Татар теле укытучылары җыены. Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләрен арттырып күрсәтү ачыкланган

Татар теле укытучылары җыенында катнашучылар, 10 август 2023

10 август Казанның 183нче гимназиясендә Татарстан һәм Русия төбәкләрендәге татар теле укытучылары милли мәгариф турында сөйләшергә җыелды. Бу — Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында узучы чара. Очрашу вакытында туган телләрне укыту тәҗрибәсе Мәскәүдә хуплана дигән сүзләр ишетелде. Бүген сугыш шартларында рәсмиләр булган кануннардан файдаланырга чакырды һәм намуссыз мәктәп мөдирләре белән көрәшәчәген әйтте.

Җыенда Татарстанның 45 районы һәм Русиянең 25 төбәгеннән 350 кеше катнашты. Алар арасында татар теле һәм әдәбият укытучылары, методистлар, мәктәп мөдирләре. 2023-2024 уку елында мәктәпләрдә яңартылган федераль эш програмнары белән белем бирергә туры киләчәге әйтелде.

Татарстанда 3 194, Русия төбәкләрендә 1340 татар теле укытучысы белем бирә. Татарстанда 610 татар мәктәбе, Русия төбәкләрендә 1 100дән артык татар теле укытылган белем йорты бар.

Очрашу башында ук Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әлеге утырышны август киңәшмәсе кысаларында уза торган "иң сәяси секция" дип атады. Гәрчә катнашучылар сәяси мәсьәләләргә артык кермәскә тырышса да.

Илсур Һадиуллин

"Безнең беркемнән дә, беркайчан да яшереп һәм пышылдап әйткән сүзебез булмады", диде ул. Шулай да утырышта Татарстанда күпме укучының татар телен сайлавы әйтелмәде.

"Барысы да бездән тора. Җил кайдан иссә, шунда авыша башласаң, бөтенләй бөкерәеп сеңеп тә бетәргә мөмкинбез. Татар халкы беркайчан да алай эшләмәде. Гомерләрдән килгән матур гореф гадәтләрне беркем дә тыеп тора алмаячак", диде ул.

Татарстан президенты каршындагы милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин исә, татар теле укытучыларына Русия хакимияте пропагандасында киң таралган сүзләрне кабатлады.

"Бүген җәмәгатьчелекне алдау максатында ялган мәгълүматлар урнаштырыла, тарихи һәм фәнни казанышлар фальсификацияләнә. Ил эчендә дә, илдән тышта да мондый мәсьәләләр килеп чыга. Бу, бер яктан, илебезнең, икенче яктан, халкыбызның рухи бердәмлегенә каршы юнәлтелгән чаралар. Бу нисбәттән барыбызга да бик сизгер һәм таләпчән булырга кирәк. Еш кына милли үзенчәлекне югалту турында сүз йөртелә. Әлбәттә, мондый куркыныч бар, ләкин без аларга каршы тора алабыз”, диде ул.

ТАТАРСТАН ЧИТ ТӨБӘКЛӘРГӘ УКЫТУЧЫ ҖИБӘРМӘЯЧӘК

Дөнья татар конгрессы башкарма хакимияте җитәкчесе Данис Шакиров үз чиратында "татар теле укытучылары беркемгә киркәми дигән сүз булмаска тиеш" дип белдерде. Аныңча, Татарстан татар белгечләренә нык ярдәм итә. Бу республиканың үз акчасына дәреслекләр юллавы, төбәкләрдәге "меңләгән балаларны" аланнарда ял иттерүдә чагыла ди ул.

Шул ук вакытта Русия төбәкләрендә татар теле укытучылары җитми. Моңа карап Татарстан читкә укытучылар җибәрмәячәк.

Данис Шакиров

"Без һәр елны чыгымнарны каплап 10 укытучыны укытабыз. Алар үз төбәкләрендә канун нигезендә татар теле укытучысы була ала. Безгә укытучы җибәрегез әле дип мөрәҗәгатьләр килә. Мин сезгә тагын бер кат кабатлыйм: беркем дә чит төбәкләргә әзер укытучы җибәрү яклы түгел. Сез яшь буын вәкилләрен әзерләп монда җибәрергә, мәсьәләгә реаль карарга тиеш", диде ул.

Шакиров Русия һәм Татарстандагы татар теле укытучыларының берләшмәсе төзелүе турында игълан итте. Бу оешма мөгаллимнәрнең хокукын яклау белән шөгыльләнәчәк. Берләшмәнең рәисе итеп Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Рүзилә Фәттахова билгеләнгән.

Яңа рәис сүзләренчә, оешма укытучыларны берләштерү максатын куя. "Мөгаллимнәрнең статсуын күтәрү өчен бәйге, конференция, семинарлар оештырачакбыз", диде ул.

ТАТАРСТАНДА УКУЧЫЛАРНЫҢ ЧИРЕГЕ ТАТАРЧА БЕЛЕМ АЛА

Төп чыгышны Татарстан мәгариф министры урынбасары Миңзалия Закирова ясады. Ул республикада туган телләрне укытуда "федераль үзәктән уңай бәя алдык" дип белдерде.

Миңзәлия Закирова

Яңа уку елында мәктәпләр федераль дәүләт мәгариф стандартының (ФГОС) кабат яңартылган федераль эш програмнары кысаларында эшли башлаячак. Аны 18 майда Русия мәгариф министрлыгы раслаган. Бу татар теленә дә кагылачак. Туган телне дәүләт теле буларак укыту өчен 13 федераль эш програмы кертелгән. Сәгатьләр саны кимиячәкме, юкмы — әйтелмәде.

"Атнага 3-4 сәгать туган тел һәм әдәбият дәресе укытылса, бала туган телне камил беләчәк һәм имтиханны да сайлап алачак", ди ул.

Бу үзгәрешләр балалар бакчаларына да кагыла. Яңа програм нигезендә, бакчаларда белем һәм тәрбия бирүнең 60 проценты мәҗбүри, ягъни Мәскәүдән төшкән тәртип белән укытырга туры киләчәк. Калган 40 процентында вариативлык билгеләнгән.

"Бу милли мәгарифкә мөмкинлекләр бирә", дип саный министр урынбасары.

Шулай да Татарстан балалар бакчаларында мөмкинлекләрне тиешенчә кулланмыйлар, күрәсең. Бүген 1984 балалар бакчасына 28 мең татар баласы йөри ди ул. Шуларның бары 58 проценты гына туган телдә тәрбия ала.

"Һәр ике татар баласының берсе кечкенәдән туган телне еш кулланмый. Гаиләсендә өйрәнмәсә, бу баланы кем һәм кайчан туган теленә өйрәтер?" диде ул.

БУ ТЕМАГА: Яңа федераль стандартлар: Татар теле сәгатьләре ике тапкырга кимергә мөмкин

Татарстан мәгариф министрлыгы үткәргән мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 23 районның балалар бакчаларында "тотрыклы уңай күренеш күзәтелә". Аеруча, Азнакай, Әлки, Зәй, Чистай, Ютазы, Актаныш, Балтач, Мөслим, Саба макталды. Алабуга, Менделеевски, Түбән Кама, Теләче районнарында тәнкыйть утында тотылды.

Республика мәктәпләрендә исә татар телендә белем бирү бары 25,2 процентны тәшкил иткән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 0,5 процентка күбрәк. Рәсми саннарга күрә, бүген Татарстанда 610 татар мәктәбе (шуларның 105сы филиал) эшли дип санала. Бу узган елга караганда 19 мәктәпкә азрак.

Татарча белем бирүдә иң начар күрсәткечләр Әгерҗе (укучыларның 25% татарча белем ала), Менделеевски (13,6%), Лениногорски (16,9%), Питрәч (11,3%) районнарында теркәлгән.

"Азнакай (34,3%), Актаныш (96,6%), Арча (55,1%), Әтнә (67,2%), Балтач (55,3%), Саба (40,2%), Теләче (51,5%) районнары — милли мәгариф тотрыклы булган алдынгы җирлекләр исәбендә. Баулы (21,7%), Лениногорски, Менделеевски, Яңа Чишмә (50,4% — соңгы өч елда татарча укучылар саны кими), Спас (20,6%) районнарында анализ ясап, тиешле карарлар кабул итәргә кирәк", диде Закирова.

БУ ТЕМАГА: Татарстанның 5 татар районы: урыслар саны арта, татарча укыту аксый

Быел Татарстан 26 яңа буын дәреслеге әзерләгән. Мәскәүгә юлланса да, әлегә алар федераль исемлеккә кертелмәгән. Узган ел татар теле һәм әдәбияттан 60 дәреслекне раслый алганнар. Моннан тыш, 46 дәреслеккә кулланырга мөмкин булган вакыт билгеләнгән. Киләсе 4 елда аны файдаланырга мөмкин булачак.

Министр урынбасары ата-аналар белән ныклап эшләргә чакырды. Бу максаттан, Татарстан мәгариф министрлыгы Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбенең Тел һәм баш мие фәнни үзәге белән килешү төзегән. Аның нигезендә уртак фәнни тикшеренүләр һәм гамәли проектлар тормышка ашырылачак. Рәсмиләр бу ата-аналар белән эшне оештыруда кулланыр өчен фәнни нигез булыр дип ышана.

Ата-аналар белән эшләү темасы юкка гына күтәрелмәде. Алар бүгенге вазгыятьтә татар телен укытуга йогынты ясый. Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Мәскәү басымы аркасында татар теле ихтыяри гына укытыла башлады. Аны туган тел буларак укучылар саны елдан-ел кими. 2017 елдан башлап бу күрсәткеч 70 проценттан 63кә төшкән иде. Бу юлы Миңзалия Закирова Татарстанда татар телен укучылар саны күпмегә кимүен әйтмәде.

БУ ТЕМАГА: "2017 елгы тел низагы – локаль түгел, ул татар җәмәгатьчелегенең федераль үзәк белән каршылыгы иде"

Казанда татар телен сайлаучылар санын шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләмәде. Ул калада 200 мәктәпнең 37се — татар мәктәбе дип атады. Хакимияткә караган 49 өстәмә белем бирү оешмасының 4се татар телендә белем һәм тәрбия бирү статусында йөри. Рәсми күбрәк бәйге, театр студияләре хакында сөйләде.

ТАТАР ТЕЛЕ СӘГАТЬЛӘРЕН АРТТЫРЫП КҮРСӘТӘЛӘР

Татар телендә белем алу, татар телен сайлап өйрәнү саннары чын вазгыятьне күрсәтмәскә дә мөмкин. Утырыш ахырында мәгариф министры Илсур Һадиуллин мәктәп мөдирләренә, методистларга шул уңайдан аерым мөрәҗәгать итте.

"Совет берлеге белән чагыштырганда татар телендә укыту бермә-бер артка тәгәрәде. Шуңа карамастан, без аннан чигенергә тиеш түгел. Безгә БДИ урысча дип әйтергә кирәкми. Без бит БДИ өчен яшәмибез. Татар телендә фәннәрне укыту булырга тиеш. Мин күбрәк Татарстаннан килгән методистларга һәм мәктәп мөдирләренә мөрәҗәгать итәм. Без барысын да аңлыйбыз, шуңа да боерыклар язмыйбыз. Боерык чыгарып кына эшне тамырдан үзгәртеп булмый. Ул безгә зыянга гына булырга мөмкин.

Ел дәвамында район мәгариф идарәсе җитәкчеләренә татар теле сәгатьләрен кыскарту булырга тиеш түгел дип әйтеп киләбез. Аңлыйсызмы?" диде ул.

Хәзерге вакытта мәктәпләрне мәгариф департаменты тикшерә башлаган. Беренче нәтиҗәләрдән татар теле сәгатьләрен арттырып хисап бирү ачыкланган.

БУ ТЕМАГА: "Татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнага 2-3 сәгатькә калырга мөмкин"

"1 сәгать татар теле һәм 1 сәгать әдәбият укыткан мәктәпләр бар. Тикшергәндә килеп чыга. Димәк, моны мәктәп мөдире, татар теле укытучысы, ата-аналар белеп тора. Бертөрле җәдвәл (расписание), безнең өчен — икенче төрле җәдвәл һәм үзләре өчен өченче җәдвәл. Без кемне алдыйбыз? Үзебезне алдыйбыз. Мәгариф министрлыгында кичә бер министр иде, бүген икенче министр, иртәгә өченче министр. Дөнья бара ул. Менә милләт… Әгәр дә хәзерге кебек куркып утыра һәм алдалый икән, ярарга тырыша икән, булмый алай итеп. Без эшләгән дәвердә бер җирдә дә татар теле һәм әдәбияты 1+1 генә булырга тиеш түгел. Безнең берничә инновацион мәктәп бар. Республикада нигездә 2+2, 3+2, 2+1 сәгать татар теле укытыла. Шуннан да ким түгел", диде ул шелтә белдереп.

Министр "акыллы, хәйләкәр итеп һәм җайлап" эшләргә кушты.

Быел Татарстанда 10 мәктәп ачылачак. Казанда — 4, Чаллыда — 2, Арча, Әлки, Биектау, Балтачта бер уку йорты төзелеп бетә. Һадиуллин аларда татар мохите булырга тиеш диде һәм шул рәвешле татар мәктәпләре буларак ачылмавына киная итте.

Сугыш шартларында мәктәпләргә милитаризм һәм хакимият пропагандасы үтеп керде. "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" сәгатьләрендә татар темаларын күтәрергә чакырды.

"Беркем дә дүшәмбенең беренче сәгатендә күбрәк үзебезнең халык, каһарманнарыбыз, гореф-гадәт, халкыбызның матур сыйфаты турында сөйләүгә каршы килми. Башка халыкны кимсетмичә, өстен куймыйча алып барырга кирәк", диде ул.

БУ ТЕМАГА: "Чеп-чи пропаганда!" Мәктәпләргә сугышны ничек аңлатырга дигән кулланмалар таратылды

САРЫТАУ ТАТАР ГИМНАЗИЯСЕ УРЫСЧА БЕЛЕМ БИРӘ

Русия төбәкләрендә елдан-ел татарча укыту кими. Бу шартларда Сарытау шәһәрендә урнашкан татар гимназиясе мисал буларак күрсәтелде. Әлеге уку йорты 31 ел эшли. Шул вакыт эчендә 700дән артык бала тәрбияләп чыгарган.

Гимназиянең мөдире Венера Салихова татар мәктәбендә урыс телендә укытуларын яшермәде. Шулай да 2022 елдан 2-3нче сыйныфлар өчен "Әйләнә-тирә мохит" дәресен татар телендә укыта башлауларын сөйләде. Татар гимназиясе, аныңча, татар мохите, татар театры, татар чаралары белән аерылып тора.

"ГАИЛӘДӘ ТАТАРЧА ГЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ КИРӘК"

Татар ата-аналары исеменнән ТНВ алып баручысы Илдар Кыямов чыгыш ясады. Быел аның улы Ихтыяр татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан тапшырган бердәнбер укучы булды. Татарстанда татар теленнән бердәм республика имтиханын (БРИ) барлыгы 4 укучы тапшырды. Ихтыяр КФУның филология юнәлешенә укырга кергән.

Кыямов гаиләдә татарча сөйләшмәгән гаиләләрне тәнкыйтьләп чыкты.

"Мин моны аңламыйм, дөрес фикер дип санамыйм. Урыс теле әйләнә-тирәдә бар, аның хәле шул кадәр начар түгел. Беренче чиратта, ана телебез булырга тиеш. Үзебезнең йортта бер кәлимә сүз урысча сөйләшмәсәк тә, балалар урысча һәм инглизчә белә. Гаиләдә фәкать татарча гына сөйләшергә кирәк. Бу минем күзәтүләрнең беренче тезисы. Әгәр Казанда яшәүче урыс гаиләсе инглизчә яки французча сөйләшсә, көлке булыр иде бит. Без моңа шаккатып карыйбыз. Татарларның урысча сөйләшүенә исебез китми кебек", диде ул.

Кыямов фикеренчә, балада татар рухы тәрбияләү өчен авыл белән тыгыз элемтә булдыру, мәдәни чараларда катнашу һәм гаиләдә сәламәт мохит хөкем сөрүе кирәк.

Белешмә: ФГОС һәм милли телләр

Федераль дәүләт мәгариф стандарты, ФДМС (русчасы: Федеральный государственный образовательный стандарт, ФГОС) — Русиянең белем бирү өлкәсендә мәҗбүри таләпләр җыелмасы. Русиянең мәгариф министрлыгы тарафыннан раслана.

  • Документта төрле дәрәҗәдәге мәктәпләр өчен кайсы сыйныфта кайсы фәннең, шул исәптән туган телләр, республиканың дәүләт телләре кебек дәресләрнең дә атнасына ничә сәгать укытылырга тиешлеге билгеләнә.
  • 2004 елда моңарчы гамәлдә булган ГОС урынына ФГОС стандартлары кертелде, беренче ФГОС дип аталган бу документ соңрак артык гомуми язылган дип тәнкыйтьләнде.
  • 2009 елда икенче ФГОС гамәлгә кертелә башлады, ул башта башлангыч, аннары урта мәктәпләрдә өлешләп кертелде, процесс 2012 елга тәмамланды.
  • 2017 елда Русиядә милли телләргә каршы оештырылган басым нәтиҗәсендә, мәктәпләрдә туган тел дәресләре һәм укытучылар саны кискен кимеде.
  • 2022 елның 1 сентябреннән гамәлгә өченче ФГОС кертелә башлады. Белгечләр әйтүенчә, анда туган тел дәресләренең күләме икенче ФГОС белән чагыштырганда 40-50% азрак булачак.
  • Федераль дәүләт мәгариф стандартларын (ФГОС) куллану Русиянең дәүләт аккредитациясе булган барлык уку йортлары өчен мәҗбүри булып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!