Ел башыннан Татарстанда янгыннарда 82 кеше үлгән

Иллюстратив фото

Иллюстратив фото

Янгыннарда барлыгы җиде баланың гомере өзелгән. Быел июньдә Татарстанның Тукай районы Сәет авылында шәхси йортта янгын чыгып, җиде кеше һәлак булды, шуларның дүртесе – 2016-2019 елда туган балалар иде.

Быел 1 гыйнвардан башлап Татарстанда 3441 янгын чыккан. Аларда 82 кеше һәлак булган, шуларның җидесе – балалар. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республикадагы идарәсендә җиткерделәр.

Янгыннарда 135 кешенең төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алуы әйтелә. 235 кешене коткара алганнар.

Быел июньдә Татарстанның Тукай районы Сәет авылында шәхси йортта янгын чыгып, җиде кеше һәлак булган иде, шуларның дүртесе – 2016-2019 елда туган балалар.

Янкормалы агач йортта сигез кеше яшәгән, гаилә социаль яктан имин булмаган. Янгыннан балаларның әниләре генә чыгып котылган диелде.

  • Элегрәк республиканың гадәттән тыш хәлләр идарәсе вәкиле Татарстанда су керүчеләрнең саны күп булганга күрә су тирәсендәге вазгыять катлаулы дип таныган иде.
  • Татарстанда су керү сезоны ачылганнан бирле 49 кеше батып үлгән. Ә 2023 елның башыннан ук санаганда суда 62 кеше һәлак булган. Үлем сәбәпләре төрле, әмма күпчелек очракта кешеләр суга керергә ярамаган, махсус җиһазландырылмаган урыннарда суга егылу сәбәпле үлгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!