Уфада ел ахырына кадәр башкорт телендә эшли торган акыллы колонкалар тәкъдим ителәчәк. 2024 елда шундый 250 җайланма җыярга ниятләнә, алар белем бирү эшчәнлегендә куллану өчен балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә тапшырылачак. Бу хакта ТАССка Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды мөдире Гөлназ Йосыпова хәбәр иткән.
"Акыллы колонка "Һомай" дип аталачак, аның белән башкорт һәм урыс телләрендә аралашырга мөмкин. Ике телдә сөйләячәк. Проект Башкортстан башлыгы грантына тормышка ашырыла. Беренче биш колонка 11 октябрьгә – Республика көненә җыелып бетәр дип ниятлибез", дигән ул.
Колонкаларның беренче партиясен сынап карау өчен балалар бакчаларына тапшырачаклар. Калган 200ен мәктәпләргә өләшәчәкләр диелә.
Быел мартта Башкортстанда IT белгеч Айгиз Кунафинның "Һомай" исемле башкортча сөйләшә торган акыллы колонка уйлап табуы хәбәр ителде. Ул башкортча бирелгән сорауларга җавап бирә. Аерым алганда һава торышы турында мәгълүмат бирә, сәгатьнең ничә булуын әйтә, Башкортстан турында фактлар сөйли, шулай ук интернетта мәгълүмат табарга булыша диелде.
Башкортстан хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров "Дөньялар үзгәрә, һәм без бүген туган телләрне дигиталлаштыру, башкорт теленнән башка дөнья телләренә автомат тәрҗемәче булдыру турында сөйлибез. Интернеттагы һәр кеше теләсә нинди мәгълүматны туган телендә ала алсын өчен безгә бу эшчәнлекне тагы да көчәйтергә кирәк", дип белдергән иде.
- Мондый кызыксыну татарларда да бар. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанда татар мәктәпләре һәм татар сыйныфларына татар телендә эшләнгән IT програмнар юк, дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, татар телендә белем алучы балалар урыс телле програмнар кулланырга мәҗбүр.
- Милли җәмәгатьчелек татар теле тиешле дәрәҗәдә дигитиллаштырылмавын белдереп килә. Татар телен цифралаштыру төп дәрәҗәдә тәэмин ителсә дә, югары дәрәҗәгә әлегә ирешелмәгән. Димәк, ресурслар ягыннан татар теле әлегә чикләнгән. Автоматик синхрон тәрҗемәләр барлыкка килә, аудиолар текстка әйләнә, һәм киресенчә, сөйләм текстка әйләнә – тел хәзер башкача, "гибридлы" кулланыла.
- Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов "Алиса", "Google Ассистент", "Siri" платформасы рәвешендә татарча ясалма интеллект ясауга әле ерак дип саный.
- Моңарчы Айгиз Кунафин башкорт телен дигиталлаштыру турында Азатлыкка да сөйләгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!