Узган ялларда Чаллыда UT Fest узды. Бу UrbanTatar татар төркеме тарафыннан оештырылган икенче фестиваль. Көн озын "Азатлык" мәйданында чаллылар төрле мәйданчыкларда узган чараларда катнаша алды, фестиваль тулысынча татарча узды. Монда татарча шигырь уку да, җырчылар өчен ике сәхнә дә, балалар өчен мәйданчык та, татар тауарларын саткан маркет та, сыйлану урыны да булды.
Бу мәйданчык күп кешеләрне туплый алды, хәтта кешеләргә утырырга урын да таба алмыйча азапландык
Фестивальдә быел үзенчәлекле проект та булдырылган иде. Бу — "Татар телчесе" - "Татарская училка" фотокүргәзмәсе. Аны UrbanTatar "В потоке Камы" дип исемләнгән медиа белән берлектә ясады. Аның асылы шунда: унбиш кеше, алар арасында ир-егетләр дә, хатын-кызлар да бар, алар төрле яшьтә һәм төрле һөнәр ияләре, араларында татарлар да, урыслар да бар — барысы да үзенең татар теле укытучысы турында сөйли, татар теле турында, аның мәктәпләрдә мотлак укытуның туктатылуы хакында фикерләре белән уртаклаша. Аларның бу тарихлары ике телдә зур фотолар буларак ясалды, фестиваль мәйданына урнаштырылды. Оештыручылар бу проект белән 2017 елда татар телен прокуратура тарафыннан бастырылуы, тыелуы хакында тагын бер тапкыр искә төшерергә, татар теленең хәле, аны бүген укыту турында фикерләшергә, бәхәсләшергә чакырырга теләгән, әмма бу барып чыкмаган. Каты җил чыгып фоторәсемнәр туздырылган, күргәзмә булмый калган, дөресрәге аны күп кеше күрми калган. Оештыручылар соңрак булса да бу проект тормышка ашачак, аерым ясалачак, татар теле укытучысы турында тарихлар белән онлайн да танышып булачак дип ышандыра.
Азатлык UT Fest-ны оештыручыларның берсе, 21 яшьлек IT белгече Шамил Майлунов белән сөйләште. Без аның белән Чаллыга татар яшьләре шәһәре статусын кире кайтарып буламы, шәһәрдә татар теленең кулланышы һәм милли проектларга карата ихтыяҗ нинди дәрәҗәдә булуы, "Татар телчесе" проекты максатлары турында сөйләштек.
— Шамил, UT Fest икенче тапкыр уза. Быелгы чарадан нинди нәтиҗәләр ясадыгыз? Узган елны беренче тапкыр оештыру куркыныч булса, быел нинди авырлыклар, уңышлар булды дип саныйсыз?
— Быел програм да баерак иде, кешеләр саны да зуррак иде. Ике сәхнә куелды, берсендә "Yummy Music" лейблының музыкантлары чыгыш ясады. Икенче сәхнәдә "Литмуз" проекты оештырылды һәм ул тулысынча татарча булды. "Литмуз" — Чаллы проекты, шигырь белән җыр кушылган проект һәм ул урысча уза. Аны чаллылар белә, ярата. Быел без алар белән эшләдек һәм "Литмуз" чараны татарча уздырды. Чаллыда шагыйрьләр дә, җырчылар да бар, шөкер. Кем тели, шул катнашты. Гаҗәп, бу мәйданчык күп кешеләрне туплый алды, хәтта кешеләргә утырырга урын да таба алмыйча азапландык. Бик җылы кабул ителде. Узган ел дизайн-маркетта 10 җитештерүче катнашты, быел бу мәйданчыкта 35 җитештерүче үз тауарларын сатты һәм алар төрле, татарстаннар гына түгел, башка шәһәрләрдән килеп сәүдә оештыручылар да булды. Монда да фәкать этно-тауарлар гына иде. Бу өлешне Чаллының "Айда маркет"ы белән бергә ерып чыктык.
Бу татар телле татарлар, урыс телле татарлар һәм урыс кешеләре. Татарча белмәгән кешеләр булса да, без чараны татарча уздырабыз.
"Татар телчесе" дип исемләнгән фотокүргәзмә оештырдык. Аны "В потоке Камы" медиасы белән ясадык, без аңа алдан ук әзерләндек, яратып башкардык, безнең бер йөзек кашы булырга тиеш иде ул, әмма, кызганычка, давыл чыгып бөтен күргәзмә пыран-заран килде һәм безгә аны алып куярга туры килде. Аны аерым башка форматта оештырачакбыз дип сөйләштек. Балалар өчен аерым мәйданчык булды, балалары белән килүче кешеләр күп булуына сөендек.
Фестивальдә катнашучылар башлыча — Чаллы яшьләре. Уртача яшь — 25-35 яшь дип уйлыйм. Бу татар телле татарлар, урыс телле татарлар һәм урыс кешеләре. Татарча белмәгән кешеләр булса да, без чараны татарча уздырабыз. Әмма безгә аларның да аңлаулары кирәк. Күбрәк кеше татар мәдәнияте белән танышса, кара әле, татар яшьләре нинди проектлар ясый икән дип кызыксынса, хәерлерәк. Шулай булды дип ышынам. Бик җылы аудитория иде, безгә дустанә булган кешеләр. Инде узган елны узган чараны белеп килүчеләр үзләре белән яңаларны ияртеп алып килгән дип уйлыйбыз. Казаннар да күп итеп килде. Ул кунакларга аерым куандык. Көндезге програм белән төнге програмда катнашкан кешеләрне барысын да санаганда UT Fest-та якынча 5 меңләп кеше булгандыр.
— Ә чыгымнар ничек, кем тарафыннан күтәрелде?
— Көндезге програмны тормышка ашыру грант акчасына булды. Без Татарстан президентының татар һәм башка телләр үсеш комиссиясенең грантын оттык. Узган елны да шул акчага уздыра алдык. Бирелгән акча бөтен чыгымнарны каплый алмый, әмма, мәсәлән, сәхнәләрне куярга безгә Чаллының парк һәм скверлар дирекциясе булышты. Алар — Чаллыда яңа такым, алар безгә нык ярдәм итте. Маркетта катнашучылар да акча түләде, әмма алардан керем юк, чыгымнар гына капланды, өстәл-урындыкларны куярга, ташырга — боларның барысына да акча кирәк бит. Ә менә фестивальдәге төнге програмны без тулысынча үз көчебез белән башкарып чыктык.
— Төнге програм нәрсә ул?
— Концерт, һәм ул Чаллының "ЗЯБ" заводының ташландык җирендә узды. Узган ел без аны Чулман буенда торган "Аякс" көймәсендә уздырган идек, әмма аны алып ташларга уйлыйлар, ниндидер проблем бар анда. Ә ник заводта уздырмыйбыз дидек тә ясадык! Ташландык завод территориясендә яшьләрнең җыелып концертта катнашуы — үзе бер күңелле, истә калырлык чара. Эш шунда ки, бу завод — Чаллыда танылган урын. "ЗЯБ" күптән банкротлыкка чыкты, аның биналары күп, узган елны барысын да җимереп аның урынына торак йортлар төзергә дигән план барлыкка килде. Шуны ишетеп UrbanTatar узган ел фотосессия оештырган иде, шул рәвешле бу проблемга башкаларның да игътибарын юнәлтергә теләдек. Фешн-фотосессиия иде ул.
Заводның бер урыны төрле чаралар өчен куллансын дип тәкъдим иттек
Торак йортлар төзергә теләүче ширкәт белән элемтәгә кердек, завод тулысынча җимерелмәсен, бер өлеше калсын, чөнки ул — шәһәрнең зур бер тарихы. Күп кешеләрнең язмышы бу урынга бәйле, шуңа креатив кластер өчен, анда креатив чаралар узсын өчен заводның бер урыны төрле чаралар өчен куллансын дип тәкъдим иттек. Хәзер "ЗЯБ" белән шөгыльләнгән аерым такым барлыкка килде, "Группировка вне комплекса" дип атала. Менә UT Fest-ның төнге програмы шундый бер креатив чараларның берсе булды. Яшьләргә дә ошады. Барлык иминлек чаралары төгәл башкарылды. Ташландык заводта төнлә концерт узды, шәп бит! Ул шәһәр яшьләре өчен кәттә бер урынга әйләнер дип ышанабыз.
— Шамил, бу фестивальдән соң нинди нәтиҗә ясап була, Чаллыда чараларны тулысынча татарча уздыру мөмкинме? Аңа ихтыяҗ бармы? Урысча да булсын яки нигә монда татар чарасында урыс теле дип әйтүчеләр бармы? Тел белән мәсьәлә ничек анда?
— Безнең чараларга татар теленә ихтыяҗы булган кешеләр килә. Алар заманча чараларның татарча узуын тели, шуңа да ярата, үз итә. Урыс телле татарлар да күп, аларга яшь буын татарлар ниләр майтарганы кызык, чөнки татар мәдәнияте яңача тәкъдим ителә, татар этно-продукциясе модалы дип санала, аңа ихтыяҗ зур. Урыслар да килсен, аңларга тырышсын, без менә татарлар, шундый кызык әйберләр ясый беләбез, без ачык дип күрсәтәсе килә. Бөтен чаралар да татарча узды, төнге програм гына ике телдә иде. Кайчак аңламаучылар да була, аларга урысчага да тәрҗемә ителә — кыска гына. Ике яктан да дәгъва белдерүчеләр булмады. Безне яраткан аудитория килә бит, шуңа тәнкыйтьне ишетмәдек.
— "Татар телчесе" фотокүргәзмәсе турында аерым сөйләшик әле. Кызыклы, мөһим теманы күтәргәнсез. Монда унбиш кешенең тарихы бәян ителә, барысы да татар теле укытучылары турында сөйли. 2017 елдагы хәлләр онытылды, кешеләр ул вакыйгарларны ничек бар, шулай кабул итте дә куйды, дөресрәге көрәшеп карады, әмма халык бастырылды, күнде. Бүген инде милли мәгариф, тел, татар мәктәпләре турында сөйләшү ничектер куркыныч дип кабул ителә. Сезнең бу темага алынуыгыз нәрсәгә бәйле?
2017 елдагы вакыйгалар барыбер күңелне кыра
— Менә шул онытылмасын иде дип теләдек тә. Бу хакта сөйләшү мәгълүмат кырында юк, кешеләр үзара да сөйләшми. Ә без бит — татарлар, күбебез — татар мәктәпләрендә белем алган яки татар телен өйрәнгән кешеләр. 2017 елдагы вакыйгалар барыбызга да кагылды һәм барыбер ул күңелдә утыра бит, барыбер ул күңелне кыра. Без бу тема онытылмасын дидек, аның турында даими сөйләшергә кирәк. Мәктәпләрдә татар теленең мотлак укытуның тукталуы төрле тармакка начар тәэсир итте, татар теле укытучылары — төп корбаннар. Әмма ахыр чиктә бу барыбызга да китереп бәрде, бу хакта күргәзмәдә катнашучы әңгәмәдәшләр дә сөйли. Ә анда татарлар гына түгел, урыслар да бар. Алар да үз татар теле укытучылары турында сөйли, аларны сагынып, кызганып искә алалар.
— Ул тарихларны укып чыкканнан соң барысы да укытучыларны мактый, ярата булып чыга. Бер генә тискәре очрак юк. Ничектер гел тәти килеп чыга. Берничә ел элек "Моң" мәйданчыгында "Чын татар" спектакле чыкты, анда кешеләр татарлыгы турында сөйли, ни хикмәт, күп очракта андагы катнашучылар тискәре тәҗрибә турында, татар телен өйрәнү ниндидер басым, көчләү ясау аша узганнарын сөйләде. Кем өчендер татар теле, татар мохите, татарча яшәү табигый булганга бу спектакль дә ышандырмый иде. Сезнең фотокүргәзмәдәге тарихлар уңай гына килеп чыгуы нәрсәгә бәйле?
— Махсус ясалмады ул, үзлегеннән килеп чыкты. Начар якны күрсәтергә яки гел матур гына булсын дигән максат куелмады. Ничек бар — шулай. Шулай килеп чыкты — барлык интервьюерлар да үз татар теле укытучысын җылы сүзләр белән искә ала, аңа рәхмәтле, кемдер әле дә укытучысы белән аралаша. Мин үзем дә татар теле укытучысы белән дустанә мөнәсәбәтләрне саклап кала алдым, сирәк булса да хәлләрне белешәбез. Татар гимназиясендә укыдым, безнең белән урыслар да укыды, әмма бервакытта да алардан "Нәрсәгә кирәк ул татар теле?!" дигән сорауларны ишеткәнем булмады. Минем мохиттә татар телен, укытучысын нәфрәт белән искә алучыны белмим дә. Сүз дә юк, тискәре тәҗрибә кичергән кешеләр дә бардыр, әмма тоташ татар теле укытучылары начар иделәр дип әйтергә тел әйләнми.
— Ничек уйлыйсыз, Шамил, ә 2017 елдагы низаг нәрсәдән килеп чыкты? Ул вакытта укытучылар татар телен укыта алмый, укытуларының бер нәтиҗәсе юк, алар басым ясап, таләп итеп укыта, методика авыр, гомумән татар теле бер җирдә дә кирәк түгел дигәнгә җитте.
— Проблем юктан барлыкка килмәгән, әмма ул артык күпертелде, зурга җибәрелүе федераль үзәкнең күрсәтмәсе белән булгандыр дигән шигем бар. Әмма, тагын бер тапкыр әйтәм, минем мохиттә татар теле кирәкми диючеләр булмады, мин аларны күрмәдем, андыйлар белән таныш түгелмен. Татар теле укытучылары кулланган методика уңышлы да булмагандыр, әмма алар аңа гаепле түгел бит. Аннары методика үзгәрсен дигән сүз булмады бит, татар теле кирәкми, кем тели, шул укысын дигән фикер алга сөрелде. Татар теленә өйрәтү без теләгәнчә нәтиҗәле булмады, әмма татар теле укытучылары күп очракта йомшак күңеллеләр иде. Алар балаларны яратты, авылдагы әби яки әни кебек җылы кеше буларак кабул ителә иде.
Татар теле укытучылары да җитми. Алар йә картайды, йә эштән китте
Кешеләр татар теле турында сөйләшүне туктатты. Ничектер курку барлыкка килде диемме инде?! Әллә инде сөйләшүнең мәгънәсе юк дип уйлыйлармы. Оныттыралармы? Онытырга телиләрме? Ничек кенә булмасын, мондый вазгыять белән килешеп булмый. Сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Күңелдә юшкын булып утырып калудан нинди файда? Мин мотлак татар телен укытуны юк итүне хата дип саныйм. Барысы да сакланачак диелде, әмма чынбарлыкта хәлләр икенче. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләре кимеде. Програмны үзләштерүгә дә артык басым ясалмый кебек. Саф татар телле балалар да хәзер тулысынча татар телен өйрәнә алмый. 2017 елга кадәрге мәктәп програмы нигезендә уку юк. Гомумән "Татар теле" дигән дәрес тә юк, аны "Родной язык" дип кенә атыйлар. Моннан тыш татар теле укытучылары да җитми. Алар йә картайды, йә эштән китте. Татар теленнән имтиханнар юк, татар белгечлегенә барырга теләүчеләр саны да кими. Әкренләп бара бу, күзгә ташланмый бу әлегә, тик сизелә башланды инде ул.
— Аның каравы, 2017 елдан соң татар теленә өйрәтү проектлары да артты. Алар хәзерге вазгыятьне коткара аламы?
— Һәр проект мөһим, татарлар тырыша, төрле чаралар уйлап табыла, ниндидер укыту платформалары барлыкка килә. Афәрин! Тик бу мәктәптәге системны алмаштыра алмый. Алар мәктәптә белем эстәүгә өстәмә чыганак кына була ала. Кем белә ул ресурсларны? Эзлекле эзләүчеләр, даими кулланучылар кем, ничәү алар? Бик аз бит алар. Мәктәптә профессиональ укытучыларның белем бирүе, бу эшнең системлы булуы мөһим. Татар теле укытучылары кызганыч, алар 2017 елдагы хәлләрне авыр кичерде, аларга теләктәшлек белдерү дә җитәрлек дәрәҗәдә булмады диярлек. Шуңа бу фотокүргәзмә җәмәгатьчелек арасында сөйләшүне җанландырыр өчен кирәк иде.
— Шамил, Чаллыда татар яшьләре мохите барлыкка килә башлады. Чаллы гомер буена яшьләр шәһәре иде, татар милли хәрәкәте дә көчле иде. Аннары тынды. Хәзер менә яңа ниндидер сулыш өстәлә кебек. Чаллы яңадан, Казанга карамыйча, үзенчә, татарча яши башлый дип әйтеп буламы?
— Берара чыннан да шулай иде, Казанда чаралар күп иде, чаллылар арасында җыелышып башкалага бару гадәте бар иде. Гүзәл Әхмәтгәрәй Казанда укыды, Татар яшьләре форумы белән аралашты, чаралар уздырды. Чаллыга кайтты — тынлык. Менә ул UrbanTatar-ны булдырды, чаралар оештыра башлады. Беренче проектларны Казанда ничек ясыйлар, шулай ясала иде. Хәзер юк. Без үзебезчә, Чаллыга кызык булган, җирле контент белән эшлибез. Без үстек, сыйфат ягыннан да алга киттек. Казан безгә карап эшли башламасмы әле?! Дустанә көндәшлек шәп, булсын ул, Чаллыда, чыннан да, татар мохите барлыкка килде.
Әлмәтнең дә потенциалы көчле. Анда татар театры да көчле. "Татнефть" бар, алар төрле иницитиваларны күтәреп ала, "Аулак" проекты эшен яратабыз. Минзәләдә дә татар театрына барган бар, анда да бик креатив эшлиләр. Түбән Кама, Бөгелмә әле ишетелми, бәлки, соңрак тартылырлар, алар да заманча татар проектларын ясый башлар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!