Казан дәүләт медицина университетында яңа уку елыннан студентларның хәрби әзерлеген арттырачаклар

Иллюстратив фото

Мәсәлән клиника дәресләренә хәрби-кыр хирургиясе, хәрби-кыр терапиясе, политравма бүлекләре кертеләчәк. Гигиена дәресләрендә  - хәрби гигиена, хәрби токсикология һәм радиология, хәрби эпидемиология укытылачак. Шул ук вакытта КДМУда хәрби медиклар укытып чыгаруны 15 ел элек туктатканнар иде.

Яңа уку елыннан Казан дәүләт медицина университетында (КДМУ) кайбер дәресләргә хәрби медицина бүлеге кертелә. Бу хакта “Бизнес Online”га университетның ректоры Алексей Созинов җиткергән.

Бакалавриатлар һәм белгечлекләрнең клиника дәресләренә хәрби-кыр хирургиясе, хәрби-кыр терапиясе, политравма бүлекләре кертеләчәк. Гигиена дәресләрендә - хәрби гигиена, хәрби токсикология һәм радиология, хәрби эпидемиология укытылачак, ә фармацевтиканы укыганда хәрби фармация дә өйрәтеләчәк.

Хәрби медицина бүлекләрен Русия мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән "Хәрби әзерлек нигезләре" модуле кысаларында кертмәкче булалар диелә.

Шул ук вакытта КДМУда хәрби медиклар укытып чыгаруны 15 ел элек туктаттылар, дип искәртә басма. 2008 елга кадәр биредә хәрби һәм экстремаль медицина кафедрасы бар иде, анда запастагы офицерларны әзерләү програмы нигезендә хәрби әзерлек үткәрделәр.

Соңрак аның нигезендә сәламәтлек саклауның мобилизационәзерлеге һәм фаҗигаләр медицинасы кафедрасы ясадылар. 2012 елдан бирле университетта анестезиология һәм реаниматология, фаҗигаләр медицинасы кафедрасы эшли.

  • Былтыр 24 февральдә Русия Украинага бәреп керде. Шул вакыттан бирле Татарстан белән Башкортстан табибларын да яралыларны һәм басып алынган җирләрдәге халыкны дәвалау өчен сугыш барган урыннарга җибәрә башладылар.
  • Мәсәлән быел март аенда Татарстан дәүләт медицина оешмаларының 47 хезмәткәре Украинадагы сугышта катнаша, дип хәбәр ителгән иде. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы җиткерде.
  • Министрлык мәгълүматынча, Русия гаскәренә 35 кеше мобилизация кысаларында алынган. Алар арасында республиканың дәүләт хастаханәләрендә эшләүче 8 табиб, 24 урта медицина хезмәткәре һәм медицина персоналы саналмаган 3 хезмәткәр бар. Моннан тыш, сугышка 12 кеше ихтыяри булып киткән диелә. Алар арсында 7 табиб һәм 5 урта медицина хезмәткәре бар.
  • Сугышка җибәрелгән табиблар арасында үлем очраклары да бар. Мобилизациягә эләккән Чаллыдагы хосусый ашыгыч ярдәм клиникасына нигез салган балалар табибы Николай Зотов һәлак булды.
  • Мобилизациягә кадәр дә Татарстаннан сугышка табиблар даими җибәрелеп торды. Былтыр сентябрь азагында Русия оккупациясендә калган Луһански өлкәсеннән 25 табиб кайтты.
  • Әле күптән түгел генә Башкортстанда Украинадагы сугышка табиб хатын-кызларны мобилизацияләргә ниятлиләр дигән хәбәр чыкты. "Пруфы" басмасы мәгълүматынча, 4 августта Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгында бу хакта киңәшмә үткәргәннәр. Киңәшмәдә каралган төп мәсьәләләрнең берсе – Башкортстанда табиб булып эшләүче хатын кызлар арасыннан ихтыяриларны Украинадагы сугышка җибәрү булган.
  • Апрель ахырында Башкортстанда Украинадагы сугышка җибәрү өчен медицина ротасы төзүләре хәбәр ителгән иде. Медицина ротасына табиблар, шәфкать туташлары, инструкторлар, санитарлар һәм башкалар керәчәк диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!