Русиядә фатирларны бер тәүлеккә арендалауның уртача бәясе бер тәүлек өчен 4,2 мең сум тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда бу 15%ка күбрәк. Бу хакта "РИА Новости" өчен "ЮKassa", "Суточно.ру" һәм Ecolines RUS ширкәтләре әзерләгән тикшеренүдә әйтелә.
2023 елның җәендә русияләр өчен иң популяр юнәлешләр Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Казан булды. Моннан тыш русияләр күп йөргән шәһәрләр арасында Түбән Новгород, Калининград, Сочи, Адлер, Волгоград, Геленджик һәм Краснодар бар.
Казанда бу җәйдә бер тәүлек өчен фатирның уртача бәясе 4,5 мең сум тәшкил итте. Узган ел белән чагыштырганда бу 15%-ка күбрәк.
Бер тәүлеккә фатир арендасының иң югары бәясе – Сочида, уртача бер көнгә фатир алу монда 5 080 сум тора. Икенче урында – Санкт-Петербург (4 740 сум). Мәскәүдә бер көнгә фатир арендасының уртача бәясе 4 170 сум тәшкил итә диелә.
Тикшеренү күрсәткәнчә, туристлар уртача фатирларны 3 тәүлеккә арендалый һәм моның өчен уртача 13,3 мең сум тота.
- 2023 елның июлендә Казанда бер бүлмәле фатир өчен айлык аренда бәясе дә 4,5%-ка арткан.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!