Быел сентябрь аенда Яшел Үзән районында татар язучысы Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” әсәре нигезендә тулы метражлы фильм төшерәчәкләр. Бу хакта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте. Үзенең Телеграм каналында ул Русия Мәдәният министрлыгы тарафыннан әлеге проектны хуплавын язды.
Фильмның рәссам-куюучысы — Альберт Хашпер, продюсеры — “Миг продакшн”киноширкәте вәкиле Ринат Исмаилов.
“Фильмда төшереләчәк урыннар турында сөйләштек. Безнең район уникаль табигатькә һәм җирле үзенчәлеккә ия. Бу проект уңышлы булыр дип ышанам!” дип язды Афанасьев.
Район матбугат үзәге хәбәр итүенчә, фильмны сентябрь ахырында төшерә башларга җыеналар. Советлар Берлегенең Финляндиягә каршы башлаган сугыш күренешләре кышын төшереләчәк. Лаеш районындагы Сәмруг кебек локацияләр дә төзелергә мөмкин, диелә.
Узган ел Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова “Телсез күке” фильмы өчен Русия хөкүмәтеннән 55 млн сум акча соралганын хәбәр иткән иде.
Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” әсәрендә 1939 елдагы вакыйгалар тасвирлана. Советлар Берлеге белән Финляндия арасында барган канлы сугышта фронтның төрле ягында сугышучы ике татар очраша. Зариф — Татарстанның Субай авылыннан, Зыятдин — Финляндиядә туган татар егете. Нәсел җепләре аларны бер үк авылга тоташтыра. Кыш, Карелия урманы эчендә Зыятдин сиздерми генә Зарифны атып үтерергә хәзерләнә, әмма ул дошманның татарча җырлавына сискәнеп китә, каушап кала.
Моннан тыш, “Телсез күке”дә Зариф яртылаш украин Сергей Яхно белән дә якыная. Урыс булмаган милләт вәкилләренә кимсетеп караучы Михаил Севрюгин белән җитди низагка керә һәм гаделлекне йодрыгы белән якларга мәҗбүр була.
Әсәрдә сугышның вәхшилеге, НКВДның кансызлыгы, тоталитар режимның кешелексезлеге күрсәтелә. Милли мәсьәлә туган илгә тугрылыктан көчлерәк булуы әйтелә.
2004 елда Камал театры “Телсез күке” әсәрен сәхнәләштергән иде. 2012 елда ул репертуардан төшеп калды. Спектакльне YouTube-тан карарга мөмкин.
- Зөлфәт Хәким — язучы-прозаик, драматург, шагыйрь һәм автор- башкаручы. Сиксәненче еллар ахырыннан башлап татар матбугатында шигырьләре, сатирик хикәяләре басыла. 1992 елда “Су төбендә сөйгәнем" дигән комедиясе беренче тапкыр Камал театры сәхнәсендә куела.
- Язучының "Телсез күке" драмасы 2004 елда узган "Яңа татар пьесасы" конкурсында беренче урынны яулый, шул ук конкурста аның "Бит" дигән пьесасы да махсус бүләк белән билгеләп үтелә. 2009 елда язучы "Телсез күке" драмасы өчен Татарстанның Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.
- Зөлфәт Хәким 1994 елда Русия белән Татарстан арасында Шартнамә төзелгәннән соң республика президенты Миңтимер Шәймиевкә эштән китүне сорап ачык хат яза. 2001 елда исә ул Татарстан президенты сайлавында Миңтимер Шәймиевне хуплап чыкты, аңа теләктәшлек белдерде.
- 2020 елда Зөлфәт Хәкимгә Татарстанның халык язучысы исеме бирелде. Бу мактаулы исемне кемгә бирәсен Татарстан президенты карар итә.
- Узган ел Русиянең Украинага каршы сугышын хуплаучыларның "Бергә" дип исемләнгән хәйрия концертында Зөлфәт Хәким дә чыгыш ясады.
- Совет-фин сугышы (фин. talvisota - кышкы сугыш) — Совет берлеге белән Финляндия арасында 1939-1940 елларда булган кораллы низаг. 1939 елның 30 ноябрендә Сталин җитәкләгән Совет берлеге күрше Финляндиягә һөҗүм итә. Сталинның төп максаты - Финляндиядән совет республикасын ясап аны берлеккә кушу була. Сугыш 1940 елның 12 мартында солых төзү белән тәмамлана. Финляндия җирләренең 11% өлеше Совет берлегенә күчә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!