Tat Cult Fest быел уздырылмаячак

Tat Cult Fest, 2021 елның 30 августы

Фестивальне оештыручылар үзләре туктатуы турында белдерә.

Быел Tat Cult Fest заманча татар музыкасы фестивале оештырылмаячак. Бу хакта Creeptone Mediaс продюсерлык ширкәте башлыгы, фестивальне оештыручыларның берсе Адел Садретдинов Азатлыкка хәбәр итте. Аның сүзләренчә, проектны оештыручылар үзләре туктаткан.

"Соңгы биш елда TCF (Tat Cult Fest) 30 августта — Татарстанның дәүләт суверенлыгы декларациясе кабул иткән көнне оештырылып килде. 30 август — безнең республиканың төп көне. Шул сәбәпле фестиваль бу көнне уздырыла иде, чөнки моның символик мәгънәсе бар. Минемчә, хәзер бу көндә әлеге вакыйганы оештыру мөмкин түгел. Tat Cult Fest элеккеге формада кебек башка оештырылмаячак. Моңа охшаган проектларның TCF-ка катнашы юк", диде ул.

Адель Садретдинов бу фестиваль өчен яңа форма эзләвен әйтте.

Рәсмиләр Tat Cult Fest урынына башка исемдә һәм яңа концепциягә корылган фестиваль оештырырга җыена. Башта аны "Җәйге җыен" дип атарга теләгән булсалар, соңрак исеме "ДәртФест"ка үзгәртелгән. Заманча татар музыкасы әһелләре генә түгел, татар эстрадасы җырчылары да сәхнәгә чыгачак. Бәйрәмгә Австралия җырчысы Зуля Камалова чыгыш ясар дип көтелгән, хәзер ул исемлектән төшеп калган. Элек фестиваль үткәрү мәдәният министрлыгы карамагында булса, быел яшьләр министрлыгы да оештыруда катнашачак. Җыенның бюджеты да кимегән, дип яза җирле медиа.

Tat Cult Fest 2018 елдан башлап чара 30 августта – Татарстан суверенитеты көнендә Казан Кирмәнендә уза иде. Узган ел аны Татарстанның Милли китапханәсе янына күчерделәр. Чараны оештыручы итеп Мәскәү ширкәте сайланган иде.

Фестивальне оештыручылар аның төп бурычы итеп соңгы елда татар музыкасы, театры, дизайны, кино һәм гомумән сәнгатендә барлыкка килгән иң кызыклы әйберләрне бергә туплап, шулардан мәдәни эчтәлек булдыруны атады.

2019 елгы фестивальдә Зуля Камалова үзенең "Алты көн ярату" альбомын тәкъдим иткән иде.

Шул ук елны татар дөньясына рок башлангычы биргән Финляндиядә корылган Başkarma һәм The sound of Tsingiskhan төркемнәр Казан тамашачасына концерт бирде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!