30 августка каршы төндә Уфаның Калинин районында, Черниковка-Шакша станцияләре арасында реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткәннәр. Бу хакта SHOT Telegram-каналы җиткерә. Төнге сәгать берләр тирәсендә диспетчер төзексезлек сизгән. Урынга ашыгыч хезмәтләр килгән.
SHOT мәгълүматынча, бер шкаф тулысынча янып беткән, тагын ике шкафны ача алмаганнар – сыдырылган эзләр генә калган. Полиция ике сәгатьләп йөк поездларының йөреше туктатылып торган диелә.
Mkset-ка Русия тимер юллары (РЖД) матбугат хезмәтендә тимер юлдагы диверсияне раслаганнар. Оешмада әйтүләренчә, Шакша станциясендәге реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төртелгән.
- Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә тимер юлларны махсус зарарлау очраклары ешайды. Моны эшләүчеләр Русия хәрбиләрен һәм техникасын Украинага чыгаруга аяк чалырга тырыша дигән фаразлар бар.
- 2023 елның башыннан май уртасына кадәр Русиядәге һәм аннексияләнгән Кырымдагы тимер юлларда, саклану министрлыгы һәм энергетика объектларында кимендә 57 мәртәбә диверсия ясарга омтылганнар. Диверсияләрнең иң киң таралган төре – тимер юлларда реле җайланмасы урнаштырылган шкафларга ут төртү диелә.
- Диверсия очраклары быел Татарстанда һәм Башкортстанда да теркәлде.
- Март ахырында Уфаның Совет районы мәхкәмәсе шәһәрдә яшәүче дүрт кешене ике айга кулга алган иде. Аларның берсе – балигъ булмаган үсмер. Тикшерү фаразынча, алар тимер юлдагы реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткән. Кулга алынучыларны террорчылык акты әзерләү һәм аны кылуда гаеплиләр.
- Күптән түгел Казанда билгесез затлар тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган берьюлы дүрт шкафка ут төрткән иде. Янгынны сүндергәнче биш йөк поездына көтеп торырга туры килгән, узып китү мөмкин булмаган диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!