Украина 24 августта Бәйсезлек көнен бәйрәм итә. 1990 елның 16 июлендә Украина Югары шурасы Украинаның мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итә. Башта шушы көн бәйсезлек көне дип игълан ителә. 1991 елның 24 августында Украина Югары шурасы Украинаның бәйсезлеге турында карар чыгара. Бәйсезлек көне 24 август дип үзгәртелә.
Икенче тапкыр Украина Бәйсезлек көнен Русия башлаган сугыш шартларында уздыра. Илнең күпчелек шәһәрләрендә бу көнне бәйрәмгә багышланган зур чаралар узмый. Киевтагы Крещатикта парад урынына Русиянең Украина кораллы көчләре җимергән хәрби техникасы күргәзмәсе уза.
Бәйрәм котлавы белән Украина президенты Владимир Зеленский һәм кораллы көчләр баш командующие Валерий Залужный чыкты.
Украинаны Бәйсезлек көне белән АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен, Европа шурасының тышкы сәясәт департаменты башлыгы Жозеп Боррель һәм Көнбатыш илләренең башка вәкилләре котлады. Боррель Украина һәм Европа берлегенең "киләчәге уртак" дип белдерде. Европа берлеге илләрендәге кайбер биналарны Украина байрагы төсләре - зәңгәр һәм сары төсләр белән яктырттылар.
Украина халкын Бәйсезлек көне белән Владимир Путин беректәше Беларус авторитар лидеры Александр Лукашенка да котлады. "Өч дистәдән артык ел элек бәйсезлек алып, ике ил дә үзаллы үсеш, киләчәкне төзү юлын сайлады. Әлеге киләчәк өчен без бөтен төбәкнең лаеклы яшәеше өчен имин мөмкинлеклекләр булдырырга тиеш", дип язды Лукашенка.
Лукашенка Беларус җирләрен Украинага һөҗүмнәр ясау өчен Русия гаскәрләренә бирде. Беларус Русиягә логистика ярдәме күрсәтә. Шул ук вакытта Лукашенка "арадашчы" ролен үтәргә әзерлеген белдереп килә.
- Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына да бүген төгәл ел ярым. 24 февральдә Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергән иде. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый һәм яулап алу сугышы булуын кире кага.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!