Польша саклану министры илнең Беларус белән чигендә хәрбиләр саны тиздән 10 мең кеше булачак, дип белдерде. Мариуш Блащак бу хакта Польша радиосына әйткән. Аның сүзләренчә, 4000 кеше чик буен саклаячак, 6000 кеше резервта торачак. Бу хакта Халыкара француз радиосы (RFI) җиткерә.
“Безгә һөҗүм итү турында уйларга да ярамаганлыгын күрсәтү өчен, гаскәрне Беларус белән чиккә якынрак китерәбез”, дигән Польша саклану министры.
Бер көн алдан Польша куәт оешмаларының башка бер рәсми вәкиле көнчыгыш чиккә өстәмә рәвештә 2000 солдат җибәрү турында әйтте, бу исә Беларус белән чиктәге хәрбиләр саны ике тапкырга арта дигәнне аңлатты.
- Соңгы атналарда Польша “Вагнер” хосусый хәрби ширкәте сугышчыларын Беларуска китерүләре белән бәйле җитди борчылу белдерә. Путин Польшага берничә тапкыр читләтеп кенә янады: илнең көнбатыш җирләрен Икенче дөнья сугышыннан соң бирелгән “Сталин бүләге” дип атады.
- “Вагнер” хосусый хәрби ширкәтенең яллы сугышчылары Беларуска Евгений Пригожин һәм Александр Лукашенка арасындагы кораллы фетнәне һәм “Мәскәүгә баруны” туктату турындагы килешү нигезендә килде.
- 9 августта, Мәскәүдәге киңәшмәдә Русия саклану министры Сергей Шойгу Польшаны “АКШның Русиягә каршы сәясәтендә төп корал” дип атады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!