1 сентябрьдән Татарстанда ислам банкингын сынап карау турындагы канун үз көченә керә. Республика рәсмиләре моңа әзерлек эшләре башлаган. Бу хакта бүген Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.
Аның сүзләренчә, бүген төп проблемнарның берсе — ислам финансларын яхшы белгән белгечләр җитми. Бу максаттан рәсмиләр кыска вакытка исәпләнгән курслар һәм белем бирү програмнары оештырырга җыена.
“Бүген Татарстанда Русия ислам институты, Болгар ислам академиясе эшли. Казан федераль университетында ислам финансларыннан магистр програмнары бар, өстәмә белем бирү курслары оештырылган. Безгә бу эшне көчәйтергә кирәк”, ди ул.
Шаһиәхмәтов сүзләренчә, Татарстан рәсмиләре ислам финансларына шартлар тудырыр өчен чаралар планын раслаган. Аның нигезендә республиканың хәләл тармагында эшләүче 200 оешма белән эшләргә җыеналар.
Моннан тыш, халык арасында да ислам финансларын танытырга телиләр.
Узган ел Русия Дәүләт думасы ислам банкингын илнең дүрт төбәгендә — Татарстан, Башкортстан, Чечня һәм Дагыстанда сынап карау турында канун өлгесен карый башлады. Ул быелның җәендә генә кабул ителде.
Ислам финансларын сынау вакыты 1 сентябрьдән башлап ике ел дәвам итәчәк. Анда финанс оешмалары, фондлар, коммерцияле булмаган автоном оешмалар катнаша алыр дип көтелә. Банклар гариза язып махсус статус алачак, Русия Үзәк банкы аларны исемлеккә кертәчәк. Русия хөкүмәте каршында экспертлар шурасы төзеләчәк. Алар канунга үзгәрешләр кертү уңаеннан тәкъдимнәр кабул итәчәк.
Русиядә ислам банкын булдыру тәкъдиме белән Татарстан 10 елдан артык элек чыккан иде, әмма әлегә кадәр аның тормышка ашканы булмады.
Белешмә: Ислам банкингы
Ислам банкингы (инглизчә islamic banking, гарәпчә مصرفية إسلاامية;) — шәригать принципларына туры килә торган банк эшчәнлеге һәм аны ислам икътисадын үстерү юлы белән гамәли куллану. Ислам банкингы өчен башка термин — шәригать принципларына нигезләнгән финанс эшчәнлеге.
Шәригать риба биргән өчен билгеләнгән процент яки бүләк алуны тыя. Ислам принципларына каршы килә торган тауар (мисал өчен, дуңгыз, хәмер) җитештерүче йә хезмәт күрсәтүче ширкәтләргә инвестицияләр кертү хәрәм санала. Әлеге тыюлар теге яки бу дәрәҗәдә мөселман илләрендә күптән кулланылуга карамастан, бу принципларга нигезләнгән беренче банклар мөселман җәмгыятендә XX гасыр ахырында гына барлыкка килде.
🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!