Казан адвокаты Руслан Нәгыев җитәкчелегендәге Юристлар берлеге (НАЮР) яңа уку елында мәктәпләргә яулык бәйләп килүне тыйсалар дип, "Укучыларның ата-аналарына белешмәлек" чыгарды.
Аның авторлары тыюга дучар булганнарга "Русия Конституциясенә һәм кануннарга сылтанып, үз карашларын аңлату өчен" мәктәп мөдиренә барырга, әгәр мөдир баш тартса, гариза язып тапшырырга куша. Гаризага язмача баш тарту килгән очракта, аны шикаять итәргә һәм прокуратура белән мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.
Гариза үрнәгендә Русия Конституциясеннән өзекләр китерелә. Аның кереш өлешендә "Без, Русия Федерациясенең күпмилләтле халкы" дигән сүзләр бар.
"Ягъни илнең төп канунында Русиядә төрле халыклар, милләтләр һәм этнослар вәкилләре яшәве әйтелә, алар төрле дин тота һәм төрле дини конфессияләрнең вәкилләре булып тора", дип хәтерләтүне тәнъдим итә юристлар.
Моннан тыш, гариза үрнәгендә Русия Конституциясенең 28 маддәсенә сылтама бирелә, бу маддәдә "һәркемгә намус иреге, дин тоту иреге гарантияләнә диелә". Шулай ук һәркемгә белем алу хокукын гарантияләүче Конституциядәге 43нче маддәнең 1нче өлеше китерелә.
- Былтыр ноябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Валдай" халыкара бәхәс клубы конференциясендә чыгыш ясаганда мәктәпләрдә яулык ябу, хиҗаб киюне тыю проблемын күтәргән иде. Ул Русия мәктәпләрендә кызларны яулыкларын салырга мәҗбүр итүләрен искә алды. "Башка яулык ябу, икенче төрле әйткәндә хиҗаб кию – Исламдагы гадәт кенә түгел, ул христианлыкта да, иудаизмда да бар. Русиядә хатын-кызлар ябынып йөргән һәм шул рәвешле үзләрен начар күзләрдән һәм уйлардан саклаган", диде мөфти.
- Соңгы берничә елда адвокатлар мәктәпләрдә мөселманнарның хокуклары бозылу белән бәйле берничә эшне яклады. Аларның күпчелеге кызларга яулык ябып йөрүне тыю белән бәйле иде.
- 2020 елда ноябрьдә Татарстанның Лаеш районы Столбище авылы мәктәбендә җиденче сыйныфта укучы бер кызның әти-әнисе Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать итте. Мәктәп мөдире укучы кызлардан яулыкларын салуны таләп иткән, риза булмасалар, "урыс" мәктәбеннән мөселман мәктәбенә күчәргә кушкан. Моңарчы бу проблем Татарстанда азмы-күпме чишелгән дип санала иде.
- Шул ук елны Омскида медицина көллияте студенты Алинә Нәүрүзова шикаяте каралды. Нәүрүзова көллияттә яулык бәйләп дәрескә йөрүне тыючы кагыйдәләрне гамәлдән чыгаруны мәхкәмә аша таләп иткән иде. Мәхкәмә берничә тапкыр утырышка җыелды, мөслимәдән аның динне ихлас тотуын, Коръәндә яулыкның фарызлыгы әйтелүен дәлилләүче белешмәләр китерүен таләп иттеләр, әмма кызның шикаяте канәгатьләндерелмәде.
- Моңа кадәр низаг Чиләбе шәһәренең 71нче мәктәбендә дә чыккан иде. Уку йортының җитәкчелеге хиҗап киеп килгән укучы Виктория Ашуровага яулыгын салмаган очракта дәресләргә кертелмәячәге һәм уку йортыннан куылачагы турында кисәтү ясады. Соңрак Чиләбедә һөнәри урта белем бирү йортында кызларга яулык бәяләп йөрергә рөхсәт иттеләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!