Мордовия төрмәсендә мөселман тоткыны җәзалауга зарлана

Иллюстратив фото

Тоткын кыйнауга, намаз укый алмавына, камерада газ баллоныннан сиптерүгә зарлана.

Мордовия өлкәсенең Сосновка бистәсендәге 1нче төзәтү колониясендә мөселман тоткыны җәзалауга зарлана. Бу хакта адвокат Аза Алиева үзенең Telegram каналында белдерде. Тоткынның хокукларын Алиева, мөселман адвокатлары Руслан Нагиев һәм Марат Ашимов яклаячагы әйтелә.

Аза Алиева Мордовия төрмәсендә утыручы дагыстан тоткынының әтисенә ярдәм сорап язган хатын урнаштырган.

“1нче төзәтү колония хезмәткәрләре тәртипсезләнә, вазифаларын арттыра, кыйный, намаз укырга мөмкинлек бирми, көненә 3-4 тапкыр кулыма һәм аякларыма таяк белән суга. Соңыннан янгын сүндергеч белән камерага кертәләр, өстән газ баллоныннан сиптерәләр һәм хлор сибәләр”, дип язган тоткын.

7 августтан бирле ул коры ачлыкта утыруын әйтә. Эчәргә су китерелмәвен, туалетка чыгарга рөхсәт итмәүләрен сөйли. Бу гамәлләрдә ул 1нче төзәтү колониясе җитәкчесе урынбасары Нецкин Е.В.-ны гаепли. Чарасызлыктан тоткын үзенә кул салырга теләгән. 8 августта ул асылынуын, ләкин колония хезмәткәрләре аны вакытында туктата алуларын белдергән.

Аза Алиева ФСИН җитәкчесенә, Мордовиядә тоткыннарның хокукын күзәтү прокурорына, Дагыстанда кеше хокукларын яклау вәкиленә мөрәҗәгать итүен белдерде.

Моңа кадәр Ульян өлкәсе төрмәсендә мөселман тоткыны протест йөзеннән үз-үзенең авызын тегеп куюы әйтелде. Бу адымга ул дин тоту иреге чикләнгәннән соң баруын әйтте.

Хокук яклаучылар янә Ульян өлкәсенең Мәләкәс төрмәсендә мөселман тоткыннарны мәсхәрәләүләрен җиткерде.

“Колониядә азан әйтелгәндә, комачаулау өчен җыр кушалар. Коръән аятьләре, догалар язылган кәгазьләребезне тартып алалар. Төрмә хезмәткәрләре безне нигезсез мәсхәрәли, террорчылар, экстремистлар дип атый, милләтебез ягыннан да мыскыллый. Безне үзебезгә кул салу дәрәҗәсенә җиткерәләр”, дип зарланган иде тоткыннар.

Узган ел Мордовиянең 4нче төзәтү колониясе тоткыннарыннан фетнәчел Донецки "халык республикасы"на тапшыру өчен акча җыюлары хәбәр ителде. Тоткыннар шәхси хисапларыннан "ДНР" өчен 500 сум акча алып салдыруларын сорап гариза язарга мәҗбүр ителгән.

Быел Пермь колониясендә тоткыннар үзләреннән акча каерулары турында зарланганнан соң, җинаять эше ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!