Уфадагы Совет районы мәхкәмәсе башкорт активисты Руслан Габбасовка "ят агент" турындагы канунны бозганы өчен 30 мең сум штраф салган. Габбасов телеграмдагы үз постларын ят агент дип тамгаламыйча чыгарган, диелә. Бу хакта «Пруфы» яза.
Мәхкәмә утырышы 3 август көнне узган. Эш материалларына күрә, Русиядә тыелган «Башорт» оешмасы лидерларының берсе Руслан Габбасов үзенең телеграм каналында ике пост чыгарган. Аның беренчесе "салым", икенчесе "республикадагы һәйкәлләрне җимерү" турында. Ике постның да ят агент тамгасы белән тамгаланмыйча чыгарылганы әйтелә.
Руслан Габбасов 2022 елның октябрендә "ят агент»лар исемлегенә кертелде.
2021 елның ноябрендә ул Русиядән китте, 2022 елның апрелендә Литвада сәяси сыену алды.
2022 елда Русия мәхкәмәләре "ят агент"ларга 228,6 миллион сум штраф салган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!