Русия мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә Украинадагы сугыш турында пропаганда видеоларын күрсәтүне хуплады

Архив фотосы

Мондый видеолар тарих дәресләрендә күрсәтелә ала, дип саныйлар оешмада.

Русия мәгариф министрлыгы ил мәктәпләрендә Украинадагы сугыш турында пропаганда видеоларын күрсәтүне хуплый. Бу хакта министр урынбасары Татьяна Васильева хатында әйтелә.

Элегрәк бу тәкъдимне Русия думасы депутаты Яна Лантратова ясаган булган. Ул мондый инициатива белән Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

Васильева хатында мондый видеолар "махсус операция турында патриотик видеолар" дип атала. Русия хакимияте Украинага каршы башлаган сугышны "махсус операция" дип атый.

Оешма фикеренчә, мондый видеоларны тарих дәресләрендә күрсәтеп була. Аларны шулай ук дәресләрдән тыш эшчәнлек вакытында һәм өстәмә белем бирү вакытында күрсәтү тәкъдим ителә.

Моннан тыш сугыш турында пропаганда видеолары "Мөһим турында сөйләшүләр" дәресләрендә дә күрсәтелә ала, төрле темаларга дәрес материалларына да кертелә ала диелә.

БУ ТЕМАГА: "Бүген мәктәп солдат әзерләүгә юнәлтелгән"
  • Русия мәктәпләрендә милитаристик рух көчәя бара. Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
  • Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсыннан тыш, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
  • Хакимиятләр кушуы белән Русиянең барлык мәктәпләрендә һәр дүшәмбе иртәсендә байрак күтәрәләр һәм гимн җырлыйлар, "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес укыталар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!