Пермь краендагы 37нче төзәтү колониясе җитәкчесе урынбасары Андрей Шваревка каршы “вазифаи вәкаләтләрен арттыру” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Бу хакта хокук яклаучы Оксана Асауленко язды. Мәгълүматны чыганакларына сылтама белән Ura.ru журналистлары да раслый.
37нче колониядә утыручылар колония җитәкчелегенең акча каеруыннан зарланып прокуратурага мөрәҗәгать иткән булган. Төзәтү оешмасы җитәкчеләренә каршы җинаять эше ачсыннар өчен хокук яклаучы Оксана Асауленко ике ай көрәшкән.
Биредәге тоткыннар үз акчаларына колониядә сипләү эшләре башкарырга мәҗбүр итүләренә зарланган. Аларга колония җитәкчеләре колония өчен көнкүреш техникасы алырга кушкан, акча да каерган диелә.
Прокуратура оешмаларына 37нче колониядә коррупция белән бәйле хокук бозулар турында шикаятьләр берничә тапкыр килгән булган.
- Русия колонияләрендә утыручы тоткыннар андагы шартларга, төрмә җитәкчелегенең мөнәсәбәтенә даими зарланып килә.
- Быел мартта Пермь краендагы 29нчы колония тоткыннары баш күтәргән иде. Алар шул рәвешле төрмә җитәкчелегеннән канәгатьсез булуын күрсәтте. “Хөкем ителгәнннәрнең туганнары бу колониядән даими зарланып тора, чөнки хөкем ителгәннәр айлар буе штраф изоляторларында утыра”, дип сөйләде хокук яклаучы Оксана Асауленко.
- Шулай ук хокук яклаучылар Ульян өлкәсенең Мәләкәс (Димитровград) төрмәсе хезмәткәрләренең гамәлләрен дә фаш итте. Бу колониядә мөселман тоткыннарны мәҗбүри кырындыралар, аларны дин һәм милләтләре ягыннан мәсхәрәлиләр, кыйныйлар һәм намаз укырга бирмиләр, дип сөйли алар.
- 2021 елда Иркутски өлкәсенең 2нче төзәтү колониясендә ике хөкем ителүченең үлеме сәбәпле, тоткыннар ачлык игълан иткән иде. Эчке документларга күрә, бу колониядә хөкем ителүчеләрне түбәнсеткәннәр, анадан тума чишендергәннәр, кыйнаганнар, кулларын богаулаганнар, идән буйлап сөйрәп йөрткәннәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!