Русия аннексияләгән Кырымда яңа уку елында 232 мең укучы укый башлый, шуларның 23 меңнән артыгы - беренче сыйныф укучылары. Бу саннарны Кырымның мәгариф, фән һәм яшьләр министры Валентина Лаврик китерде.
Аерым федераль субъект саналган Акъярда 2023-2024 уку елында барлыгы 62 мәктәп эшләячәк, алар 53 меңнән артык укучыны кабул итәчәк. Шуларның беренче сыйныфларына, 2022 елдагы кебек үк, 6100 гә якын укучы барачак, ә Акъяр мәктәпләрендә оештырылган беренче сыйныфлар саны быел арткан һәм узган елгы 208 урынына 211 булган.
Акмәчет шәһәр хакимиятенең мәгариф идарәсе җитәкчесе Татьяна Сухина Акмәчеттә яңа уку елында беренче сыйныфка 5 мең бала барачак дип хәбәр итте һәм башлангыч сыйныфлар укытучыларына ихтыяҗ булганын сөйләде.
"Кызганычка каршы, бүгенге көндә без педагогларга, беренче чиратта башлангыч сыйныф укытучыларына кытлык кичерәбез, математика һәм рус теле педагогларына ихтыяҗ зур", – диде ул.
БУ ТЕМАГА: Аннексияләнгән Кырымда Украинага каршы сугышучыларга бушлай җир бирү турында канун кабул иттеләрРусия тарафыннан басып алынган ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье төбәкләреннән килгән укучыларга килгәндә, узган уку елы ахырына Акмәчет мәктәпләрендә 800гә якын андый укучы белем алган, 2023 елда да шул ук санда ук укучылар көтелә, дип өстәде ул. Бу дүрт төбәктән Кырым мәктәпләренә 3580 укучы килгән.
Беренче сыйныф укучылары саны арту эре шәһәрләргә: Акмәчет, Кизләү, Судак, Кефе һәм Ялтага туры килә. Монда ике процесс тәэсир итә: демографик үсеш һәм Кырымдагы миграция.
Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматына күрә, 2022 елда Кырымда барлыгы 227 540 укучы укыган, алардан 25 меңе беренче сыйныфта. Бу 2023 елда Кырымда укучылар саны 5 меңгә арткан дигән сүз. 1 сентябрьдән 184 яшь укытучы эшкә керешәчәк, узган уку елында Кырымда үз һөнәренә 283 укытучы кайткан.
Мәскәү куйган Кырым башлыгы Сергей Аксенов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Кырымда 547 мәктәпнең 16сы - кырымтатар мәктәбе, анда барлыгы 4 800 бала белем ала. Гомуми белем бирү мәктәпләрендә кырымтатар телен тирәнтен өйрәнүче 14 сыйныф булдырылган, аларда 1800гә якын бала белем ала, диде түрә яңа уку елы алдыннан.
БУ ТЕМАГА: Аннексияләнгән Кырымда балаларның 0,1 процентының гына украин яки кырымтатар телендә белем алу мөмкинлеге барКырымтатар мәктәпләре җитмәү сәбәпле кырымтатар балалары рус телле мәктәпләрдә укырга мәҗбүр. Мондый хәл бар Кырым буйлап күзәтелә. Бу хакта Азатлыкка укытучылар үзләре сөйләде.
Судакның кырымтатар телендә укыткан 3нче мәктәбендә ел саен ике беренче сыйныф ачылган булса, быел 27 баладан торган бер генә сыйныф ачылачак. Сәбәбе - икенче сыйныф өчен урын җитми. 140 укучыны сыйдыра алган бу мәктәптә хәзер 360 укучы ике сменада укый. Мәктәпнең кечкенә ашханәсе аскы катта, ягъни подвалда урнашкан. Янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителмәгән өчен тикшерүчеләр даими кисәтеп тора икән. Мәктәпнең "спортзалы" да кысынкы, түшәме түбән булган подвалда урнашкан.
Сыйныфларга урын җитмәгәнгә балалар башка мәктәпкә барырга мәҗбүр. Быел Судакта рус телле зур, заманча яңа мәктәп ачылган, әти-әниләргә балаларын шул мәктәпкә бирү дә өстәмә сәбәп булгандыр ди укытучылар.
Кырымтатар мәкәтәбе бала бакчасы өчен төзелгән бинада урнашкан, аны киңәйту өчен җиребез дә юк ди мәктәпнең укытучылары. Ә ул яңа мәктәптә кырымтатар телен өйрәнү мөмкинлеге булырмы дигән сорауга, монысы әти-әниләр гаризалар язса гына мөмкиндер, ә безнең мәктәптә укыту кырымтатар телендә бара ди алар.
"Кайбер фәннәр ике телдә - кырымтатар һәм рус телендә бара, ләкин мәктәптә гомум мохит - кырымтатар мохите, мәдәни чаралар, төрле сәхнәләштерүләр, кырымтатар язучылары, басмалары белән очрашулар да милли үзаңны тәрбияли. 1-4нче сыйныфларның дәресләре кырымтатар телендә, югары сыйныфларда кырымтатар теленә атнада бер сәгәть әдәбиятка 2 сәгәть аерыла" дип сөйләде укытучылар.
360 укучыга Судак милли мәктәбендә 30 укытучы туры килә.
БУ ТЕМАГА: Аннексияләнгән Кырымда Русия гимнын утырып тыңлавы өчен, Херсоннан күчеп килгән укучы өстеннән әләк язганнарМәктәптә "Ант иткәнмән" кырымтатар гимны урынына һәр душәмбе Русиянең дәүләт гимның башкаралар. Кырымның мәгариф, фән һәм яшьләр министры Валентина Лаврик белдергәнчә күрә, мәктәпләргә яңартылган тарих дәреслекләре инде китерелгән. Кырымның җирле телеканалларында чыгыш ясаган министр "без русияцентричный тарихыбызны өйретергә тиешбез" диде.
Бакчасарайның ике телле бишенче мәктәбендә дә урыннар җитмәгәне күзәтелә.
Монда быел дүрт беренче сыйныф ачылган. Һәр сыйныфта кимендә 22 -25 укучы. Мәктәптә хәзерге көндә 777 укучы белем ала, ләкин урыннар җитми. 25 ел элек (1999 елда) ике катлы иске балалар бакчасында ачылган бу мәктәп укырга теләгәннәрнең барысын да сыйдыра алмый дип сөйләде Азатлыкка исемен күрсәтмәскә утенгән укытучы.
"Шартлар булса иде, мәктәбебездә укучыларның саны бер меңнән артыр иде. Сигезенче сыйныфка кадәр һәр сыйныфта дүрт сыйныф бар. Шул дүрт сыйныфта 80-90 укучы укый. 9нчы сыйныфны тәмамлап көллияткә керә алмаганнарны 10нчы сыйныфка кире кабул итә алмаган очраклар шактый, чөнки урыныбыз җитәрлек түгел" ди укытуы.
БУ ТЕМАГА: "Кырым — ул татарныкы!" Судакта кырымтатар милли ярминкәсе уздыКырымтатар теленә һәм әдәбиятына 5нче сыйныфта атнага 2 сәгать, 9нчы сыйныфта 2,5 сәгать, 10нчы сыйныфта – 2 сәгать әдәбиятка 1 сәгать туган телгә, һәм 11нче сыйныфта ике сәгать аерыла икән. Ниһаять, бу ел мәктәбебезгә Исмәгыйль Гаспринский исеме бирелгәнен өстән раслаган кебек булдылар ди укытучы.
Рус телле мәктәпләрдә укыган кырымтатар укучылары кырымтатар телен ничек өйрәнә, дигән сорауга бишенче мәктәпнең укытучысы, гадәттә ул мәктәпләрнең җитәкчеләре кырымтатар теле укытучылары җитми дип, бу мәсьәләдән котыла, диде. Белгәнемә күрә, Бакчасарайның өченче мәктәбендә кырымтатар теле буенча факультатив рәвештә дәресләр үткәрәләр, диде ул.
Кырымда 1 сентябрьдә ничә кырымтатар сыйныфы ачыла дигән сорауга Мәгариф министрлыгы гадәттәгечә "без укучыларны милләте буенча исәпләмибез" дигән җавап кайтара. Кырымда кырымтатар-рус телле 16 мәктәпнең җитәрлек булмаганын язмада китерелгән мисаллар ачык күрсәтә.
Белешмә: Украинаның 4 төбәген аннексияләү
- 2022 елның 23-27 сентябрендә Русия Украинаның басып алынган Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрендә Русиягә кушылу турында "референдум" дип аталган канунсыз чаралар уздырды.
- Оккупацион хакимиятләр тавыш бирүчеләрнең күпчелеге Русиягә кушылуны сайлады дип игълан итте.
- 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Украинаның Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрен аннексияләү – Русиягә кушу турында килешүләр имзалады.
- Украина һәм башка күп кенә илләр бу канунсыз тавыш бирүләрне "ялган референдумнар" дип атады, алар Русия тарафыннан бу төбәкләрне оккупацияләү, хәрби хәрәкәтләр башкару һәм сугыш җинаятьләре кылу шартларында уздырылды, бу дәүләт кануннарына һәм халыкара нормаларга каршы килә дип аның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.
- 2014 елда Русия шушы рәвештә Кырымны аннексияләгән иде.
Белешмә: Кырым аннексиясе
Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.
- 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
- 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
- 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!