз хакында сөйли. Монда керамика калдыклары да табылды”, дигән Берлина.
Моңа кадәр Төмән өлкәсендә мондый ядкәрләр Себер ханлыгының башкаласы булган Искер һәм Күчем тавы шәһәрчекләрендә генә табылган булган. Мичурино авылы Төмән шәһәреннән 43 км, Искер шәһәрчегеннән 290 км ераклыкта урнашкан.
“Беренче тапкыр килгәч шуның кадәр зур мәйданда шәһәрчек табуыбызга гаҗәпләндек. Ул чыннан да зур. Мондагы мирас хәзерге татарларның бабалары яшәвен күрсәтә. Күп сорауларга җавапны борыңгы күмерләрдән табарга мөмкин. Гадәттә агач туфракта череп юкка чыга. Безгә исә уңыш елмайды. Күрәсең, монда һөҗүм яки янгын булган. Бу күмерләрне радиоуглерод анализына бирәчәкбез. Соңрак әлеге һәйкәлләрнең төгәл нинди вакытка каравын әйтә алачакбыз”, ди ул.
Бүген Төмән өлкәсендә себер татарларына бәйле иң мөһим тарихи урын булып Искер шәһәре санала. Ул Тубылдан 18 чакрым ераклыкта Иртыш елгасы буенда XV–XVI гасырларда хәрби ныгытма буларак барлыкка килә. 1495 елда ул Себер ханлыгының башкаласына әйләнә. Әмма 1582 елның октябрендә Искерне Ермак гәскәре басып ала, шәһәр талана һәм тора-бара тулысынча диярлек җимерелә.
Гасырлар уза, вакыт үзенекен итә, шәһәр булган урынның күп өлеше су астында кала. Шулай итеп, шәһәр дә, аның урыны да юкка чыга. Соңгы елларда ул татар җәмәгатьчелеге һәм активистлар ярдәмендә төзекләндерелә башлады. Искер җире федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас статусында.
Соңгы вакытта Искергә һөҗүмнәр артты. Июнь аенда билгесез кешеләр шәһәрчекнең шәехләр һәм ханнар җирләнгән каберләр янында тәре кадап китте. Моннан тыш, әлеге биләмәләрне саклаган ике этне дә бер-бер артлы агулап үтергәннәре әйтелде. Бу — Искергә ясалган беренче генә һөҗүм түгел. Белгечләр моның артында Себерне урыс җире дип күрергә теләүче радикаллар ята дип Азатлыкка сөйләгән иде. Искерне төзекләндерүче җәмәгать эшлеклесе Луиза Шәмсетдиновадан үч алырга телиләр дип тә сөйләүче булды.
Белешмә: Искер җире
Искер шәһәре Тубылдан 18 чакрым ераклыкта Иртыш елгасы буенда XV–XVI гасырларда хәрби ныгытма буларак барлыкка килә. 1495 елда ул Себер ханлыгының башкаласына әйләнә. Әмма 1582 елның октябрендә Искерне Ермак гәскәре басып ала, шәһәр талана һәм тора-бара тулысынча диярлек җимерелә.
Гасырлар уза, вакыт үзенекен итә, шәһәр булган урынның күп өлеше су астында кала. Шулай итеп, шәһәр дә, аның урыны да юкка чыга.
Гасырлар узса да, "Искер" халык күңелендә югалмый. Узган гасыр ахырында һәм бу гасыр башында Төмән өлкәсенең кайбер татар оешмалары Русия хөкүмәте алдында Искер шәһәре булган җирне тарихи һәйкәл буларак саклап калу тәкъдиме белән чыга. Әмма тәкъдим дәүләт ягыннан яклау тапмый, ул бернинди дәүләт програмына да кертелми.
Искерне тергезү эшенә Төмән өлкәсенең "Мирас" татар иҗтимагый оешмасы алына. Әлеге оешма тырышлыгы белән 2008 елдан башлап Тубыл шәһәренән 18 чакрым ераклыкта, элек Искер шәһәре булган җирлектә "Искер-җыен" фестивале үткәрелә башлый. Фестиваль кыска вакыт эчендә халыкара дәрәҗәгә күтәрелә, катнашучылар Төмән өлкәсеннән генә түгел, Татарстан, Себер төбәкләре һәм Казакъстаннан да килә. Искердә кунакханә, чәйханә, төрбә, истәлекле билге кергән хан комплексы, мәчет һәм тагын берничә бина салу күздә тотылды һәм аларның кайберләрендә төзелеш алып барылды.
Искер җире федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас статусында.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!