Миңнеханов Мәскәүнең нефть салымы бүленешен тәнкыйтьләде

Рөстәм Миңнеханов

Федераль үзәкнең үз файдасына салымнарны арттыруы Татарстандагы нефть ширкәтләренең үсешен туктатачак ди ул.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзле нефтькә салым ташламасы бетерелүен кабат күтәреп чыкты. Аныңча, дәүләттә әлеге мәсьәләне аңлау юк. Бу хакта ул бүген Казанда узган Татарстан нефть һәм газ химиясе форумында белдерде.

2021 елда федераль үзәк нефть салымнарын арттырды. Бу үзле нефть суыртучыларга һәм нефте суыртылып беткән ятмалардан кара алтын чыгаручыларга салым ташламаларын бетерүгә китерде. Әлеге үзгәрешләр турыдан-туры Татарстан икътисадына йогынты ясады.

Миңнеханов сүзләренчә, дәүләт моның аңлап эш итми.

“Бүген җитәрлек аңлау юк. Без актив рәвештә үзле нефтьне табабыз, анда исә башка технологияләр кулланыла. Шул ук вакытта салымны җиңел нефтьтән алган кебек җыялар. Бу гадел түгел. Монда инвестицияләр булмаячак. Без эшне көчәйтеп, күбрәк акча ала алабыз, ләкин моннан ширкәтләр һәм җирле бюджетлар инвестиция югалтачак. Нефть-газ өлкәсенә күп акчалар кирәк. Аны банк кредитлары хисабына тормышка ашырып булмый”, диде ул.

Миңнеханов белдергәнчә, федераль үзәк салымнарны арттырып күбрәк акча алырга тели. Бу Татарстандагы TANECO, ТАИФ НК, “Этилен 600” кебек проектларның үсешен акрынайтачак, чөнки аларның акчалары кимергә мөмкин.

“Безнең (Русия) икътисад әлегә нефть һәм газ керемнәреннән тора”, диде ул.

Татарстанның сәнәгате исә, 62 процентка нефть һәм газ химиясе тармагына бәйле, дип өстәде Миңнеханов.

Ел башында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда нефть кеременнән җыелган салымнар Мәскәүгә күбрәк китәчәк дип кисәткән иде.

Азатлык сөйләшкән белгечләр Татарстанның икътисады бер яктан нефть эмбаргосыннан, икенче яктан Мәскәү сәясәтеннән зыян күрә дип белдерде. Алар республика бюджетының кереме кимүен, үзле нефть чыгару скважиналарының тукталуын фаразлаган иде.

Беренче ярты ел эчендә Татарстанның төп керемен тәшкил иткән салымнар кимеде. Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе мәгълүматларына караганда, сүз нефть, нефть эшкәртү тармагы турында бара. Аерым алганда, файдалы казылмалар табуга салым (НДПИ) — 45,2 процентка, табыш салымы — 11,9 процентка кимеде.

Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов федераль кануннардан Татарстан бюджеты 30 млрд сум керемен югалтты дип белдергән иде.

Нәтиҗәдә, Татарстан бюджеты дефициты 68 процентка артып, 45,4 млрд сумга җитте. Узган ел бюджет 27 млрд сум дефицит белән кабул иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!