Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәт хакы ала алмау сәбәпле мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Пруфы” газетына мөфтият хезмәткәрләре сөйләгән.
Мөфтият хезмәткәре Марат Якупов 2020 елда эшкә урнашкан. Ул ярты штатта эшләгән. Аена 20 мең сум алырга тиеш булган.
“Мин эшли башлаганнан бирле хезмәт хакы күрмәдем. Җитәкчелек безгә ышандырып килде, дин ягыннан без кардәшләр, түзәргә кирәк диде. Без сабыр итеп килдек”, дип белдергән Якупов һәм ахыр чиктә мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.
Мөфти урынбасары Зимфир Габдракилов та соңгы тапкыр хезмәт хакын 2020 елның көзендә алуын белдергән. Ул мөфтиятне мәхкәмәгә биргән.
Журналистлар Башкортстан мөфтиятенең тагын бер хезмәткәре белән сөйләшкән. Ул аноним төстә соңгы ярты елда хезмәт хакы ала алмавын әйткән.
Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин мөфтиятнең хезмәткәрләре алдында хезмәт хакы бурычлары юк дип белдергән. Ул Якупов белән Габдракиповны “үз эшенә намуссыз карады” дип әйткән һәм аларның чит илләргә йөрүен сөйләгән. Якупов үз чиратында Согуд Гарәбстанына үз хисабына һәм Биргалин җитәкчелегендә эш сәфәренә баруын белдергән.
Моңа кадәр Башкортстан рәсмиләре 2023 елда республикада эшләүче 870 хезмәткәргә хезмәт хакы бурычын 313,5 млн сум күләмендә кайтара алулары хакында белдергән иде.
2019 елда Айнур Биргалин Башкортстан мөфтие итеп сайланды.
Моңа кадәр ул Башкортстанда телләре татарныкына якын булган “төньяк-көнбатыш диалекты”нда сөйләшүче башкортлары яши дип белдергән иде.
Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан мәчетләрендә видеокамералар урнаштырырга киңәшенә мөфти каршы чыкмады, ләкин мәчетләрнең моңа акчасы юк дип белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!